Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермь университетында кешеләрне атып үтерүченең аягын ампутацияләгәннәр

Яраланган кешеләрнең җидесе авыр хәлдә Мәскәү хастаханәсендә ята.

news_top_970_100
Пермь университетында кешеләрне атып үтерүченең аягын ампутацияләгәннәр

20 сентябрьдә Пермь университетында атыш оештырган 18 яшьлек Тимур Бекмансуровның аягын ампутацияләгәннәр. Аның яраланган аягында тромблар хасил булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига иртәнге якта булды. Юрфак студенты мылтык алып килеп, вуздагы кешеләргә ут ачты. Алты кеше һәлак булды, егермедән артык имгәнде.

Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре Бекмансуровка атарга мәҗбүр була. Чөнки егет үзе хокук саклаучыларга коралын төзи. Шулай итеп полиция хезмәткәре атучыны яралый.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачты.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, җинаятьченең сул аягын кискәннәр. Ул хәзер бик авыр хәлдә, әлегә кадәр аңына килмәгән.

Бүген Пермь краенда матәм көне игълан ителде. Университет бинасында тикшерү эшләре бара.

Имгәнгән кешеләрнең җидесен бүген Мәскәү хастаханәсенә китерделәр, алар авыр хәлдә. Яраланган дүрт кешене үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100