Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туманов һәм Заһидуллиннан театраль сүз: татар шагыйре турында притча-спектакль чыкты

«Созвездие-Йолдызлык» театры татар шагыйре Хәсән Туфан иҗатына багышланган «Ерактагы йолдыз яктысы» - «Свет далекой звезды» дип аталган спектакль чыгарды. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында безнең хәбәрчеләребез дә бар иде.

news_top_970_100
Туманов һәм Заһидуллиннан театраль сүз: татар шагыйре турында притча-спектакль чыкты

2020 елда Казанда яңа театр ачылды — «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте үз театрын — арт-резиденция булдырды. Димәк, заманында Татар яшьләр театрын үзенә сыендырган Алафузов бинасы хәзер тагын бер яшьләр театрын үстерергә алынды. Дөрес, татар җәмәгатьчелеге бу вакыйгага зур игътибар бирмәде. Ә «Созвездие-Йолдызлык» яңа сәхнәсен үзләштергәч тә, беренче репертуар спектаклен Хәсән Туфаннан — «Ерактагы йолдыз яктысы» — «Свет далекой звезды» дип аталган сәхнә әсәреннән башлап җибәрде.

Ни өчен Хәсән Туфан? Сәбәбе бик гади — «Созвездие-Йолдызлык» проектының генераль продюсеры Дмитрий Тумановның әтисе — танылган рәссам Александр Рамазанович Туманов үз вакытында Хәсән Туфанның китабын бизәгән. Шул вакытта ул улында әлеге шагыйрь шәхесенә һәм иҗатына мәхәббәт тәрбияләгән.

Дмитрий Туманов: «Әтиемә рәхмәт — ул аның «Лирика» дип аталган соңгы китабын эшләгән. Елена Аржакова гаҗәеп матур притча язды, Рәшит Заһидуллинга рәхмәт — куярга ризалашты һәм безнең шушы гаҗәеп спектакль туды. Матурлыгы һәм чисталыгы ягыннан бу гаҗәеп спектакль. Ул бөек татар мәдәниятенә һәйкәлгә тиң.

Безнең менә дигән труппабыз бар — алар теләсә нинди спектакльне дә югары дәрәҗәдә чыгара ала. Иң мөһиме — бездә интригалар юк. Труппаны тотарга ярдәм итүе өчен Президентыбызга рәхмәт!»

Елена Аржакова: «Әлеге спектакльне кую — Дмитрий Туманов идеясе. Без аны Хәсән Туфанның туган көненә өлгерттек — премьераны 9 декабрьдә чыгардык. Әлбәттә, филолог буларак, мин Хәсән Туфанны белә идем, программа буенча аның иҗатын өйрәндек. Ә инде пьеса язарга алынгач, беренче эш итеп шагыйрьнең туган ягына — аның музеена кайтып килдек. Хәсән Туфан һәм башка татар шагыйрьләре өйрәнелгән берничә диссертацияне укып чыктым. Бәлки, мин аларның бөтенесе белән килешеп тә бетмәгәнмендер, ләкин мин аларны укыдым. Биографиясен җентекләп өйрәндем. Ә иң әһәмиятлесе — аның шигырьләре. Шигырьләренә бар да сыйган. Аларда ватанга мәхәббәт тә бар — ватан аның өчен туган авылы Кирәмәт тә, республика да, Россия дә. Ул кешеләрне ярата, ул галәмгә мөрәҗәгать итә. Аның өчен табигать һәм кеше бербөтен. Ә чәчәкләрне ул ничек яраткан! Ул зур масштаблы шәхес булган. Минем өчен Хәсән Туфан — бөек гуманистик идеяләр тупланмасы. Бу — яхшылыкның җиңүе, кешеләргә мәхәббәт.

Документаль кино сценаристы буларак, миңа фактлар, цифрлар әһәмиятле. Әмма режиссерыбыз Рәшит Заһидуллин: «Андый нечкәлекләр кирәкми, тамашачыны арытмыйк», — диде. Ул мине ышандыра алды һәм мин ике тапкыр яңадан язып чыктым. Чыннан да, ул әйткәнчә яхшырак булуын күрдем. Бу хәзер биографик спектакль түгел, нәкъ менә притча».

ххх

Әйе, «Свет далекой звезды» — Хәсән Туфан шәхесенә багышланган, ләкин шәхес кысаларын узып, татар шагыйре язмышын күрсәтә торган, притча жанрына якынлаштырган сәхнә әсәре.

Сәхнәдәге герой — укырга, дөнья күрергә омтылышы, мәхәббәте, шигърияте, сызланулары белән Хәсән генә түгел, монда колач киңрәк алынган — бер Шагыйрь мисалында репрессия корбаны булган татар шагыйрьләренә дан җырлана. Төп линия — Шагыйрьнең мәхәббәте.

Луиза белән Туфан 6 ел да 6 ай бергә яшәп кала. Туфанны халык дошманы дип гаепләгәч, Луиза Салиаскарованы театрдан куалар, ул эшсез һәм акчасыз кала. Әмма ул кан биреп, җыя алган кадәр ризыкны иренә — башта төрмәгә, аннан ул сөрелгән лагерьга посылкалар белән җибәрә.

Төп рольләрдә — Искәндә Нуриҗанов һәм Алсу Сөләйманова.

Искәндәр Нуриҗанов: «Моңарчы мин Хәсән Туфанны мәктәп программасы буенча гына белгәнмен. Камал театрында аның иҗатына багышланган «Агыла да болыт агыла» спектакленең баруын белә идем, ләкин карарга туры килмәде. Бу спектакльне эшли башлагач, Хәсән Туфан иҗаты белән күбрәк танышу бәхете елмайды. Аның шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдым, документаль фильмнар карадым, Рабит Батулланың Хәсән Туфан турында интервьюсын видеоязмада карап чыктым.

Спектаклебез абсолют мәхәббәт турында. Миңа аның идеясе — Хәсән белән Луиза мөнәсәбәтләренә корылган булуы ошады. Шул момент минем өчен иң кызыклы ачыш иде. Бу 16 ел буена Луиза Хәсәнен көткән, кан тапшырып, Хәсәненә ашамлыклар җибәргән. Ул аны ике ай гына көтеп җиткерә алмаган. Югыйсә, ул ике айда Хәсән азатлыкта булган, Пермьдә карантин булу сәбәпле бүленеп калган. Хәсән Туфанның бөтен иҗаты Луизасына карата җылылык белән тулган.

Бу спектакль Хәсән Туфан гомере һәм иҗаты буенча куелса да, аның турында гына түгел, шуңа күрә бәлки миңа җиңелрәк тә булгандыр. Биредә Шагыйрь — җыелма образ. Татарстан буйлап 46 язучы һәм шагыйрь репрессияләрдә һәлак булган. Бу спектакль — аларга һәйкәл».

Спектакль рус телендә куелган, татар шагыйре турындагы мәгълүмат киңрәк аудиториягә барып җитә алсын өчен рус теле сайланган. Дөрес, арага аз-маз гына булса да татарча сүзләр кертелгән. Бәлки, шигырьләрне татарча яңгыратырга кирәк булгандыр дигән уй туа. Чөнки, миңа калса, Хәсән Туфан шигырьләренең русчага тәрҗемәсе татарчасы кадәр яңгырамый, ул татарчасының сыек кына күләгәсе. Залда утырган тамашачыга шигырьнең мәгънәви ягына караганда яңгырашы беренчел түгелме? Ә татарча яңгырашы шулкадәр камил аның. Татарча яңгырасын иде ул, өлешчә генә булса да. «Агыла да болыт агыла, туган-үскән илләр ягына», «Юллар озын иделәр… кайттым. Монысы — алкалары…» дигән юлларны русча ишеткәч тә, үзаң барыбер аларны татарчага әйләндереп кабул итә. 

ххх

Спектакль кую өчен театрга режиссер Рәшит Заһидуллин чакырылган. Рәшит Муллагали улы — озак еллар дәвамында Тинчурин театрының баш режиссеры вазифаларын башкарган шәхес, хәзер ирекле иҗатта. Соңгы ике елда Татарстанда ул яңа спектакльләр куймады. «Созвездие-Йолдызлык» театры аны чакырганда режиссерның зур иҗади багажын һәм әлеге багажда репрессияләнгән татар шәхесе Кәрим Тинчуринга багышланган әсәр булуын да истә тоткандыр. Тинчурин театры репертуарына әдәби театр жанрын яңартуга омтылган спектакльләрен — Тукай шигырьләреннән торган, Разил Вәлиев иҗатын күрсәткән һәм Мөхәммәт Мәһдиевның «Без 41 ел балалары» әсәре буенча куелган сәхнә әсәрләрен дә белгәндер. Кыскасы, Рәшит Заһидуллин «темада». Нәтиҗәдә, Татарстан театр сәнгате репертуарында тагын бер шигъри татар спектакле барлыкка килде.

Дөрес, ул татар калыбында эшләнгән башка шигъри спектакльләрдән аерыла. Ул бер яктан редакцияләнгән, заманчалаштырылган татар моңына охшаш. Икенче яктан балачак әкиятләрен дә хәтерләтә, чөнки Шагыйрьне һәм аның музасын саклаучы Ак бабай образы өстәлгән.

Спектакльнең рәссамы — Әсәл Исмәгыйлева. Режиссер белән сценографның бу тандемы күптән дәвам итә. Әсәл сәхнәне шыплап тутырмаган. Арткы пландагы гаять зур айга барлык мәгънәләр дә сыйган, хәтта йолдызлы юллар да…

Әсәлнең эше әлеге куелышка шагыйрьнең рус телендә чыккан «Лирика» китабын (1984 ел) бизәве белән этәргеч биргән Александр Рамазан улы Тумановның (1936-1994) иҗатына аваздаш кебек тоелды миңа.

ххх

Шунысы бар — әлегә бу театр татар театраль тамашачысының күңел түрендә урын алмаган, театраль тамашачы: «Алафузовта фәлән-фәлән премьера булган икән», - дип сөйләшә башлау өчен вакыт кирәк. Дмитрий Туманов: «3алда 300 театрны аңламаган кеше утырганчы, 20 сыйфатлы тамашачы кадерлерәк», - дисә дә, сан аша сыйфатка чыгарга омтылабыз ләбаса. Әкренләп аның 300е дә җыелыр һәм ул театрны аңламаган тамашачы булмас дип өметләник.

Хәсән Туфан — мәктәп программасы, димәк, Казан мәктәпләренең югары класс укучыларының Пушкин картасында шушы спектакль булырга тиеш.

ххх

Спектакль татар телендә дә чыгачак дип вәгъдә итә оештыручылар. Искәндәр Нуриҗанов аның татарчасында да уйнарга әзер. «Мин рус бүлегендә укыдым. Ләкин татар телендә уйнау хыялы бар. Ул тормышка ашса, бәхетле булыр идем», - ди ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100