Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Танышларым үлде, ярдәм итә алмадым». Пермь студенты фаҗига вакытында Казанда булган

Пермь университетының өченче курс студенты дусларына ярдәм итә алмавына борчыла

news_top_970_100
«Танышларым үлде, ярдәм итә алмадым». Пермь студенты фаҗига вакытында Казанда булган
Владимир Васильев

Бүген Россиянең студентлар клублары слетында катнашучылар Пермьдә һәлак булганнарны Казанның Ленин бакчасында искә алды.

Пермь дәүләт университетының география факультетында укучы Светлана Полыгалова атыш вакытында булган хис-кичерешләрен «Татарстан 24» телеканалы хәбәрчесенә сөйләгән.

Светлана сүзләренчә, атыш вакытында аның курсташлары һәм бер яшькә кечерәк булган танышлары үлгән.

«Мәрхүмнәр минем белән күрше төркемнәрдә, бер курска түбән укый иде. Бу вакытта минем иң якын дусларым, минем төркемдәшләрем, минем укытучыларым бинада булды. Мин дусларымның хәбәрләрен укып, барысын да белеп тордым», — ди Светлана.

Ул бик каты борчылуын, үзенә урын таба алмавын, ярдәм итә алмавын сөйли.

«Мин бик борчылдым. Алар миңа шалтыратты, яздылар, мин үземә урын таба алмадым. Мин аларга ничек ярдәм итәргә белмәдем, мин биредә идем. Мин бу очракны берничек тә төзәтә алмавымны аңлыйм», — ди студент кыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100