Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израильдә яшәүче татар кызы: «Егетемнең танышлары югалды. Берсен исән килеш таптылар...»

Айгөлне социаль челтәрләр аша эзләп таптым. Ул бүгенге көндә Израильнең Петах-Тиква шәһәрендә (илнең үзәк өлешенә карый, Тель-Авивтан 5 км) яши.

news_top_970_100
Израильдә яшәүче татар кызы: «Егетемнең танышлары югалды. Берсен исән килеш таптылар...»
Айгөл Хәйруллина качкан подвал

Казан кызы Израильгә, тормышында нәрсәне дә булса үзгәртәсе килү теләге белән, моннан 4 ел элек күченеп киткән. Хәзерге көндә заводта эшли. Айгөл «Интертат»ка илдәге вазгыять һәм бу 3 көндә гади халыкның ничек яшәве хакында сөйләде.

Палестинада тагын сугыш башланды: Израильгә «Хамас» хәрбиләре бәреп керде

Айгөлнең үз сүзләре белән әйткәндә: «Бу мәхшәрдән чагыштырмача тыныч җирдә саналса да», ракеталар Петах-Тиквага да килеп җитә.

2021 елда безне бомбаларга тотканнар иде инде, шуңа күрә бомбадан саклану урыннары белән мин таныш. Ул вакытта һөҗүмнәр төнлә була иде. Йокыга гына китәсең – сирена тавышы уята. Тиз-тиз торып чабасың.

Без яшәгән йортка да ракета эләккәне булды.

Бу юлы мин иртәнге 6:45 сәгатьтә, егетемнең телефонына «Цева адом» кушымтасыннан хәбәрләр килгәнгә уяндым. Әлеге кушымта «кызыл төс» дигәнне аңлата һәм шәһәрне бомбага тотулары турында кисәтә. Без хәбәрләрне караган арада, бик көчле сирена тавышы һәм бездән еракта бомба шартлаганы ишетелде. Егетем белән бомбадан саклану урынына йөгердек. Петах-Тиквада куркынычсыз урынга төшү өчен 1 минут вакыт бирелә, ә инде Газа Секторы белән чиктәш зонада – нибары 15 секунд. Бомбадан саклану урыннарының адресларын беләбез. Алар, гадәттә, һәр йортта яки фатирның үзендә үк бар.

Бомбадан саклану урыны

Бомбадан саклану урынына төшә торган баскыч

Аска төшкәч, шартлау тавышлары көчлерәк тоела башлады. «Тимер купол» – ракетага каршы оборона системасы шулай эшли. Сирена тавышы тынганнан соң да, ракета калдыкларыннан саклану өчен, күпмедер вакыт бункерда утырдык.

Өйгә кайткач, яңалыклар карарга керештек һәм Израильгә «ХАМАС» хәрбиләре бәреп кергәнлеген аңладык. Аларның урамдагы җирле халыкны да атып үтерүләрен белгәч, күңелне курку һәм өметсезлек биләп алды.

Ул көнне ил буенча халык күпләп җыела торган бәйрәмнәр бара иде. Бер хәрбинең кесәсендә халык бәйрәм итә торган барлык нокталар да билгеләнгән карта да тапканнар, дип ишеттем.

Алар 260 кешене юк иттеләр… Алар – барысы да яшьләр, матурлар иде. Шул минутка кадәр барысы да бәхетле булганнардыр. Барлык ата-аналар һәм ил өчен бик зур кайгы килде, – ди Айгөл.

Айгөлнең Газа Секторына якынрак шәһәрләрдә яшәүче танышлары да бар икән.

Сдеротта яшәүче дус кызым иртән үк бункерга эте белән кереп калган иде. Кичкә кадәр шунда утырырга мәҗбүр булды. Икенчесе күрше шәһәргә туганнарына кунакка киткән иде. Шәһәрне яптылар, алар да төнне бомбадан саклану урынында уздырганнар.

Егетемнең берничә танышы югалды. Аллаһка шөкер, берсен исән килеш таптылар, икенчесе, яраланып, хастаханәдә. Фотолардан карап, гади халык һәм Израиль солдатларының каны коелганын күрәбез. Менә шуңа минем күңелем әрни һәм бик нык ачуым килә, – диде әңгәмәдәшем.

Тыныч урын саналса да, Айгөл сүзләренчә, Питах-Тиквада да куркынычсызлык чаралары бермә-бер көчәйтелгән.

Әле 7 октябрь көнне иртән төшкәндә, безнең бомбадан саклану урыны чүп-чар белән тулы иде. Бүген дә сиренадан соң шунда төшәргә туры килде. Инде ул чүп-чар юк. Бәлки, йортта яшәүчеләр, барыбыз да сыйсын өчен, үзләре үк яшеренү урынын чистартып куйганнардыр.

Балалар бакчалары һәм мәктәпләр эшләми. Мин дә бүген, куркып, эшкә бармадым. Әмма мине бомба төшү дә түгел, ә урамдагы чуалышлар күбрәк куркытты. Палестиналылар һәм Израиль полициясе бәрелешеннән курыктым. Аллаһка шөкер, әлегә бездә тыныч.

Кичә урамга чыгып йөргән идек. Халык аз, заводка да эшкә бик аз кеше генә килде. Урамдагы хәрәкәтләрне тыючы юк, әмма сирена тавышы яңгыраганда машинада барасың икән, син тыл хезмәте күрсәтмәләрен төгәл үтәргә, ягъни машинадан чыгып, бомбадан саклану урынына төшәргә тиешсең, – диде Айгөл.

Әңгәмәдәшем әлеге вакыйгаларны Израиль өчен бик зур фаҗига дип саный. «Израильнең бу сугышта җиңеп чыгуын телим» – диде Айгөл.

Айгөл үзе илдән китәргә җыенмый. «Тиздән барысы да тынычланыр, дип өметләнәм. Вакыт-вакыт Казанга кайтасым килә башлый, әмма, дөресен әйткәндә, мин үземне биредә иреклерәк хис итәм», – диде ул.

Бу темага:

Фото: © Айгөл Хәйруллинаның шәхси архивыннан

Петах-Тиква шәһәрен утка тоту нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булуы төгәл билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100