news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пермь университетында кешеләрне атып үтерүче егет юрфакта укыган

Тимур Бекмансуров «Криминалистик экспертизалар» профиле буенча белем ала, ул «суд эксперты» булырга җыена.

news_top
Пермь университетында кешеләрне атып үтерүче егет юрфакта укыган

Бүген Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университетында бер егет алты кешене атып үтерде, тагын 24 кешене яралады. Җинаятьче үзе дә биредә үк — юридик факультетта укыган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Атучы егет — 18 яшьлек Тимур Бекмансуров «Криминалистик экспертизалар» профиле буенча белем ала, ул «суд эксперты» булырга җыена.

Атыш 20 сентябрьдә иртүк була. Алты кеше үлә, 24 кеше зыян күрә. Атучы тоткарланды. Тоткарлаган чакта ул каршылык күрсәткән, аны яралаганнар. Җинаять эше ачылды, диелә хәбәрдә.

Университетта атыш башлангач, студентлар һәм укытучыларның бер өлеше бинадан чыгып китә, башкалары аудиторияләргә кереп бикләнә, тәрәзәләрдән чыгалар. Кешеләргә һәм тәрәзәләргә атучы ешет төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Атыш булган аудиториядә төшерелгән видео да чыкты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар