Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диана Сәфәрованы соңгы юлга озатканнар – видеолар

news_top_970_100
Диана Сәфәрованы соңгы юлга озатканнар – видеолар
Айрат Ильясов фотосы

Танылган блогер, 3 бала әнисе, җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова-Юнысованы соңгы юлга озатканнар. Диананың җәсәден туып-үскән йортыннан алып чыкканнан соң, хушлашу мәрасиме ишегалдында дәвам иткән. Мәрхүмә белән соңгы тапкыр әти-әнисе, туганнары, дуслары, сәхифәсен карап баручылар һәм әлеге гаиләнең кайгысына битараф калмаган кешеләр саубуллашкан. Мәрасимне үзенең сәхифәсендә Диананың дусты, блогер Равил Закиров яктыртып бара.

Әлеге коточкыч хәсрәттән хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да күз яшьләрен яшерә алмый. Кадрларда Диананың әтисе Рәшит абый үкси-үкси елый… Ул барлык килгән кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Әнвәр Нургалиевның концертларын алып баручы Айрат Ильясов сүзләренчә, Диана белән бәхилләшергә 300гә якын кеше килгән. Мәрхүмәне Чишмә районы зиратына җирләгәннәр. Аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгән кабергә Диананың елмаеп торган фотосын да урнаштырганнар… 

Мәрхүмәнең урыны җәннәт түрләрендә булсын. Әти-әнисе, сабыйлары, якыннарына сабырлык телибез. 

 

Фото: © Айрат Ильясов фотосы

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 май 2023
    Исемсез
    Бик кызганыч...яшьлии өзелгән гомер. Сабыйлары гомерлеккә ятим. Үзәк өзгеч хәл. Ачуланмагыз язганга. Безнең якта болай күммиләр. Бәлки мин аңлап җиткермимдер. Татар зиратымы соң бу? Табут идеме ул, әллә табутка охшатып ясалган җайланмамы? Фотосын да куйганнар.... замана үзгәрүеме бу?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100