Пермь фаҗигасе корбаннары: «Университетка керергә хыялланды һәм шунда үлде дә…»
Уку елы ахырында Казан гимназиясендәге фаҗигадән бер тетрәнсәк, яңа уку елы башында кабат шундый тетрәнү. Пермь университетындагы атыш алты кешенең гомерен өзде, 28 кешене имгәтте һәм якыннарын югалткан йөзләгән кешене хәсрәт утына салды.
66 яшьлек Маргарита Энгаус, 19 яшьлек Ярослав Арамелев, Екатерина Шакирова, 18 яшьлек Ксения Самченко, 20 яшьлек Александра Мохова, 26 яшьлек Анна Айгельдина вафат.
«Университетка керергә хыялланды һәм шунда үлде дә…»
Катя Шакирова — Анжелика Шакированың бертуганының кызы.
— Катя — ул фәрештә. Тыныч, ягымлы, мәрхәмәтле бала иде. Ник аның шушы фаҗигагә юлыгуы башка сыймый. Гаиләдә яратып үстерделәр, аны бик яратып, кадерләп үстерделәр, бөтен теләкләрен, башлангычларын хуплап килделәр. Ул университетка керергә хыялланды, керде дә һәм шул университетта шундый газаплы үлемгә дучар булды, — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Пермьнән Анжелика.
Катя Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университетының география факультетында «Гидрометеорология» юнәлеше буенча икенче курста укыган. Йөзү белән дә мавыккан.
«Тузганак кебек таралып торган бөдрә чәчле кыз иде»
Анна Айгельдинаны да абыйсы Анатолий Айгельдин бик якын итеп, «бер фәрештә иде бит ул» дип искә алды.
Анна Удмуртиянең Камбарка шәһәрендә туып үскән удмурт кызы. Университетның химия факультетында магистратурада белем алган. 2021 елның язында, галимнәр командасы белән берлектә, «Кар катламында авыр металлар ятуына мониторинг» темасына фәнни эше дә басылып чыккан.
Пермьнән Дмитрий Антонов Аня белән алты ел таныш булуларын әйтте.
— Аня — искиткеч шат күңелле, күпмедер авантюралы да, гел ниндидер маҗараларга әзер торучы кыз иде. Аның җинаятьче каршына почмактан килеп чыгуы бик кызганыч. Ул магистратураны тәмамлады, бик тырышып укыды, без беренче курстан ук таныш идек, — диде университетта эшләүче Дмитрий.
Анастасия Гринева Аняның якын арада гына кияүгә чыгарга әзерләнеп йөргәнен әйтте. «Туй күлмәкләре дә алып куелган дип ишеткән идем…» — диде.
Наталья Прудникова Анна белән якыннан таныш булуы турында сөйләде.
— Безнең өчен бу зур югалту. Әлегәчә ышанып бетеп булмый бу фаҗигагә. Аня якын дустымның группадашы иде, без барыбыз да шушы университетта, төрле факультетларда укыдык. Аня белән даими аралашмасак та, барыбер ара-тирә юллар кисешә иде.
Соңгы тапкыр язын уртак дустыбызның туган көнендә очрашкан идек. Ә ул соңгы очрашу булган икән… Без көлешеп, шаярышып, яңалыклар белән уртаклашып, киләчәккә планнар корып утырган идек.
Аня ул вакытта магистратураны тәмамлап, диссертация якларга әзерләнә иде. Шул ук вакытта инде эшкә дә кергән иде. Шулкадәр якты, киң күңелле, чибәр, тузганак кебек таралып торган бөдрә чәчле кыз иде ул.
Фаҗигадән соң һәлак булучылар исемлеге чыккач, ул булуына ышанмадым да. Аня бит университетта да булырга тиеш түгел иде кебек! Ә ул бары тик документлар алырга гына килгән булган икән… Кирәк бит — нәкъ шул вакытта ул шушы куркыныч бәлагә тарый.
Без хәзер барыбыз да шок халәтендә, шулкадәр гаделсезлек… Аның якыннары бик кызганыч. Бу бик зур кайгы, — диде Наталья.
Аннага үтерүче аткан мизгел видеокамерага да эләккән.
«Сеңелкәшенең линейкасына килгән иде»
Пермьдә һөҗүм вакытында 19 яшьлек Ярослав Арамелев та һәлак була. Физика факультетының икенче курс студенты кораллы Тимурның юлында очрый.
Ярослав битендә танышларыннан һәм таныш булмаганнардан кайгы уртаклашу сүзләре белән дистәләгән комментарийлар: «Шундый талантлы, тәрбияле, чибәр, әле яшәргә дә яшәргә иде бит. Яп-яшь килеш гомере өзелгән…»
Ярослав 135 нче мәктәпне тәмамлаган булган. 10-11 сыйныфларда сыйныф җитәкчесе Алла Буянова укучысын искә ала.
— Мин елыйм да елыйм. Ахыргача ул түгелдер дип уйладым. Күп балалы, бик әдәпле, тыныч, дус гаиләдән ул. Быел сеңлесен безгә 1 нче сыйныфка китерделәр, абыйсы 9 нчы сыйныфта укый. Әнисе ата-аналар комитетында, оештыру эшләрендә бик булышты.
Ярослав яхшы тәрбияле егет, спорт белән дә, музыкаль мәктәптә скрипка классында да шөгыльләнгән. 10 класста профильле физика һәм математика юнәлеше буенча киткән, робототехника белән шөгыльләнгән, техник иҗат бәйгеләрендә катнашкан. Пермь университетының физика факультетына кергән.
Быел әле әти-әниләре белән мәктәпкә кечкенә сеңелкәшенең линейкасына да килгән иде. Ни өчен аның белән шушы хәл килеп чыкканын аңламыйм, — дип сөйләгән «Комсомольская правда» газетасына.
Оныгын экскурсиягә алып килгән әби…
Пермьнән Елизавета Захарова белән дә элемтәгә кердек.
— Бәхеткә, университеттан барлык таныш дусларым исән-сау. Берсе дәрескә бармаган, икенчесе фаҗигагә кадәр бер ун минут кына алдан бинадан чыгып киткән булган, өченчесе икенче каттагы аудиториядә дәрестә булган, бәхеткә, теге бәдбәхет аларның кабинетыннан каршы якка киткән. Дүртенче бер дустым университетның керү юлында булган, атыш ишетеп, беренче корпуска йөгергән һәм башкалар белән бергә актлар залында бикләнгән, — дип әйтте ул «Татар-информ» га.
Фаҗига көнне мәктәптә икенче сыйныфта укучы 30 бала Пермь дәүләт университетының ботаника бакчасына экскурсиягә килгән була. Экскурсия уникенче яртыда тәмамлана. Шул чакта университет территориясенә коралланган Тимур Бекмансуров килеп керә һәм ата башлый.
Мәктәп укучыларын экскурсиягә бер баланың әбисе озата килгән. Ул — Пермьдә танылган табиб Маргарита Энгаус була. Тимур Бекмансуров табибны атып үтерә.
Аткан тавышларны ишеткәч, мәктәп укучылары агачлар арасына җиргә ята, телефоннарын сүндерәләр, аларга олылар команда биреп тора.
Маргарита Геннадьевна Энгаус — эндоскопист, ул 43 ел дәвамында шәһәр һәм край халкын дәвалаган. Хезмәттәшләре аны бик яхшы дус, мәрхәмәтле кеше һәм бик оста белгеч иде дип искә ала.
«Александраның киләчәге яхшы булыр дип ышана идем»
Александра Мохова университетның гамәли математика һәм механика факультетында гамәли математика һәм информатика юнәлешендә белем алган.
— Проблемалары булса да, берәр хәл килеп чыкса да, Александра гел күтәренке кәефтә калып, бар кешегә дә мәрхәмәтле иде. Аның белән рәхәтләнеп ачылып сөйләшеп була иде. Мәктәптә дә яхшы укыды, , аеруча математиканы яхшы белде, аның киләчәге бик яхшы булыр дип ышана идем гел. Укытучылар да канәгать иде аннан. Ул укытучы булырга теләгәнен беләм, — дип сөйләгән «МК» га Александраның классташы.
Тагын бер корбан
Ксения Самченко университетның география факультетында «Гидрометеорология» юнәлеше буенча икенче курста укыган. Мәрхүмә Катя Шакирова белән дуслар булганнар.
«Һәркем стрессны үзенчә кичерә»
Пермь университеты мөгаллиме Олег Сыромятников атыш вакытында рус әдәбияты буенча лекциясен туктатмаган. Аның аудиторияне бикләп куеп сөйләвен дәвам итүен уку йорты җитәкчелеге дөрес гамәл дип бәяләгән.
— Бу очракта ул дөрес эшләгән. Лекцияне дәвам итүенә килгәндә, һәркем стрессны төрлечә кичерә. Тынычлыкны саклап, паникага бирелмәү мөһим иде бу очракта. Университет барыбер бу фактны тикшерәчәк, — дигәннәр вуздан.
Химия факультеты доценты Александра Юминова да студентларны коткарган дип бәяләнә. Атыш башланганда, ул өченче курсларга лекция укыган.
— Дәрес башланып, берничә минут үтүгә, петарда тавышын хәтерләткән шартлаулар ишеттем. Ишеккә ике тапкыр ату булды, берсе ачкыч тишегенә эләкте. Ниндидер янган ис, дары исе таралды. Аудиториянең беренче ишеге ябылып кына куелган, ә калганнары баштан ук ачкычка бикләнгән иде. Студентлар миңа ачкычка бикләнмәгән ишек янында парта һәм урындыклардан баррикада корырга ярдәм итте, ишек тоткасын ноутбук сумкасының каешы белән дә тарттырып куйдык. Тәрәзәләрдә жалюзиларны төшердем. Студентларның бер өлеше укытучы өстәле артында, икенче өлеше еракта парта һәм урындыклар артына качты.
Аннары хокук саклау органнарына шалтыраттым, дүртенче тапкырдан гына шалтыратып булды. Аннары ярдәм көттек. Үзебезне кулда тотып, хафага бирелмәскә тырыштык. Бер сәгатьтән безне чыгардылар, — дип сөйләгән укытучы.
Әнисе Тимурның хәрби тематикалы сайтларда утыруын таныган
Тимур Бекмансуровның әти-әнисе аерылышкан кешеләр. Әтисе — хәрби, кайнар нокталарда да хезмәт иткән, хәзер Самара өлкәсендә хезмәт итә.
Тимур Бекмансуров полицейскийларга каршылык күрсәтә, аңа аталар. Аның аяклары, корсагы, күкрәге яраланган. Ул хастаханәдә, табиблар аңа операцияләр ясаган. Аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм булу җәзасы яный.
«Комсомольская правда» га чыганак сөйләгәнчә, әнисе улының корал алганын белгән. Сораштыруда ул ире һәм улы арасында корал турында берничә тапкыр сөйләшү булганын, ләкин үзе өйдә корал тотуга каршы булганын әйткән. Ә улы аны барысы да закон буенча, рөхсәт белән булачак, дип ышандырган. Әнисе улын тәртипле, акыллы, тыныч, яхшы укып, вузга укырга керүен искәрткән. Психикасында тайпылышлар сизмәгәнен, конфликтлар да тумаганын, ярсулы халәте булмавын әйткән. Шулай да, ул улының гел Интернетта һәрвакыт компьютер уеннары белән мавыкканына, хәрби тематикалы сайтларны өйрәнүенә эче пошканын таныган.
Психиатр белгечләр арасында Тимурда шизофрения авыруы булуын әйтүчеләр бар. Шулай ук алар көз һәм яз — мондый чирләр кискенләшү чоры булуын искәртеп, коралга рөхсәт бирүче табибларга бик игътибарлы булырга кирәклеген әйтә.