Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оныттым». Пермь университетында кешеләрне атып үтергән студент хәтерен югалткан

«Авыр травмалардан, реанимациядән соң амнезия чыннан да барлыкка килергә мөмкин», — дип аңлата табиб-психиатр Артем Гилев.

news_top_970_100
«Оныттым». Пермь университетында кешеләрне атып үтергән студент хәтерен югалткан

Пермь университетында кешеләргә аткан 18 яшьлек Тимур Бекмансуров хастаханәдә ята, ул аңына килгән, тик бер нәрсә дә хәтерләмәвен әйтә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Хәлен стабильләштергәч, аңа комплекслы психиология-психиатрия экспертизасы уздырачаклар.

«Авыр травмалардан, реанимациядән соң амнезия чыннан да барлыкка килергә мөмкин. Ләкин билгеле бер вакытта соң хәтер кабат яңарачак. Кайчакта бу бик тиз була, барысы да кешенең халәтенә бәйле. Берничә көн дә, атна да булырга мөмкин», — дип аңлата табиб-психиатр Артем Гилев.

20 сентябрьдә Пермь университетында беренче курста укучы Тимур Бекмансуров уку йортына мылтык тотып килә. Ул юлында очраган бар кешегә дә ата башлый. Университетта 43 кеше зыян күрә, алты кеше һәлак була. 

Аеруча авыр хәлдәге җиде кешене Мәскәү хастаханәләренә озаталар. Ике кешенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Фаҗига урынына килеп җиткән полиция хезмәткәре Тимур Бекмансуровка ата. Ул яралана, аның аягын ампутациялиләр. Хәзер егет аңына килгән, тик күп сөйләшми, хәтерен югалтуга сылтый.

18 яшьлек егетне әлеге җинаяте өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100