Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәләдә һәлакәткә юлыккан самолет очучыларының соңгы сүзләре нинди булган?

Очучыларның диспетчер белән соңгы сөйләшүләреннән аңлашылганча, самолетның бер двигателенә ут каба.

news_top_970_100
Минзәләдә һәлакәткә юлыккан самолет очучыларының соңгы сүзләре нинди булган?
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанның Минзәлә районында парашютчыларны һәм инструкторларны утырткан L-410 очкычы 10 октябрьдә җиргә килеп төште. Фаҗигага юлыкканчы пилотларының диспетчерга әйткән соңгы сөйләшүләре телеграм-каналларның берсендә чыкты.

Экипаж: Очып киттем, 1,5 мең җыйдым.

Диспетчер: Рөхсәт бирәм.

Экипаж: Двигатель эшләми, төшәргә [экипаж кабат аэродромга төшәргә рөхсәт сорый].

Диспетчер: Биеклек, тизлек?

Экипаж: Контрольдә тотам.

Экипаж: Төтен.

Бу очучыларның соңгы сүзләре була. Самолет җиргә төшеп бәрелә. Очкыч бортында барлыгы 22 кеше булган, шуларның икесе очучылар, калганнары парашютчылар. 22 кешенең 6сы гына — очкычның арткы өлешендә утырган кешеләр генә исән калды. 

Әңгәмәдән раслаганча, һава судносының бер двигательле ватыла — ул төтенли башлый. Самолет һавага күтәрелгәннән соң очучылар белән элемтә бер минуттан соң югала. Шаһитлар әйтүенчә, самолетны аэродромда утырта алмаячакларын аңлагач, очучылар очкычны торак йортлардан алып китәргә тырышкан. Самолет җиргә утырганда ул әйләнеп каплана.

Фаҗиганең корбаннары азрак та булыр иде, әмма кызганыч, җиргә утырганда очкыч туктап торган «Газель» машинасын эләктерә.

Очкычка парашютчыларны күп итеп утыртканнар дигән фараз да бар. Шулай ук машинаның иске булуы — 1987 елдан бирле очуы да бәла-каза китереп чыгарган булуы ихтимал.

Минзәлә хастаханәсе янында: «Әнисенә улын көтмәскә куштылар, моргка алып киткәннәр..»

Социаль челтәрләрдә: «Мин дә шушы самолетка утырып, парашюттан сикергән идем»

«Зәңгәр күк — кара үлем»: Минзәләдәге самолет һәлакәтендә һәлак булучылар исемлеге

Һәлак булган пилотның кызы: «Әтинең двигательләрнең эштән чакканын әйткәне булды»

«Ык кипкәнен төшендә күргән». Фаҗига алдыннан Илнарның туганнарына рас төшләр кергән

Парашютчылар утырган самолетның һәлакәткә очраган мизгеле видеокамераларга эләккән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100