Азат Ахунов: «Палестинаны көч белән буйсындыру Израильгә файда китермәячәк»
Израиль белән Палестина арасында өченче көн рәттән сугыш бара. Иртәнге якта 700 кеше һәлак булган, 2 меңнән артык яраланучы бар, дип хәбәр ителде. «Интертат»ка Иерусалимдагы вазгыятьне Көнчыгыш илләр буенча белгеч Азат Ахунов аңлатты.
«Интертат» хәбәрчесе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Көнчыгыш илләр буенча белгеч Азат Ахунов белән сөйләште.
Азат Марсович, ни өчен яһүдләр өчен дә, гарәпләр өчен дә изге җирдә – Палестинада һәрдаим сугышлар булып тора?
Израиль белән Палестина сугышы – 1947 елдан килә торган, ягъни БМО (ООН) карары кабул ителгәч башланган конфликт. Ул бер кабынып китә, бер сүнә. Шуның дәвамы бара, ләкин бу юлы ул гадәти конфликт кына түгел. Аны рәсми рәвештә сугыш дип игълан иттеләр. Тулы масштаблы сугыш башланды.
БМО карары нигезендә, Палестинаның урта бер өлеше бүленеп алып, Израиль дәүләте төзелде, ә Иерусалим шәһәренә (Израильнең башкаласы), яһүдләр дә, гарәпләр дә килешеп яшәр дигән ният белән, халыкара статус бирелде. Еллар үткән саен Израильнең территориясе үсә, ә Палестинаныкы кими барды.
Бүгенге көндә Палестина җирләре булып Газа Секторы һәм Иордан елгасының көнбатыш яры гына исәпләнә. Хәзер ул дәүләтнең хокуклары юк дәрәҗәсендә. Соңгы вакытта аның Иерусалимга да хокукы калмады. БМО карары белән билгеләнгән, ягъни дөньяның күпчелек дәүләтләре тарафыннан хупланган чикләр сакланмагач, конфликтлар еш кабатланып тора.
Сугыш башлануның төп сәбәбе булып, Палестинаның үз җирләрен кайтару һәм икътисадый блокаданы бетерү максаты тора. Палестинаның җирләре генә түгел, ә икътисады да Израиль тарафыннан кысылган. Илнең энергетика, ягулык, азык-төлек кебек мөһим ресурслар белән тәэмин ителүе Израиль кулында. Израиль кранны үзенә кирәкчә ача да, яба да.
Бу сугыш озакка барырмы?
Гадәттә, озакка бармый торган иде, ләкин бу юлы озакка сузылыр кебек, чөнки монда күрше илләр кушылырга мөмкин. Ливаннан «Хезболла» оешмасы ракеталар ата башлады. Иордания, Гыйрак, Иран Израильгә каршы риторикада тора. Әле сугыш башланды гына. Аның ничек дәвам итәсен төгәл әйтеп булмый. Әлегә безгә бөтен мәгълүмат килеп җитми. Израиль «җиңеп барабыз» дисә, гарәп телеграм-каналларында Палестина тарафдарларының һөҗүме көчле күренә. Җиңү турында әйтергә иртәрәк әле.
Монда Мисырның да позициясе әһәмиятле, чөнки Газа Секторы көньяк-көнбатыштан Мисыр белән чиктәш. Соңгы елларда Мисыр – Израиль тарафдары, ләкин анда да төрле сәяси партияләр бар, төрле кеше яши. Кемнең кайсы ил яклы буласын әйтеп булмый. Мисыр гарәпләре Израильгә һөҗүм итә башларга бик мөмкин. Мәсәлән, кичә Мисырда полиция хезмәткәре Израильдән килгән 2 туристны атып үтерде. Димәк, анда да Израильгә нәфрәтле кешеләр бар. Башка гарәп илләре халкы да Израильгә каршы күтәрелергә мөмкин. Гарәп дәүләтләре үзара килешеп яшәмәсә дә, Палестина мәсьәләсе аларны берләштерә, чөнки ул барысы өчен дә әһәмиятле. Хәтта Алжир, Марокко, Тунис кебек илләр дә Палестинага зур игътибар бирә. Гарәпләр Израильгә каршы берләшсә, вазгыять тагын да авыраерга мөмкин.
Ике ел элек Израильнең югары суды Көнчыгыш Иерусалимда яшәүче бер төркем гарәпләрне өйләреннән куып чыгарды, полиция Әл-Акса мәчетенә килүчеләргә көч кулланды. Конфликт шуннан башланып киткән иде. Бу юлы нәрсәдән кабынып китте?
Беренчедән, Иерусалимда һаман да мөселманнарны кысу, Әл-Акса мәчетенә йөрүдән чикләү бара. ХАМАС җитәкчелеге: «Әл-Акса мәчете мәсьәләсе – «кызыл чикне» чыгу», – дип әйтә. Икенчедән, Палестинаның чикләре, икътисады кысыла, анда яшәүчеләрнең тормышы авырлаша. Өченчедән, ХАМАС, яһүдләрне күпләп кулга алып, киләчәктә тоткыннарны алмашу хисабына Израиль төрмәләреннән мөселманнарны азат итәргә тели. Бәлки, башка сәбәпләр дә булгандыр. Моны үзләре дә төгәл әйтми. Тагын бер кабатлыйм, төп сәбәп – дистәләгән еллар буе кысылып яшәгән халык азатлык һәм гаделлек өчен көрәшә.
Америка разведкасы сугышка әзерлекне җәйдән бирле барганын әйтте. Монда Иранның катнашы да бар, диделәр, ләкин Иран моны кире кага. Палестина территориясе төрле яктан чикләнгән. Чит-ятлар күзенә күрсәтмичә корал ташу җиңел эш түгел. Моны Израиль разведкасы ничек күздән ычкындырды икән? Газа Секторында җир асты юллары челтәре киң җәелгән. Мисыр полициясе дә, Израиль хәрбиләре дә ул юлларны табып, шартлатып тора, ә палестиналылар яңасын казып тора. Снарядларны, патроннарны, дроннарны шуннан керткәннәр, дип уйлыйм.
Бу сугыш бүген кемгә файдалы?
Һәрхәлдә, гади халыкка файдалы түгел инде. Дөньяга күз салсак, геосәяси карта күз алдында үзгәрә. Көнчыгыш илләренең көче арта бара. Африка, Көнчыгыш илләре җитәкчелеге риторикасы буенча да моны күзәтә алабыз. Хәзер алар, элеккеге кебек, Көнбатыштан курыкмый. Бүгенге көндә Американың һәм Европа берлегенең Көнчыгышта бердәнбер тарафдары булып Израиль генә калды. Төркия, НАТОда булса да, үз сәясәтен алып бара. Палестина 1947 елгы БДБ карары чикләренә кайтса, Америка Көнчыгышны югалта, дип исәпләргә була. Африка һәм Көнчыгыш илләре позициясе көчәйсә, Россиягә файдага була.
Палестинаны тулысынча буйсындыру максаты белән Израиль махсус провокация ясамадымы икән? Шулкадәр бай илнең сугышка әзер булмавы, Америкадан ярдәм соравы сәер тоела.
Андый фикерләр яңгырый, ләкин мин алар белән килешмим. Палестинаны көч белән буйсындыру, Газа Секторын җир белән тигезләү Израильгә бернинди файда китермәячәк. Алай эшләсә, ул бөтен ислам дөньясының дошманына әверелергә мөмкин. Израиль бай булса да, бу очракта аның разведкасы йоклап калган. Америка экспертлары да моны таныды. Кинофильмнарда, Америка, Израиль гаскәре көчле, дигән пропаганда бара. Ә чынлыкта, бәлки, алай түгелдер. Израиль көчле булса, сугышның беренче көнендә үк Көнбатыштан ярдәм сорамас иде. Газа Секторы Израиль территориясенә бернинди проблемасыз бәреп керде. Әлегә көчле гаскәр, югары технологияле кораллар күренмәде.