Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Палестинада тагын сугыш башланды: Израильгә «Хамас» хәрбиләре бәреп керде

news_top_970_100
Палестинада тагын сугыш башланды: Израильгә «Хамас» хәрбиләре бәреп керде

Палестинада Газа Секторы һәм Израиль арасында хәрби бәрелешләр башланды.

Газа секторын контрольдә тоткан «Хамас» хәрәкәтенең хәрби лидеры Мөхәммәд әд-Дейф бу бәрелешне, Әл-Акса мәчетенә һөҗүмгә җавап, дип белдерде. Ә сугышның максаты – Палестина дәүләте төзү, дигән ул. «Без «Әл-Аксаны су басу» операциясен башлыйбыз. Беренче һөҗүм вакытында 5 мең ракета һәм снаряд кулланылды. Бүгеннән басып алучылар белән аралашу туктала. Безнең халык революция башлый һәм дәүләт төзүгә керешә. Кулында мылтык булган һәркем аны тартып чыгарырга тиеш, чөнки вакыт җитте», – диелгән «Хамас» сайтында.

Израиль, моңа җавап итеп, «Тимер кылычлар» дип аталган, террорга каршы операция игълан итте. Израильнең оборона министры Йоав Галант бәрелешләрне «Хамас» белән сугыш дип игълан итте. «Хамас зур ялгыш эшләде һәм Израильгә һөҗүм итте», – диде ул.

Бүген Газа Секторын контрольдә тоткан «Хамас» хәрәкәте Израильне утка тотты. 5 кеше үлгән, кимендә 100 кеше яралы.

Палестинадагы Газа Секторыннан гарәп хәрбиләре Израильгә бәреп кергән, тотаклар алган. Израль хәрбиләре арасында да яралылар бар. Әл-Җазира телеканалы хәбәр итүенчә, Израиль Газа Секторындагы бер пунктны – Эрезны югалткан. Телеграм-каналлардан күренгәнчә, Эрездагы хәрбиләрнең барысы да үтерелгән.

Израильдә мобилизация башланган.

Соңрак гарәп хәрбиләре Ашкелон һәм Сдерот шәһәрләренә бәреп керүләре турында мәгълүмат чыкты. Бу инде һөҗүмнең зур масштабта баруын күрсәтә.

  • Газа Секторы – юридик яктан Палестинаның көньягындагы зур булмаган, танылмаган Палестина гарәп дәүләтенең бер өлеше. (Мәйданы буенча Әтнә районының яртысыннан да кечкенәрәк.) Анда 3 миллион гарәп яши. Чынлыкта ул бәйсез сәясәт алып бара, ул «Хамас» хәрбиләре контролендә. «Хамас», максаты дип, бәйсез гарәп Палестина дәүләтен булдыруны саный, Израильне танымый.

Кызыл белән Хамас хәрбиләре басып алган торак пунктлар күрсәтелгән.

Ракета бинага төшеп шартлаган мизгел видеога эләккән.

«Хамас» хәрбиләре Газа Секторыннан Израильгә бәреп керә.

Израильдә яшәүче гарәпләр «Хамас» хәрбиләрен «Аллаһ әкбәр!» дип каршы алган.

Тыныч халык сугыш башланган урыннан кача.

Израиль шәһәрләрендә сирена улый.

Шәһәр урамнарында атышлар бара, урамнарда мәетләр ята.

«Хамас» хәрбиләре Израиль армиясенең бронетехникасын трофей итеп алган.

Җавап итеп, Израиль Газа Секторын утка тота башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100