Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балаларына да күрсәтергә булдылар» – Чишмәдә Диана Сәфәрова белән хушлашалар

news_top_970_100
«Балаларына да күрсәтергә булдылар» – Чишмәдә Диана Сәфәрова белән хушлашалар
Социаль челтәрләр

Әлеге минутларда Башкортстанның Чишмә районында фаҗигале һәлак булган блогер, 3  бала әнисе, җырчы Әнвәр Нургалиевның якын туганы Диана Сәфәрова-Юнысова белән хушлашалар. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә Әнвәр Нургалиевның алып баручысы Айрат Ильясов хәбәр итте.

«Диананы әле алып китмәделәр, ул өйдә. Хушлашырга теләүчеләргә йөзен ачып күрсәтәләр. Халык бик күп. Туганнары, Диана белән бергә эшләгән кешеләр, дуслары, танышлары, Әнвәрнең бөтен төркеме килде», – диде Айрат Ильясов.

 

Фото: © фото социаль челтәрләрдән алынды

Диананың балаларына бу куркыныч хәбәрне башта әйтмәгән булганнар. «Хәзер уйлаштылар да, балаларын да алып килеп күрсәтергә уйладылар. Чөнки аннары «әни кайда» дигән сораулар бик күп булачак», – диде Айрат. 

Диана 9 май төнендә Башкортстанда юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булды. Аның беренче сыйныфта укучы кызы һәм бишәр яшьлек игезәк уллары ятим калды. Диана сабыйларын ялгызы гына үстергән булган

Диананың балаларына дип ярдәм җыю оештырылган. Акчаны Әнвәр Нургалиевның алып баручысы Ильясов Айрат Маратович исеменә 5379 6530 1985 2928 («Райфайзен банк») күчерергә мөмкин. Шулай ук хәерне Диананың туганы Оксана Тәлгатовна да җыя. Номеры - 8-987-589-58-48

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100