news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Хөснетдинова Диананың үлеме турында: «Сабыйлары уянып, «әни кайда» дип сораячак»

news_top
Гүзәл Хөснетдинова Диананың үлеме турында: «Сабыйлары уянып, «әни кайда» дип сораячак»
Социаль челтәрләр

Бүген төнлә популяр блогер, җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова-Юнысованың фаҗигале төстә һәлак булуы хакында язган идек. Диана Чишмә районында авариягә очрады.

Әлеге хәбәр Диананың күпсанлы дусларын шок халәтендә калдырган. Үзе дә сеңлесен автоһәлакәттә югалткан  блогер Гүзәл Хөснетдинованы да әлеге хәбәр бик тетрәндергән. Гүзәл белән Диана дуслар булган, даими элемтәдә торганнар. Бу хакта ул сторисларында яза. 

«Урының җәннәт түрләрендә булсын, Диана. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Я Аллам, мин Диананың якыннарының йөрәк җәрәхәтен аңлыйм… Чын күңелемнән аларга сабырлык сорыйм.

Тиздән аның сабыйлары уянып: «Әни кайда?» – дип сораячак. Иң куркынычы – бу хакта балаларга хәбәр итү. Латифаның йөзен әле дә хәтерлим. (Гүзәл Хөснетдинованың сеңлесе Лилия узган ел авариягә эләгеп һәлак булды. Аның Латифа исемле кызы ятимә калды.)

Төнлә һәлакәткә очраган. Юлын кискәннәр, һәм Диана баганага килеп бәрелгән. Башка берни дә сорамагыз, аның өчен догада булыгыз. Берничә көн сторисларга чыга алмам. Лилиямнең вафатыннан соң мондый хәбәрләрне бик авыр кичерәм.

Диана белән бик еш аралаша идек. Лилиянең вафатыннан соң ул безгә бик ярдәм итте», – дип яза Гүзәл.

Ул Диананың үзенә җибәргән тавышлы смсларын да куйган. Диана анда сеңлесен югалткан Гүзәлгә юату сүзләре әйтә, аңа әнисе, балалары хакына көчле булырга куша. 

«Бүген барлык мөселманнарның Диана өчен дога укуын сорыйм. Сентябрьдә Мәккәгә баргач, Диана өчен умра хаҗы кылачакмын. Аллаһы Тәгалә миңа моны эшләргә мөмкинлек бирсен.

Сәфәрова Диана Рәшит кызы. Ул хәзер дога өмет итеп ята, бергәләп кылыйк», – дигән Гүзәл.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 май 2023
    Исемсез
    Куз генэ тагын бу балага. Сабыйларын кем анын сыман назван, юатыр.И сабыйлар шушы кечкенэ чактан УК ятим
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар