Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зәңгәр күк — кара үлем»: Минзәләдәге самолет һәлакәтендә һәлак булучылар исемлеге

Кичә Минзәләдә һәлакәткә очраган L-410 һава судносында 16 кешенең гомере өзелде.

news_top_970_100
«Зәңгәр күк — кара үлем»: Минзәләдәге самолет һәлакәтендә һәлак булучылар исемлеге

Михаил Беляев — Татарстан, 60 яшь

Тәҗрибәле очучы, L-410 һава судносы командиры. 1979-1989 елларда Совет Армиясе составында хәрби хәрәкәттә катнашкан. Михаил Беляевның кызы Анастасия әтисенең чын профессионал булуы турында сөйләде. Ул барлык кагыйдәләрне катгый үтәгән. «Инструкцияләр кан белән язылган, аларны үтәргә кирәк», — дип әйтә торган сүзе булган.

Александр Зыков — Татарстан, 61 яшь

Тәҗрибәле очучы, пенсиягә чыкканчы ул гражданнар авиациясендә «Бегишево» аэропортында эшләгән, Минзәлә аэроклубының иң яхшы очучыларының берсе булган. Сыйныфташы аның турында истәлекләрен сөйләде. «Александрның әти-әнисен беләм. Саша аларны бик нык яратты. Гел ярдәм итеп торды. Тәрбияле, игелекле, эш сөючән булды. Кирәк чакта, ярдәм кулын сузарга әзер иде», — ди танышлары.

Сергей Кузенко — Татарстан, 49 яшь

Тандем-инструктор, тандемда 6500 тапкыр сикергән. Аэроклубта ул парашютчы-инструктор һәм өлкән тандем-мастер булган. Яшь космонавтларны әзерләгән.

Олег Кублицкий — Чиләбе, 36 яшь

Тандем-инструктор, 2021 елда ул Чиләбе өлкәсеннән Минзәлә районына күчеп кайта. Аның хатыны һәм ике кечкенә баласы ятим калган.

Игорь Алексеев — Удмуртия, 52 яшь

Ул парашют спорты буенча спорт мастеры булган. Ижауда риэлтор булып эшләгән. Парашют белән сикерү өчен Удмуртиядән Татарстанга махсус килгән булган.

Павел Музыченко — Санкт-Петербург, 42 яшь

Бизнесмен, былтырСанкт-Петербургтан Башкортстанга күчеп кайта. 2021 елның май аена кадәр Башкортстанның Конгресс-бюро оешмасын җитәкләгән. 2001 елдан ивент-индустрия өлкәсендә эшләгән, күргәзмәләр оештырган.

Динар Дәүләтгәрәев — Башкортстан, 44 яшь

Бизнес-коуч булып эшләгән. Бер ел элек парашютта очу белән кызыксына башлый. Эльбруска күтәрелгән булган.

Илнар Гайфуллин — Татарстан, 30 яшь

Беренче тапкыр парашют белән сикерергә тиеш булган. 30 сентябрьдә туган көне, шунда аңа парашютта сикерергә сертификат бүләк иткән булганнар. Туган көнендә Инстаграм аккаунтында: «Мине котларга һәм нидер җибәрергә кирәкми. Бары тик минем өчен дога кылыгыз. Аллаһы Тәгалә дөрес юлдан алып барсын, әти-әнием өчен лаеклы ул, хатыным, апам өчен таяныч, дусларым өчен тугры дус булуым өчен дога кылыгыз», — дип язган. 

Бер ел элек өйләнгән булган. Инструктор белән тандемда сикерергә тиеш була.

Ксения Самигуллина — Башкортстан, 19 яшь

КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтының икенче курс студенты. Инструктор белән тандемда сикерергә тиеш булган.

Равил Шәрәфетдинов — Татарстан, 47 яшь

Эшмәкәр, Чаллыдан. Ун елдан артык парашют спорты белән шөгыльләнгән. Космонавтларны әзерләүдә ярдәм иткән.

Ольга Минибаева — Татарстан, 26 яшь,

Минзәлә кызы, үзе генә сикерергә тиеш булган.

Андрей Тимофеев — Татарстан, 39 яшь

Ул үзе генә сикерергә тиеш булган.

Дмитрий Филинов — Удмуртия, 47 яшь

Спорт мастеры кандидаты. Ул очучыларны фото һәм видеога төшерергә тиеш булган.

Константин Цывинский  Башкортстан, 18 яшь

Ул — очкычтагы иң яшь кеше. 4 октябрь көнне генә туган көне булган. Ул Уфа дәүләт авиация университетына укырга кергән булган. Аның белән бергә абыйсы Александр да сикерергә тиеш булган, әмма язылып өлгермәгән, шул рәвешле исән калган. Константин тандемда сикерергә тиеш булган.

Денис Прохоров — Татарстан, 49 яшь

Профессиональ парашютчы, Минзәлә аэроклубы инструкторы. Күп еллар парашюттан сикерү белән шөгыльләнгән.

Виктория Соловьева — Татарстан, 45 яшь

Ул инструктор белән бергә сикерергә тиеш булган.

Профессиональ парашютчылар социаль челтәрләрдәге язмалар астында «BSBD» аббревиатурасын гына язып калдыра. Инглиз теленнән тәрҗемәсе «зәңгәр күк — кара үлем» була. Самолет һәлакәтендә һәлак булган кешеләрнең мәетләрен бүген Чаллыда туганнарына тапшырдылар.

Һәлак булучыларның якыннарына, туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен! Тирән кайгыларын уртаклашабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100