Израиль 2023 елның 7 октябрендә, ХАМАС («Ислам каршылык хәрәкәте») аңа һөҗүм иткәннән соң, Газа Секторындагы ХАМАС хәрәкәте белән сугыш башлавы турында игълан итте. Искәртеп үтик, Палестинаның ХАМАС хәрәкәтен Израиль, Канада, АКШ, Япония, Европа Берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр террор оешмасы дип таныган.
Палестина белән Израиль арасындагы бәрелешнең күпьеллык тарихы бар, һәм ул гарәп-Израиль конфликтының бер өлеше булып тора.
Якын Көнчыгыш конфликты турында кыскача тарихи аңлатма тәкъдим итәбез.
Палестинаның яһүдләр һәм гарәпләр өчен әһәмияте
Израиль җире яһүд халкы өчен изге язмалар заманыннан бирле изге урын санала. Бу – якынча безнең эрага кадәр ике мең еллар. Анда беренче кабиләләр якынча б.э.к. 1200нче елда барлыкка килә башлаган.
Безнең эрага кадәр VIII гасырдан башлап Израиль территориясе эзлекле рәвештә Ассирия, Вавилон, фарсы Ахеменидлар державасы, Македония, Рим хакимлегендә була. Ул чорда яһүдләрнең күпчелеге тарихи ватанын ташлап киткән.
638 елда хәлиф Гомәр җитәкчелегендәге гарәпләр Иерусалимны ала. 640 елга бөтен Палестина гарәпләр тарафыннан яулап алына һәм Гарәп хәлифәлеге составына кертелә. Палестинада этник яһүдләр үзәге, халык сакланып калса да, ул вакытта бөтенләй диярлек юкка чыга.
16-19нчы гасырларда Израиль Госманлы империясе контролендә була. 1880 елга Палестина халкы 450 мең кеше санала; моңа Иерусалимда яшәгән һәм бу илнең яртысын тәшкил иткән 24 мең яһүд тә кергән.
Яһүдләрнең 19нчы гасырда Палестинага кайтуы
Дәверләр дәвамында яһүдләр, милли һәм дини эзәрлекләүләр аркасында, Палестина һәм Израиль территориясендәге яшәү урыннарын калдырып китәргә мәҗбүр булганнар. Төрле тарихи чорларда депортациягә бәйле рәвештә яһүдләр өчен сыену урыны алу омтылышы сионизм (яһүд милли хәрәкәте, үз максаты итеп, яһүд халкын аның тарихи туган җире Эрец Исраэльдә (Израиль җире) берләштерүне һәм торгызуны куя. – ред.) хәрәкәте барлыкка килү һәм 20нче гасыр уртасында Израиль дәүләте булдыру өчен стимул булып тора.
Яһүд халкының Израильгә кайтуының беренче зур дулкынына «Беренче алия» исеме бирелә. Шул вакытта күченүчеләр халыкның тарихи җирләргә кайтарылуын башлап җибәрә. «Икенче алия» 1904-1914 елларда уздырыла. Ул вакытта 40 мең яһүд Палестинада урнаша.
Тагын 40 мең яһүд 1919-1923 елларда күченеп килә. Бу – яһүдләрнең туган илләренә массакүләм күченеп кайтуының «Өченче алия»се була. Шул вакытта ук гарәп протестлары башлана, алар Палестина фетнәләре китереп чыгара.
1920 елның 4 апрелендә Муса пәйгамбәр хөрмәтенә бәйрәм яһүдләргә каршы бәрелешләргә әверелә. Бу көнне халык Иерусалимның яһүд кварталына таба китә. Шәһәрдә фатирларда торган Британия гаскәрләре чуалышлар башланганчы берничә көн алдан аннан чыгарылган була. Чуалышлар 4 көн дәвам итә, нәтиҗәдә 5 яһүд үтерелә һәм 200гә якын кеше яралана.
Ул чорда Бөекбритания Палестина белән идарә итү мандаты ала һәм яһүд иммиграциясен чикли. Ул вакытта Палестинада күбесенчә мөселман гарәпләр яши. Әмма иң зур шәһәр – Иерусалимда күбесенчә яһүдләр көн күргән.
Икенче бөтендөнья сугышы вакытындагы Холокост – фашистик Германия тарафыннан яһүдләрне эзәрлекләү сәясәте вакытында, Палестинага иммиграция тыюын урап узу өчен, «Моссад ле-Алия бет» дигән яшерен оешма оештырыла.
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Палестина территориясендә яһүд халкының 33 проценты яши.
1947 елда Британия хөкүмәте Палестина мандатыннан баш тартырга теләвен белдерә, моны гарәпләр һәм яһүдләр арасындагы конфликтны хәл итә алмавы белән дәлилли.
Израиль дәүләтен төзү
Берләшкән милләтләр оешмасы (ООН) Генераль Ассамблеясы 1947 елның 29 ноябрендә Палестинаны гарәп һәм яһүд дәүләте (Израиль) итеп бүлү турында резолюция кабул итә. 1948 елның 14 маенда Израильнең бәйсезлек декларациясенә кул куела. Шул вакытта яһүд дәүләте игълан ителә.
Израильне беренче булып АКШ таный. 1949 елның 11 маенда Дәүләт ООН әгъзасы буларак таныла.
Моңа кадәр 1 ел элек, 1948 елда Израиль дәүләте игълан ителгәнче, гарәп-Израиль сугышы (1947-1949) башлана. ООН Палестинаны гарәпләргә һәм яһүдиләргә тигез итеп бүлү турында карар кабул иткәннән соң, миллионга якын яһүд гарәп илләреннән Израильгә куыла.
Сугыш вакытыда массакүләм югалтулар була. Израильнең 777 кешесе үтерелә һәм 2586 кешесе яралана. Гарәп армияләре 15 меңгә якын кеше югалта. Гарәпләр башта ук Израиль дәүләтен булдыруга каршы була. Яһүдләр исә инде күп еллар элек югалткан тарихи ватанын кире кайтарырга омтыла.
1950 елның 23 гыйнварында Кнессет (Израиль парламенты) Иерусалимны Израиль дәүләте башкаласы дип игълан итә, гәрчә ООН карары буенча Иерусалим гарәпләр шәһәре дә, яһүдләр шәһәре дип тә игълан ителгән була. Моның сәбәбе – Иерусалимдә мөселманнар өчен изге Әл-Акса шәһәре дә, яһүдиләр өчен изге урыннар да бар.
Гарәп-Израиль сугышы (1948-1949) барышында яһүдиләр Палестина территориясенең 77 процентын басып ала. Яһүдләргә каршы бу сугышта шулай ук Мисыр, Сирия, Ливан, Согуд Гарәбстаны, Гыйрак һәм Йемен катнаша.
1967 елдан, Алты көнлек сугыш нәтиҗәсендә, Израиль Иерусалимның бөтен территориясен контрольдә тота башлый. Илнең контроле астында шулай ук Синай ярымутравы, Иордан елгасының көнбатыш ягы, Көнчыгыш Иерусалим, Голан калкулыклары, шулай ук Мисыр контролендә булган Газа Секторы кала.
1973 елның 6-25 октябреннән гарәп-Израиль сугышы («Война судного дня») башлана. Мисыр һәм Сирия, Алты көнлек сугыш вакытында югалтылган гарәп территорияләрен кире кайтару өчен, Израильгә каршы чыга. Ул ООН Иминлек Советы хәрби хәрәкәтләрне туктату турында резолюция кабул иткәннән соң тәмамлана.
Газа Секторы (Газзә сызыгы, Сектор Газа) нәрсә ул?
Газа Секторы – Урта диңгез ярындагы территория. Палестина Милли администрациясе составында, халык саны буенча иң зур шәһәр. Анда 2017 елга 590 мең кеше исәпләнгән. Ул Израиль белән көнчыгышта һәм төньякта чиктәш. Бу чик буенда контроль-үтү пунктлары белән аергыч койма бар. Мисырдан көньяк-көнбатышта бетон дивар белән аерылган. Газа Секторының озынлыгы якынча 54 километр тәшкил итә, киңлеге – 6-12 километр.
360 квадрат километр мәйданда 2 миллионнан артык кеше яши: нигездә 1947-1949 еллардагы гарәп-Израиль сугышы вакытында Израиль территориясеннән киткән Палестина качаклары.
Палестина һәм Израильнең хәзерге конфликтлары
1993 елның сентябрендә, яшерен сөйләшүләр нәтиҗәсендә, АКШ башкаласы Вашингтонда Израиль һәм Палестинаны азат итү оешмасы арасында конфликтны җайга салу өчен ике яклы килешү имзалана. Ослодагы килешүләр нәтиҗәсендә Иордан елгасының көнбатыш ярында һәм Газа Секторында Палестина милли администрациясе (ПНА) оештырыла.
1995 елның 28 сентябрендә Вашингтонда «палестинлылар һәм Израиль Дәүләте арасында Иордан елгасының көнбатыш ярында һәм Газа Секторында Вакытлыча килешүләр» имзалана. Документ вакытлыча характерда була һәм Палестина-Израиль конфликтыны тулысынча хәл итүне күздә тотмый. Ул Палестина милли администрациясе (ПНА) булдыруга китерә.
2000 елдан Иордан елгасының көнбатыш ярында һәм Газа Секторында Палестина гарәпләренең Израиль хакимиятенә каршы кораллы күтәрелешләре башлана. Территорияләр арасындагы конфликт көчәйгәннән соң, Израиль 2006 елдан Газа Секторында хәрби операцияләр үткәрә башлый.
2007 елда ХАМАС (Газа Секторында идарә итүче сәяси партия) Палестина милли администрациясенә каршы күтәрелеш оештыра. Газа Секторы 1967 елдан 2005 елга кадәр Израиль контролендә була. Иерусалим Палестина милли администрациясеннән (ПНА) мөстәкыйль рәвештә аерылып чыга.
Яклар 2014 елдан бирле бер-берсенә һөҗүм итеп килә. Палестина Израильгә ракета һөҗүмнәре оештыра, ә Израиль масштаблы хәрби операцияләр үткәрә. Хәзерге вакытта ХАМАС һәм Израиль арасында бәрелешләр тарихи территория өчен бара.
Газа секторын контрольдә тоткан «Хамас» хәрәкәтенең хәрби лидеры Мөхәммәд әд-Дейф бу бәрелешне, Әл-Акса мәчетенә һөҗүмгә җавап, дип белдерде. Ә сугышның максаты – Палестина дәүләте төзү, дигән ул. «Без «Әл-Аксаны су басу» операциясен башлыйбыз. Беренче һөҗүм вакытында 5 мең ракета һәм снаряд кулланылды. Бүгеннән басып алучылар белән аралашу туктала. Безнең халык революция башлый һәм дәүләт төзүгә керешә. Кулында мылтык булган һәркем аны тартып чыгарырга тиеш, чөнки вакыт җитте», – диелгән «Хамас» сайтында.
-
Палестинада тагын сугыш башланды: Израильгә «Хамас» хәрбиләре бәреп керде
-
Жириновский Израильдәге сугышның да вакытын дөрес фаразлаган, нәрсә булып бетәсен әйткән
Евгений Дюмин язмасыннан тәрҗемә