news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Лу»: мәхәббәтме, шагыйранә корбанмы?

news_top
«Лу»: мәхәббәтме, шагыйранә корбанмы?
фото: © Салават Камалетдинов

Яңа театраль сезонның беренче премьерасын Тинчурин театры чыгарды. Жанры «тугрылык кыйссасы» дип күрсәтелгән «Лу» спектакле күренекле татар шагыйре Хәсән Туфан һәм аның хатыны, актриса Луиза Салиәскарова тарихына багышланган. Спектакльнең режиссеры – Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров. Башта киносценарий итеп эшләнеп, аннары сәхнә версиясенә әверелдерелгән текстны Илгиз Зәйниев язган. Спектакльнең дөньяга чыгуына Нәфисә Хәйруллина «гаепле» – кайчандыр татар фахишәсе роле (Камал театры, «Курчак туе», Камәр) белән танылган актриса 9 елдан сәхнәгә кабаттан кайтты (Тинчурин театры сәхнәсенә) һәм, игътибар, тугрылык турында кыйсса героинясын уйнарга кайтты.

Игътибар итсәгез, соңгы арада татар театры сәхнәсендә татар шәхесләренә багышланган спектакльләр ишәйде. Тарихи шәхесләрне күрсәтү – бүгенге татар театрының тренды. Үткән сезонда без татар театры шәхесләрен Кариев театрында («Тынлык», режиссер - Виктория Печерникова) һәм Әлмәт театрында («Өзелгән көй», режиссер - Сәрдәр Тагировский) очратсак, аннан алда – Тинчурин театрында («Хыялга бер адым», режиссер – Туфан Имаметдинов). Аларның һәрберсендә татар шәхесләрен күрәбез, мәгърифәтче-блогер Ихтыяр Кыямов әйтмешли, «әйтерсең лә, танышларымның-дусларымның тормышын күрсәтәләр».

Ә инде анализланасы спектакльгә һәм аның төп геройларының берсе булган Хәсән Туфанга килгәндә, ул татар әдәбиятында гына түгел, Татарстанның театр дөньясында да гаять популяр шәхес – бу аның турында дүртенче спектакль (мин белгәне шулай, белмәгәннәре булса – гафу). Һәм шуларның икесе – Айдарныкы.

Татар театрына һәм татар театрын яратучы тамашачы күңеленә Айдар Җаббаров үзенең «Агыла да болыт, агыла» диплом алды спектакле белән килеп керде. Әлеге шигъри юлларның Хәсән Туфанга тоташуын һәр татар беләдер, әйеме? Спектакль нигезендә Туфанның Новосибирскта сөргендә язылган шигырьләре ята. Шигырь текстлары күренекле драматург Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән. Спектакльнең төп темасы - ялгызлык, туган якны өзелеп сагыну. Дөрес, бу спектакль Туфан Миңнуллинның кызы һәм варисы Әлфия Туфановнаның авторлык хокуклары мәсьәләсендәге канәгатьсезлеге тәэсирендә булса кирәк, репертуардан төшеп тә калды.

Моннан 5 ел элек «Созвездие-Йолдызлык» театры татар шагыйре Хәсән Туфан иҗатына багышланган «Ерактагы йолдыз яктысы»/«Свет далекой звезды» дип аталган спектакль чыгарды. Спектакльнең режиссеры озак еллар Тинчурин театрының баш режиссеры булган Рәшит Заһидуллин иде. Спектакльдә Хәсән Туфан ролен хәзер Фәрит Бикчәнтәев курсында ГИТИСта укучы Искәндәр Нуриҗанов башкарды.

Ни өчен «Созвездие-Йолдызлык» Хәсән Туфанга алынган дисәгез, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановның әтисе – танылган рәссам Александр Рамазанович Туманов үз вакытында Хәсән Туфанның китабын бизәгән. Шул вакытта ул улында әлеге шагыйрь шәхесенә һәм иҗатына мәхәббәт тәрбияләгән. «Спектакльдә шагыйрь – җыелма образ. Татарстан буйлап 46 язучы һәм шагыйрь репрессияләрдә һәлак булган. Бу спектакль – аларга һәйкәл», – дигән иде Дмитрий Туманов.

Хәсән Туфан турында тагын бер спектакль Айдар Җаббаровка кадәр Тинчурин театрының баш режиссеры булган Туфан Имаметдиновның «Татнефть» ярдәмендә оештырылган «Аваздаш» фестивале кысаларында куелды. Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина Камал театры артистлары Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Ләйсән Фәйзуллина белән бергә «Мин түгел» дип аталган спектакль (шигъри роман) чыгарды.

Бу спектакльдә Хәсән Туфанның икенче мәхәббәт тарихы сурәтләнә: монысы инде «Искәндәр белән Тәнәкә» мифы. Кызганыч, спектакль Әлмәттә фестиваль кысаларында 1-2 мәртәбә күрсәтелде дә, шуның белән шул – Йолдыз Миңнуллина аны Казанга алып кайтып тулы канлы спектакльгә әверелдерүне кирәк дип тапмады.

Ниһаять, Хәсән Туфан турында дүртенче спектакль...

Бераз читкә китеп. Шәп бит ә – татар шагыйре үз артыннан даһи шигырьләр генә түгел, талантлы режиссерларны рухландырырлык гаҗәеп мифлар – мәхәббәт тарихлары да калдырган. Уйлап карыйм да, бүгенге шагыйрьләр артыннан шлейф булып андый легендалар калыр кебек тә түгел – заманы башка шул: барысы да – ир-ат шагыйрьләр дә, шагыйрә ханымнар да матур гаилә үрнәге булып яшиләр, бу бик яхшы... яхшысын да... ә киләчәкнең Айдар Җаббаровлары түгәрәк гаиләдән нинди спектакль чыгарырга тиеш соң инде?.. Гафу, гафу, мине гаилә бозарга җыенучы шайтан дип санамагыз, әйттем исә кайттым...

Ә инде Айдар Җаббаров Хәсән Туфан темасын дәвам итәргә уйласа («Казан егетләре»н «Тагын Казан егетләре» белән дәвам иткән кебек), «Лу»ның дәвамы буларак, «Тәнәкә» спектакле ясарга мөмкин. Аның өчен Йолдыз Миңнуллинаның сценариесе дә бар, кирәксә... Шагыйрь һәм мәхәббәт темасын тагын да дәвам итеп буладыр... Ләкин Айдар «Тәнәкә» спектаклен куям димәде... әлегә...

Инде «Лу» спектакленә әйләнеп кайтыйк. Спектакль Хизбулланың (Хәсән Туфан) аяктан калып абыйсы йортына кайтып егылуыннан һәм туганнарының аны дәвалавыннан, ә күрше кызы Гайникамалның берара үзенең мөгаллиме булган Хизбуллага игътибарыннан башлана. Аннары мөгаллим Хизбулланың - шагыйрь Хәсән Туфанга, Гайникамалның актриса Луиза Салиәскаровага әверелүен, Казанда шагыйрьләрнең «богемный» тормышын күзәтәбез (кызыгасызмы, бүгенге шагыйрьләр?). Ниһаять, шагыйрь егет белән яшь кыз арасында мәхәббәт кабына, аннары кызыл шарлы, аннары караватлы... әллә нәрсә уйламагыз, Артем Пискунов (Идел Кыямов) ул караватны этеп кенә йөри... матур итеп. Аннары кара көннәр килә... Хәсәнне алып китәләр. Икенче бүлектә без инде Луизаны күзәтәбез. Бөтен сәхнә – Нәфисә Хәйруллинаныкы... һәм, әлбәттә, аңа ачылырга булышкан артистларныкы.

Спектакльдәге геройларның прототиплары булса да, нигездә алар үз исемнәре белән барса да, бу төгәл документаль әсәр түгел, әлбәттә – шагыйранә өстәмәләр дә, кыскартулар да, матурлаулар да бар, чөнки бу – спектакль, документаль нигезе булса да, нәфис сәнгать әсәре.

Тамашачының (һәм журналистларның) күпчелегенә Нәфисәнең эмоцияләре җитмәгән. Шәхсән минем бу мәсьәләдә зарым юк, спектакльне елак мелодрамага әверелдермәве өчен режиссерга бары тик рәхмәт кенә. Мин сәхнәдә Нәфисәне күреп кайчандыр аның әнисе Фирдәвес Хәйруллина уйнаган «Кияү белән кәләш» (сиксәненче елларда Камал театрында зур уңыш белән барган спектакльне Дамир Сираҗиев куйган) спектаклен күз алдына китердем – икесендә дә тирән яшерелгән эмоцияләр...

Нәфисәнең 9 елдан соң сәхнәгә кайтуы триумф булдымы? Белмим. Айдар Җаббаров аннан көтелмәгән образ тудырмаган. Ул шул ук Нәфисә. Дөрес, хәзер ул бай ирнең иркә хатыны, бала анасы, әмма ул барыбер үзебезнең кадерле Нәфисәбез.

Әлбәттә, театр Мәскәүдә яшәүче Нәфисәгә ышанып кына репертуарга спектакль куя алмый. Андый-мондый хәлләр булса, самолетлар тоткарланган очраклар өчен икенче состав булачак – Луиза ролен театр актрисасы Лилия Камалиева башкарачак. Луизада (һәм Нәфисә Хәйруллинада) булган аксөяклекне Айдар Җаббаров театр труппасында нәкъ менә Лилиядә күргән.

Нәфисә Хәйруллина белән пар булып уйнарга Айдар Җаббаров Татарстанның атказанган артисты Идел Кыямовны чакырган. Әйе, бүген без Иделне «Татарстанның затлы тавышы» - рәсми чараларны алып баручы буларак беләбез. Аның беренче профессиональ белеме актерлык булуын бәлки кемдер белмидер дә. Белмәүчеләр өчен хәбәр итәм - Идел Кыямов Казан театр училищесын (Мансур Шиһапов, Аманулла һәм Марсель Мәхмүтов укыткан курсны) тәмамлаган, аз булса да Тинчурин театрында эшләгән, байтак еллар Демидов утарында «Анна Каренина» иммерсив спектаклендә уйнаган, татар киноларында да төшә, татар шигъриятен популярлаштыручы нәфис сүз остасы да.

Сүз уңаеннан, сез Идел Кыямов белән Рузил Миңнекәевны нәрсә бәйләвен беләсезме? Ни өчен Рузилне искә төшердем дисәгез, Айдар Җаббаров аны театр проектларының берсенә катнаштырырга хыяллана – аңа спектакль өчен материал да тәкъдим ителгән. Ә Идел Кыямов белән Рузил Миңнекәевны уртак остаз бәйли – аларның икесен дә Казан театр училищесында Марсель Мәхмүтов укыткан.

Шәхсән мин Идел Кыямов составын карый алмадым. Чөнки мин килгәндә – премьераның икенче көнендә Хәсән ролендә Артем Пискунов иде.

Әйе, ярый әле, театрда Артём бар, «Хыял артыннан» спектакленә чакырылган артист Илгиз Мөхетдинов белән ике состав булып та Артем уйный.

Артем Пискунов уенында миңа аның «богемный» шагыйрьне гәүдәләндерүе ошады. Хәсән Туфанның дуслары булган Такташ һәм Кутуй рольләрен башкарган Айдар Фәтхерахманов белән Рәшит Вәлиуллин уенында да шул чор атмосферасы башта пафос булып, аннары шом булып килеп керә. Беренче бүлек озынгарак китсә дә, аерыласы килмичә карала.

Артем дип башлаган идем. Аның Нәфисә Хәйруллина белән яратышуы гына җитеп бетмәде. Артем, Нәфисәне ярат, зинһар, ныграк ярат, яме. Нәфисәгә дә шул ук үтенеч.

Спектакльдәге башка артистларга килгәндә, сәхнәгә, ниһаять, Җәмилә Әсфәндиярова чыкты. Әйе, легендар Шәхсәнәм Әсфәндиярованың бердәнбер кызы, озак еллар Тинчурин театрының баш режиссеры булган Рәшит Заһидуллинның хатыны ул. Миңа калса, театрның «беренче леди»ы булса да, таланты тулысынча ачылып бетә алмаган актриса! Җәмилә Фатыйма Ильская образында ике генә күренештә чыкты, миңа калса, Җәмиләле шушы ике күренеш өчен дә спектакльгә яңадан килергә дә була.

Кызганыч, артистларның күбесендә әзер штампларын куллану «гөнаһысы» бар. Кайсы хәрәкәт кайсы спектакльдән «чәленгәнне» санап уйнап утырырга була хәтта – тугрылыклы тамашачы барысын да хәтерли, безне алдап булмый. Спектакльдә карт табип һәм Риза Ишморат рольләрен башкарган Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов алга таба ул штамплардан чистарачакларын вәгъдә итте. Айдар Җаббаров та унынчы спектакльгә барысы да рәтләнеп бетәчәген әйтә.

Спектакльдә иң ачуны китергән бер әйберне әйтми калдыра алмыйм: мине ясалма фәһемгә каршы дип уйламагыз, әмма Хәсән Туфанның кадр артында яңгырап торган ясалма фәһем белән ясалган тавышы спектакльне буеннан буена баргач арыта, җәмәгать. Җитмәсә, шылтыйн-пылтыйн гына эшләп куелган тавыш булгач. Спектакль тере сәнгать булып калсын иде.

Спектакль Луизаның үлеме белән бетә – бу спойлер түгел, бу тугрылык тарихының чын финалы. Азактан Хәсән Туфанның «Юллар... озын иделәр... Кайттым. – Бусы алкалары, Бусы – кабере... — диделәр», дигән билгеле шигыре яңгырамый. Чөнки ул шигырь Айдарның «Агыла да болыт агыла» спектакленең финалында яңгараган иде – режиссер кабатланмаска булган. Ул шигырь тамашачының күңелендә яңгырады.

Бу тугрылык кына түгел, үзеңне корбан итү хакында спектакль... Бу спектакль бик зур теманың бер кисәге...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар