Пермь университетында атыш: «Сез кичергәнне без кичерәбез инде хәзер…»
Бүген Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университетында көндезге 11 ләр тирәсендә атыш була. Алты кешенең гомерен алып киткән, 28 кешене яралаган бәндәнең вәхши гамәлләре турында хәбәрне ишетүгә, Казанда 11 майда 175 нче гимназиядәге вакыйгалар кабат күңелне сызып үтте.
Атучы — 18 яшьлек Тимур Бекмансуров үзе дә Пермь университетының беренче курс студенты булган, юридик факультетта «суд экспертизасы» белгечлеге буенча белем алган.
Шаһитләр сөйләвенчә, атучы бинага бер каршылыксыз үтеп кереп, беренче каттагыларга ата башлаган. Аннары 8 нче корпуста шулай ук төрле якка ата башлый. Студентлар һәм укытучыларның бер өлеше бинадан чыгып кача, аудиториягә кереп бикләнгәннәре куркуыннан тәрәзәләрдән дә сикергән.
Университетның сакчысы җинаятьчене кертмәскә тырышып караган, тик Тимур аны атып үтергән. Аннары аның 30 лап тапкыр атканы билгеле.
«Бүген килмәячәген әйтте ул, мин староста булгач, кисәтеп куйды»
Студентлар атышның беренче минутларын тасвирлый. «Лента.ру» га сөйләүләренчә, беренче минутларында аудиториядә бикләнеп, ярдәм көтә башлыйлар. Кайбер кабинетларда укытучылар лекцияләрне дәвам иткән.
«Без беренче корпуста идек. Атыш турында „ВКонтакте“ әңгәмәсеннән генә белдек, атышны ишетмәдек. Тыныч кына баррикада корып, парта артына идәнгә яттык», — дип язган укучыларның берсе.
Массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук, Пермь университеты геология корпусында укытучыларны лекцияләрне туктатмавы, ишекләрне бикләмәве турында да языла. «Бездә лекция, укытучыга барыбер. Ул хәтта ишекне бикләмәде. „Бездә лекция, игътибарны читкә юнәлтмибез“, - дип кенә әйтте. Без торып, үзебез ишекне яптык һәм утны сүндердек», — дигән студент кызларның берсе.
Группа старостасы Тимурның курсташларына бүген дәресләргә килмәве турында алдан хәбәр иткәнен сөйләгән. Ул шулай ук Тимурның коралы булуын яшермәгәнен дә искәрткән. «Бүген килмәячәген әйтте ул, мин староста булгач, кисәтеп куйды. Коралы турында әйткәне бар иде. Ул 60 нчы мәктәптә укыды, мин аның белән өйгә кайта идем», — дигән.
«ВКонтакте» Тимурның сәхифәсен япканчы, аның манифестын күпләр укып өлгергән. Анда кешеләргә нәфрәт чагыла. Ул бернинди сәяси максатларны күздә тотмавын, утлы коралга акчаны 10 нчы сыйныфтан бирле җыйганын әйтә. Әгәр коралга рөхсәт ала алмаса, акчаны транспорт йөртү курсларына сарыф итәргә әзер булуын да язган. Ул экстремист булмавын, җинаяте теракт булмавын әйткән.
«Сез кайчан да булса үзегезнең кайда яшәвегезне сизә идегезме? Кеше кыяфәтен югалткан алкашлар кибеткә спирт эзләп бара, җәмәгать транспортында карт хашәрәтләр бер-берсенең бугазына ябышырга тора, хезмәт күрсәтү өлкәсендә юньсез бәнәдәр һәм башка кабәхәтләр. Социаль түбән катламда биомусор, ләкин зыялылар да бер биомасса, гәрчә файдасыз яшәүләре өчен ресурслары күбрәк булса да.
Урамда пычрак, чүп-чар, өй тирәсендә күселәр чабыша, һәркайда иске бертөсле хрущевкалар.
Кешеләр белән аралашу һәрвакыт авыр иде, аларның эмоцияләрен аңламый идем. Башлангыч мәктәптә үк кешеләргә тилмерү, газап китерүнең үземә ошаганын аңладым», — дип язып калдырган.
Шикләнелүче коралга рөхсәт алу өчен медицина тикшерүен узган. Башта үзе укыган мәктәпкә һөҗүм итәргә уйлаганын, аннары Пермь университетын сайлаганын да әйткән.
Уку йортында кисәтү системасы эшләмәгәне билгеле.
Ул тоткарлаган вакытта үзен дә атып үтерерләр дип әзерләнгән. Бу план ул уйлаганча ук килеп чыкмаган. Аны атып яралыйлар. Ул шунда ук яраларыннан үлгән дигән дөрес булмаган мәгълүмат та таралган иде.
ЮХИДИ хезмәткәре Константин Калинин экипажы фаҗига урынына беренче килеп җитә. Студентлардан сораштырып, Бекмансуровның икенче катта булуын белеп, шунда менә. Ул Тимурдан коралны ташлап бирелүен таләп иткән, Тимур җавап итеп ата башлый. Калинин да шуннан соң ут ача, Бекмансуровның күкрәгенә һәм аякларына ата.
«Мин Дзержинский 10 адресы буенча сменада идем, авария рәсмиләштереп торган вакытыбыз иде. Кабинетка берәү йөгереп керде дә, университет янында атыш дип хәбәр итте. Иптәшем белән тикшерергә бардык. Университеттан йөгереп чыгучыларны күрдек, атыш та ишетелде. Иптәшем кешеләрне эвакуацияләде, ә мин керү ишеге янына барып, шаһитләрдән, атыш кайда, дип сорадым. Икенче катта диделәр. Бинага беренче катка кереп, коралланган кешенең баскычтан төшкәнен күрдем. Мин аңа „ташла коралыңны“ дип кычкырдым, ә ул коралын миңа төбәде һәм атты. Аннары мин дә аттым. Егет егылды, коралын патроннарын читкә алып куеп, беренче ярдәм күрсәтә башладым», — дип сөйләгән полициянең кече лейтенанты Константин Калинин.
Мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнә алган һәм, бәхетенә, параларга соңга калып килүчеләр сүзе:
Яна Бурмантова: Безнең сигезенче, әллә алтынчы корпуста паралар булырга тиеш иде. Килеп, ишекне ачам дигәндә, пыяла ватык, канга баткан. Миңа бер ир: «Кермә, анда бер кешене аттылар», - дип кычкыра.
Илдар, студент: Мин бишенче катта идем, бикләндек, безне чыгардылар. Ә ул икенче катка гына менеп җиткән булган.
Атышта яраланганнар исемлегендә Сергей Юматов исемле егет бар. Аның классташы Руслан Лотфуллин белән элемтәгә чыккач, ул Сергей белән таныш булганын, аның белән бергә укыганын раслады. Руслан «барысы да яхшы булыр, Сергей тернәкләнер» дигән теләген җиткерде.
Атучы кем?
Тимур Бекмансуров Пермьнең Новороссийский урамындагы күп катлы йортта әнисе белән 70 квадрат метрлы фатирда яшәгән. Ул әтисен беркайчан да күрмәгән. Әнисе башта бухгалтер, аннары конкурс идарәчесе булып эшләгән. Алар турында күршеләре начар сүз әйтмәгән - исәнләшеп йөри торган гадәти гаилә.
Тимурның әтисе russian.rt.com сайтына сөйләвәнчә, улы бары тик компьютерлар белән кызыксынган һәм әнисе белән Пермьдә яшәгән. Әтиләре Самарада тора.
«Шок хәлендә мин, әле рәткә килә алмыйм. Нишләде ул?! Башта миңа әни шалтыратып, шундый хәл дип хәбәр итте. Мин шок хәлендә элекке хатыныма шалтыратам, ул полициядә иде. Ул да шокта, амеба кебек, берни рәтләп әйтә дә алмады.
Элегрәк улымнан «ник берәр кая чыгып кермисең» дип сораганда да, «юк, йөрисем килми, мин компьютерда утырам» дия иде», — дип сөйләгән.
Тимур Бекмансуров коралны рәсми рәвештә алган. Казандагы атыштан соң аның өенә килеп коралын тикшереп тә киткәннәр. Төркемдәшләре бу егетнең кешеләрне үтерергә теләге булуын әйтә - бу хакта ул үзе дә әйткәләгән. Аның утлы коралы бар икәнен белә торып та, беркем дә моны чынга алмаган. Укытучы начар билге куйгач, ул "мин корал сатып алам да бөтенегезне атып бетерәм" дип әйткән булган.
Атуга ул ярты ел әзерләнә. Март аенда ау мылтыгы алырга рөхсәт сорый һәм комиссия үтә. Апрель аенда корал тотарга өйрәнә, лицензия ала һәм 20 мең сумлык төрек мылтыгы сатып ала. Май аенда корал сакларга рөхсәт ала. Июнь аенда атарга өйрәнә, августта патроннар ала.
«Хаталары да юк, җөмлә төзелешләре дә дөрес, ул бит начар укучы булмаган»
Пермь университеты мөгаллимнәренең берсе — фәннәр кандидаты Айдар Кузаев та бүген үзе шунда булганын, ләкин берни күрмәгәнен әйтте. «Бәхетемә, миңа кагылмады бу атыш», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Пермь өлкәсе Барда районы «Таң» газетасы баш редакторы Эльмарт Уразов белән дә элемтәгә кердек.
— Искитәрлек хәл. Казанда булганнан соң тәртип, сакны ныгыттылар да кебек, кабат шушы хәл. Яшьләргә нәрсә җитмәскә мөмкин? Укуда артта калганга, укудагы проблема белән бәйле түгел бит инде ул андый фаҗига! Әллә аның түбәсе кыек буламы андый кешенең? Барыбыз да аптырашта. Бөтенләй көтелмәгән хәл. Әле тотрыклык бар идек кебек. Әллә нәрсә булды… — диде ул.
— Бу егетнеі мөселман булуы күңелне җәрәхәтли. 18 яшьлек егет, юрфакка кергән, аның язмаларын укып карыйбыз, хаталары да юк, җөмлә төзелешләре дә дөрес, ул бит начар укучы булмаган. Гаиләдәме, җәмгыятьттәме — каян эзләргә сәбәбен…
Бик авыр инде. Бүген командировкага барып кайттык, шуны да яза алмыйча утырам әле менә. Ике балам мәктәптә укый, җибәрергәме мәктәпкә-юкмы…
Ул сакчы бер кешегә каршы торырлык булырга тиештер бит инде, ничектер кертмичә калырга мөмкиндер бит инде. Ике кеше булса әле бер хәл, бергә бер булганда, ничек шулай кереп киткән?!
Алты кешенең гомере бер дә юкка өзелде, зыян күргән 28 кешегә медицина ярдәме күрсәтелә, 19ы утлы коралдан яраланган. Ул бит гомерлеккә психикага зыян килә дигән сүз. Тәрәзәләрдән сикерүчеләрнең аяклары да сынган булуы бар. Мәктәпкә, югары уку йортларына балаларны җибәрергә куркып торабыз.
Фаҗига булган вузда эшли торган якташ яшь галимебез турында язабыз. Айдар Кузаев шунда укыта иде, химик, фәннәр кандидаты. Бардадан күпме кеше укый, яралылар арасында бардалылар юкмы икән дип борчылабыз.
Минемчә, фаҗига сәбәпләренең берсе — компьютер уеннары. Бала-чагалар «мин сине үтерәм, атам» дип компьютерда уйный. Шушының нәтиҗәсе инде бу. Ачы җимешләрен күрәбез менә хәзер. Шуны туктатырга кирәк.
Аны бит бер полиция хезмәткәре аткан. Ә болай аны тотып та булмас иде әле. Тагын ничаклы кешене җәрәхәтләгән булыр иде…
Кемнәр бу бәлага тарыган, кайгыларын уртаклашабыз. Сез Казанда кичергәнне без кичерәбез инде хәзер, — дип уртаклашты редакция хезмәткәрләренең берсе.
Пермь татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Хәлил Фәрвәзетдинов фаҗиганең төбендә миллилек түгел дигән фикердә.
— Соцчелтәрдә берни язмыйм. Ажиотаж тудырасым килми. Әле берни төгәл билгеле түгел. Үтерү сәбәпләре нидәдер… Ул бит үзе «милли һәм дини сәбәп түгел» дип яза.
Балалар да татарча сөйләшми, урыслашканнар күп инде хәзер. Бу да шундый ук яшь егет. Соцчелтәрдә «фаҗига милли җирлектә» диләр, мин ул теманы хупламыйм. Ул дөрес түгел. Бу очракта аның гамәлләрендә милләт роль уйнамый. Казан атучысы белән бәйлелек турында да сүзләр әлегә юк, — дип сөйләде Хәлил әфәнде.
Фаҗига буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте (ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.