«Өзелгән көй» премьерасы: Фәрит Яруллинның һәм Шүрәленең мәңгелеккә юлы Әлмәт аша үтә
Әлмәт театры «Шүрәле» беренче татар балеты авторы, татар композиторы Фәрит Яруллинның тормышына һәм иҗатына багышланган «Өзелгән көй» спектаклен чыгарды һәм әлеге спектакльне күрсәтү өчен пресс-тур оештырды. Спектакльне безнең хәбәрчебез дә карады.
«Өзелгән көй» – Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдәр Тагировскийның Әлмәттә өченче, Татарстанда бишенче спектакле.
- Сәрдәр Тагировский – Казанда туып, Венгриядә үскән режиссер. Казанда аны Туфан Имаметдинов танытты – үзе баш режиссер булганда Тинчурин театрына ике спектакль куярга чакырды. Берсе – режиссерның туксанынчы еллар Казанына бәйле хатирәләреннән торган автобиографик әсәр – «Ядәч! Истә!». Икенчесе – «Хан кызы Турандык». Хәзер бу спектакльләр Тинчурин театры афишасында күренми – яңа сәхнәгә килеп җитә алмадылар булса кирәк. Ә менә Әлмәт театрында Сәрдәрнең спектакльләре гөрләп бара.
- Хәзер Әлмәт театры иҗат иткән бинага багышланган «Йорт» спектакле үткән ел Татарстан Рәисенә күрсәтелеп зур бәя алды. Итальян һәм татар мәдәниятен очраштырган «И’тальян» спектакле белән (Карло Гальдониның «Кьоджинские перепалки» пьесасы буенча) дөнья классикасын татар тамашачысына тәкъдим итүнең кызыклы үрнәген күрсәтте. Кыскасы, Сәрдәр Тагировский татар театрына яңа эстетика алып килде, аның спектакльләре сыйфат билгесе.
Сәер яңгыраса да, миңа татар режиссеры Сәрдәр Тагировскийда мәдәни ностальгия булмау ошый, әйе, ул фәләненче елларда популяр булган татар эстрада җырларын һәм спектакльләрен белми, шунлыктан аларга басым ясап, яңа «упаковка» белән аларны «сата алмый». Димәк, теләсә-теләмәсә дә аңа яңа продукция эшләп чыгарырга туры килә. Ә бу авыррак, катлаулырак, әмма башкарып чыга ала икән, гаҗәеп зур хезмәт. Әлбәттә, кемдер аның кулына шундый «ностальгия»не тоттырса, ул аны яңа әйбер кебек эшләп чыгар иде. Әмма театр ул юлдан бармый – яңа продукция иҗат итәргә омтыла.
Соңгы елларда театрларда шәхесләргә багышланган спектакльләр иҗат итү омтылышы сизелә. Әлегә күп мисалларны тезеп салып булмаса да, Айдар Җәббаровның Камал театрында куелган «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» байопигы шуның матур мисалы. Кариев театрында гел Салих Сәйдәшев турында гына булмаса да, ул һәм аның чоры шәхесләре образлары кергән «Тынлык» спектакле чыкты. Буа театры Каюм Насыйри иҗатына һәм тормыш юлына багышланган «Каюм Беренче» спектаклен чыгарды. «Әтнә театр шул юнәлештә эш алып бара дип беләм, драматург Мансур Гыйләҗевның папкасында да татар шәхесенә багышланган өр-яңа пьеса ята – ал да куй гына! Фәрит Яруллинга багышланган сәхнә әсәре – шушы юлдагы матур маякларның берсе.
- Фәрит Яруллин – беренче татар балеты авторы. Белгечләр аның «Шүрәле»сен Россиядә иң уңышлы милли балет дип таныйлар.
- «Шүрәле» Тукай әкиятләре нигезендә Фәрит Яруллин, Әхмәт Фәйзи һәм Леонид Якобсон тарафыннан иҗат ителгән татар балеты. Премьерасы Казан сәхнәсендә 1945 елның 12 мартында була. Композиторның үзенә премьераны күрергә насыйп булмый. 1950 елның 28 маенда «Али-батыр» исеме белән Ленинградның С.Киров исемендәге опера һәм балет театрында (хәзерге Мариинский театры) куелгач, бер елдан Сталин премиясе белән бүләкләнә. Шуннан соң балет Мәскәүдә Большой театрда, Киев, Харьков, Одесса, Львов, Рига, Таллин, Ташкент, Алма-Ата, Дүшәмбе, Уфа, Чиләбе, Саратов, Горький, Улан-Удэ, Новосибирск шәһәрләрендә куела, аны Болгария, Румыния, Чехословакия, Польша, ГДР, Албания, Монголиядә бииләр. Төп партияләрне Майя Плисецкая, Наталья Дудинская, Юрий Григорович һ.б. данлыклы балет артистлары башкара. Ә 1958 елда композитор Фәрит Яруллинга (сугышта һәлак булуыннан соң) Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.
- Санкт-Петербургның Мариинский театрында «Шүрәле» балетының 2 нче редакциясенең капиталь яңартылган премьерасы 2009 елның 28 июнендә була. Ул хәзер дә театр репертуарында.
«Өзелгән көй» – үзенчәлекле формада куелган спектакль: тамашачы өч рәт булып әйләнмәле сәхнәгә куелган эскәмияләрдә утыра, артистлар янәшәдә һәм бөтен тамаша залы да аларныкы. Шагыйрь әйтмешли: «Әйләнә сәхнә әйләнә, сибелеп кала еллар. Сибелеп кала язмышлар...» Бу шигырен язганда Равил Фәйзуллин сәхнә белән бергә әйләнеп шушы язмышларны тудыручы артистларны күздә тоткандыр кебек тоелып китте. Ә Әлмәт театрының затлы сәхнәсендә тамашачы әйләнде.
Спектакль башланды. Сугыш бара. Кешеләр йөгерешә – сугышчылар, мәһшәргә эләккән халык... Алар арасында Фәрит Яруллин да бар, ул егыла, тора... Шинеле ятып кала... Үзен өрәкләр каршы ала... Алга таба без ике дөнья арасында калган адәм баласын күрәбез. Иҗади команда бөек татар композиторының тәрҗемәи хәлен һәм иҗатына этәргеч ясаган кешеләрне әнә шундый фэнтезига «төреп» биргән.

- Фәрит Яруллин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Раушан Мөхәммәтҗанов.
Сәрдәр Тагировский Фәрит Яруллин роленә театрның ихлас һәм затлы йөзле, чибәр актерын сайлаган. Киләчәк буыннар, димәк, Фәрит Яруллинны нәкъ менә Раушан Мөхәммәтҗановка охшатып хәтердә калдырачаклар. Спектакль генә озын гомерле була күрсен иде.
- Композиторның әтисе композитор Заһидулла Яруллин ролендә – Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров. Фәритнең әнисе Нәгыймә ролендә – Рәзинә Хәкимова. Фәритнең хатыны Галина Сачек ролендә – Миләүшә Юзаева. Фәритнең кызы Наилә ролендә – театрның яшь актрисасы Адилә Шәмсетдинова. Театр артистлары Эльмир Нургалиев, Айзил Фазлыев, Артур Нәбиуллин, Динара Ганиева – Генрих Литинский, Габдулла Тукайдан башлап, спектакльне тулыландыра торган барлык рольләрне дә башкаралар.
- Спектакльдә өч кызыклы образ бар – өрәкләр: Татарстанның атказанган артистлары Гөлнара Кәшипова, Айрат Мифтахов һәм яшь актриса Диләрә Ямаева.
- Һәм, әлбәттә, Шүрәле – Ләйсән Заһидуллина.
- Иҗат командасы: авторлар Сәрдәр Тагировский һәм Ләйсән Фәизова. Рәссам – Анастасия Рязанова. Ут буенча рәссам – Ольга Окулова. Пластика буенча режиссер – Виктория Арчая. Музыкаль бизәлеш – Илнар Сибгатуллин. Татар теленә Рәфкать Шаһиев тәрҗемәсе.
«Өзелгән көй» спектакле турында «Хәтер һәм авторның үзеннән дә озынрак гомерле музыка турында», – дип хәбәр ителә театр анонсында. Әсәр безне сугышка кадәрге чорда Казанда милли профессиональ музыка формалашкан вакытларга алып китә. Әмма без ул чор эпизодларын гади флешбеклар аша гына түгел, ә сәхнәдә йөргән өрәкләр белән бергә карыйбыз. Без Фәрит Яруллин яшәгән һәм ул мәңгегә калдырып киткән Казанга кайтабыз.
Биографиясенә күз салсак, иҗат кешесе гаиләсендә туган Фәрит Яруллинның тормыш юлы гади генә түгел. Менә «Тукай» маршы язган Заһидулла аганың бәби Фәрите һәм хатыны Нәгыймә янәшәсендә сөенеп Шүрәле кебек сикереп-биеп йөрүе, менә улын сагынып радиолардан музыка тыңлавы; менә Фәрит Яруллинның хатыны Галина – озын гомерләр яшәгән ханым, кызы Наилә белән ире кабере янына килүе; менә яшь егет Фәритнең яшь чибәр кыз Галина белән танышуы, менә Әлмәт театры артистларының бер хулиганланып алулары – фуэте́ сүзен фуэтА дип әйтү. Гафу итегез, татарча итеп рәхәтләнеп бер көлеп алдык. Без хатыны Галинаның китик, качыйк дип өтәләнүен дә, Фәритнең андый юлларны сайларга теләмәвен дә күрәбез. Фәрит Яруллинның фронтка китәр алдыннан хатыныннан токмачлы аш пешерергә соравын да, ире каберен зыярәт кылырга килгән Галина Георгиевнаның иренең рухы белән сөйләшеп токмачлы аш пешерергә өйрәнүе турында әйтүен дә елмаеп кабул итәбез.
Заһидулла Яруллин ролендә – Рафик Таһиров
Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге
Иҗади команда Фәрит Яруллинның тормышы һәм иҗаты турындагы спектакльне сәгать ярымга сыйдырган. Бер генә мизгелгә дә игътибарны читкә юнәлтү, күңелсезләнеп алу мөмкинлеге юк.
Спектакль дәвамында Фәрит Яруллин янәшәсендә 3 өрәк йөри... иҗади команда шушы юлдан киткән. «Ни өчен Фәрит Яруллинны саклап кала алмаганбыз? Башка юл юк идеме?» кебек сораулар куеп та уйланырга да мөмкин иде, әлбәттә. Ул сорауны һәр тамашачы үзе белән алып китә ала. Утызынчы-кырыгынчы елларның иҗади Казанын күрсәтеп тә булыр иде. Ата белән бала мөнәсәбәтләренә бәйләнгән спектакль дә ясап булыр иде. Әмма шушы фэнтезилы юл сайланган һәм бу максатларга ярашлы кебек.

Ярый әле, иҗади команда Фәрит Яруллинга багышланган спектакльне гади авыл малаеның зур дөньяга чыгуы итеп күрсәтергә омтылмаган – мондый советча карашны күп күрдек инде. Әйе, беренчедән, андый әсәрләр болай да күп, икенчедән, ул берничек тә дөреслеккә туры килмәс иде. Фәрит Яруллин туганда ук иҗади дөньяда туган бала, әлбәттә, аның да юлына гел ак җәймә җәеп тормаганнардыр. Әмма ул милли фольклорыбыз белән бергә профессиональ музыканы да туганда ук ишетеп үскән.
Миңа калса, Сәрдәр Тагировский Фәрит Яруллинны – татар композиторын – дөнья масштабларыннан чыгып тасвирларга омтылган. Һәм нәкъ менә Фәрит Яруллинга багышланган сәхнә әсәре өчен шушы юл сайлану дөрес кебек. Фәрит Яруллин үзе дә шундый кеше булгандыр: ул бит фуэтелар белән фольклорыбызны берләштерә алган. Әйе, аның Шүрәлесе дә татар Казанына гына сыеша алмаган, гәрчә татар дөньясы киң булса да.
Татар фольклорыннан алып чыккан Шүрәлене дөнья мәдәниятенә теркәп куярга омтылган Фәрит Яруллин хәзер үзе өрәкле дөнья фольклоры белән дә дөнья мәдәниятенә теркәлә. Сәрдәр Тагировский Фәрит Яруллинны Бах белән янәшә куя, Тукаебыз янәшәсендә булуын да тагын бер кат искәртә. Спектакльдә гаҗәеп музыка – татар балетыннан көй яңгырый. Залдан Шүрәле килеп чыгып сәхнәгә күтәрелә. Фәрит Яруллинның рухы тынычланып мәңгелеккә китеп бара.
Сүз уңаеннан, 9 майда «Өзелгән көй» спектакле Европада – Будапешт Милли театрының төп сәхнәсендә көнгә ике тапкыр уйналачак. 9 Майда! Фәрит Яруллин Европага үзенең Шүрәлесе һәм мәңгелек музыкасы белән киләчәк.

ххх
Коллегалар колагына.
«Өзелгән көй»не карарга без Казаннан 17 кеше - журналист, блогер, әдәбият, театр һәм кино белгечләре килдек. Кызык, арабызда өрәкләр кертелүгә төрле караш белдерүчеләр булды, коллегаларым арасында хәтта өч өрәк нигә алай киенгән яки алар урынына нигә Мөнкир белән Нәкир килмәгән дип сораучылар да бар иде. Әйе, «Өзелгән көй» киң масштаблы әсәр һәм аның күп төрле сораулар тудыра алуы табигый.
Татар композиторы турындагы татар телендәге спектакльне дөнья мәдәнияте чигеп кую омтылышы ясалган икән һәм аның уңыш казану шанслары зур икән – нигә эшләмәскә?! Шунысы да игътибарга лаек: Фәрит Яруллинга булышырга Литинскийлар булган кебек, Әлмәт театры әсәрен дә профессиональ театр белгечләре алкышлап каршы алды. Үзебезнекеләр түгел...
«Өзелгән көй» даһи композиторыбыз турында соңгы сүз түгел. Бу әле беренче сүз. Һәм ул башкаларга иҗат өчен юл ача алган сүз – Фәрит Яруллин һәм аның «Шүрәле»се яңа яклардан ачылсын, алар арасында спектакльләрнең һәм башка жанрдагы сәнгать әсәрләренең Европаны урый торганы да, һәр татар авылына барып җитә торганы да булсын.
Кыскасы, Әлмәт театрында документальлектән читләшмәгән гаҗәеп заманча, стильле, зәвыклы, мәгънәле спектакль туган.