Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израильдә ХАМАС белән сугышта Россиядән икенче кеше һәлак булды

news_top_970_100
Израильдә ХАМАС белән сугышта Россиядән икенче кеше һәлак булды

Израильдә Палестинаның ХАМАС группировкасы белән сугышта Россиядән икенче кеше һәлак булган, дип хәбәр итте Россия илчесе Анатолий Викторов «Беренче канал» эфирында.

«Кызганыч, яңалыкка төгәллек кертергә тиешмен. Россиядән бер кеше түгел, ә ике кеше һәлак булу турында расланган мәгълүмат бар», – диде илче.

Анатолий Викторов һәлак булган кешеләрнең шәхесен әйтүдән баш тарткан. Әлегә илчелек аларның гаиләләре белән элемтәгә чыкмаган һәм барлык сәбәпләрне дә белми, дип яза РБК сайты.

«Mash» каналы хәбәр итүенчә, һәлак булучыларның берсе – Калининград өлкәсеннән 47 яшьлек Денис Беленький.

Аның Россия гражданлыгы да, Израиль гражданлыгы да булган. Ул Сдерот шәһәре полициясендә офицер булып хезмәт иткән. Хатыны һәм 3 баласы калган. Денис 90нчы елларда ук Израильгә күченгән булган.

Россиядән беренче гражданинның һәлак булуы турында 9 октябрьдә хәбәр иттеләр. Ул вакытта 4 россияле хәбәрсез югалганнар исемлегендә иде. Боевиклар әсирлеккә алганнар арасында да Россия кешеләре бар, ХАМАС бу мәсьәлә буенча Мәскәү белән элемтәдә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, ХАМАС боевиклары һөҗүменнән Израиль ягыннан 900 кеше һәлак булган, 2,5 мең кеше яраланган. Израиль армиясе һөҗүменнән 704 кеше һәлак булган, 3,9 мең кеше яраланган.

ХАМАС боевиклары 100дән 150гә кадәр кешене әсирлеккә алган, БМО каршындагы Израиль миссиясе моны «моңа кадәр күрелмәгән сан» дип атады. Әмма аларның хәле «Израильнең киләчәген тәэмин итү өчен без эшләргә тиешле эшләрне башкарырга комачауламый» дип кисәтте Израиль илчесе Гилад Эрдан.

Израиль армиясе Газа секторындагы объектларга аз куәтле зарядлар («түбәгә шаку» практикасы) белән һөҗүмнәр турында кисәтүдән туктаячак һәм аларга һөҗүм итәчәк, хәтта анда тоткыннар булу ихтималы булса да һөҗүм итәчәк, дип ачыклаган The Times of Israel. Израиль премьеры Биньямин Нетаньяху, җавап итеп, алып барылган сугыш хәрәкәтләрен «яшәү өчен көрәш» дип атады.

ХАМАС, кисәтмичә һөҗүм ясау очрагы булса, әсирләрне берәмләп җәзалау белән янады һәм сөйләшүләргә әзерлеге турында ышандырды. Израиль сөйләшү мөмкинлеген кире кага.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100