«Ык кипкәнен төшендә күргән». Фаҗига алдыннан Илнарның туганнарына рас төшләр кергән | intertat.tatar

«Ык кипкәнен төшендә күргән». Фаҗига алдыннан Илнарның туганнарына рас төшләр кергән

Парашют белән сикерү хыялы чынга ашар дип барган җирендә үлеме сагалып торыр дип кемнәр чамалаган бит?! 30 сентябрьдә 30 яшен тутырган Мөслим егете Илнар Гайфуллин 10 октябрьдә Минзәләдәге авиаһәлакәттә фаҗигале төстә һәлак була. Парашюттан сикерү өчен сертификатны туган көненә бүләк иткән булалар.

Минзәлә районында 10 октябрьдә L-410 самолеты җиргә килеп төшә. Аның бортында ике пилот һәм 20 парашютчы булган. Һәлакәттә 16 кеше үлде, тагын алтысы төрле имгәнүләр алды. Пилотлар самолетны йортлардан читтәрәк басуда утыртырга тырышса да, ул әйләнеп капланган. 22 гаиләнең тормышын шулай кара пәрдә каплады.

Илнар Гайфуллин хатыны Альбина белән былтыр никах укытып, әле быел 7 нче августта гына туй гөрләтәләр. Фаҗига көнне дә алар бергә булалар, Альбина рухи көч биреп торырга гына барган була, самолетта күтәрелгәннәрен дә, килеп төшкән мизгелләрен дә үз күзләре белән күрә. Бу хакта «Татар-информ» га туганнары сөйләде.

«Хезмәт сөючән, позитив, гаҗәеп кеше иде»

— Бу хакта бөтен дөньяга сөйлисе, гаиләбез, якыннарыбызның кайгысы белән уртаклашасы килә. Илнарның нинди яхшы кеше булганын бөтен кеше белсен! Ул шулкадәр тәрбияле, кешеләргә хөрмәт белән карый торган, ачык, тормышны яратучы, хезмәт сөючән, позитив, гаҗәеп кеше иде. Теләсә-нинди компаниянең җаны иде ул. Аңа бар уңай сыйфатлар да хас. Илнарга күптән түгел 30 яшь тулды, нефть сәнәгате өлкәсендә шактый яхшы карьерага иреште, ике югары белеме бар. Үз көче белән фатир, машина алды, бик яхшы кызга өйләнде. Әти-әниләренә булыша, аларны бүләкләргә күмә, кайгырта иде. Илнар кебек кешеләр бик аздыр. Ул һәммә кешегә үрнәк иде. Бу әти-әниләре, хатыны, апасы, туганнары өчен бик зур үкенечле югалту. Әти-әниләре Илдар абый белән Люция апа, апасы Лилия, хатыны Альбинага Аллаһ ярдәм бирсен, — дип сөйләде Илнарның туганнан туган абыйсының хатыны Гүзәл Абдуллина.

Ул безгә Альбинаның аэродромда очышларын күзәтеп көтеп торганын әйтте. Илнар сикерү турында хыялланган булган һәм бу хакта әйткән дә. Аңа туган көненә 30 сентябрьгә парашюттан сикереп карау өчен сертификат бүләк иткәннәр.

Илнарны кичә Мөслимдә җирләгәннәр.

— 300 ләп кеше җыелды, урамда машина белән үтәрлек урын да калмаган иде. Аның кадәр кеше һәм машина күргәнем юк иде әле. Альбинага бик авыр. Безнең җирләгәндә сөйләшерлек хәл дә юк иде, бер сүзсез кочаклашып елаштык та елаштык, — диде Гүзәл.

«Төнлә чакырсалар да чыгып китә иде»

Илнарның әтисе Илдар абый белән элемтәгә кереп, тирән кайгыларын уртаклаштык.

— Акыллы иде. Кечкенәдән хоккейны яратты, хоккейга йөрде. Башта Мөслимдә, аннары Әлмәттә эшләгәндә дә уйнады. Техниканы яратты. Соңгы вакытта себергә китеп-кайтып эшләп йөрде, вахтада. Чаллыда өйләнгәнче үк ике бүлмәле фатир алган иде. Безгә, әти-әнисенә, бик яхшы мөгамәләдә булды. Аракы эчмәде, тәмәке тартмады, мәчеткә җомгаларга йөри иде. Вахтадан кайткан вакытында Газельдә дә йөрде, төнлә чакырсалар да чыгып китә иде, — дип еламсырап кына сөйли алды Илдар абый.

Ул улы белән соңгы тапкыр җомга көнне сөйләшкәнен әйтте, Илнар аңа Чаллыдан шалтыраткан булган.

Илдар абый Илнарның 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Чаллы техникумына кергәнен, аны бетергәч, Әлмәт нефть институтында белем алганын әйтте. Икенче югары белем алырга дип Ижевск институтына да кергән булган, быел магистратураны тәмамлап, имтиханнар тапшырып йөргән, диплом алырга әзерләнгән. Илнар Төмән якларында үз һөнәре буенча эшкә урнашкан булган. Нефть сәнәгатендә бораулау буенча китмәкче булганын әйтте.

«Соңгы тапкыр кайтканда, күзендә нур булмаганын сиздек»

Илнарның бертуган апасы Лилия Гарипова энекәше белән бик җылы мөнәсәбәттә булганын, Илнарның үзенә эчен бушатканын, серләре белән дә уртаклашканын сөйләде. Лилия хәтта элегрәк парашют белән сикерү турында сүз чыккан вакытта, кирәкми ул сиңа дип, энекәшен кире күндерергә дә тырышып караган булган. Тик фаҗига көнне аның Минзәләгә аэроклубка барасын әти-әниләре дә, Лилия дә белмәгән икән.

— Без гаиләдә икәү, яшь арасы бер генә ел. Аңа да карамастан, ул миңа яратып, «Апам» дип дәшә иде. Бергә уйнап үстек. Ул кечкенәдән шук иде, бик төпченеп, иснәнеп, маҗаралар эзләп, мавыгучан кеше иде. Ниндидер кыңгыр эше булса, тәрәзә пыяласын, я булмаса, әнинең савытын төшереп ватса да, «әниләр ачулана инде хәзер» дип елый иде. «Курыкма, мин сине яклыйм» дип юата идем. Әниләр кайткач та, «аны мин ваттым» дип, гаепне үз өстемә ала идем.

Бакчада да бер группага йөрдек, урамга чыкканда да киенергә булыша идем. Кечкенәдән үзем карап үстердем. Мин укырга кердем, икенче елга ул керде. Уйнап туймадым дип, 8 яшьтән генә барды ул мәктәпкә. «4», «5» кә укыды. Әниләрнең йөзләренә бер кызыллык китермәде. Бар яктан да актив: футбол, хоккей, уен коралларында уйнау, җыр-бию дисеңме — бернәрсәдән дә калмады. Ут кеше иде ул. «Ничек ул ут кеше юкка чыкты» дип язалар миңа. Шулкадәр күңеле ачык, якты иде. Бер кешенең беркайчан гозерен кире какмады. Берәр кеше «булыш әле, Илнар» дип килсә, соңгысын салып булса да булыша иде.

Миңа да гел ярдәм итте. «Апай, мин синең терәгең, берәрсе рәнҗетсә, миңа әйт, бөтенесен хәл итәм» дия иде. Минем балаларымны ул миннән дә катырак яратты төсле. Малайларыма «әниегез җәберләмиме, ачуланмыймы анда» дип, гел аларны яклаган булып, төрле урыннарга йөртә иде. Вахта ысулы белән эшләргә себергә йөрде, эштән кайткач та, «килеп алыйм әле, малайларны паркка алып барам» дип алып китә иде. Самими, бала җанлы иде ул. Көлдереп, шаяртып, бөтен кешенең күңелен күрә белде. «Иии, апаем, бала-чага инде син» дип, көлә идем мин аннан. (Мөслим якларында энекәш, сеңелкәшләргә «апаем» дип дәшәләр — җирле сөйләш — Т.И. искәрмәсе).

Миңа килгәч, бушана иде, киңәш сорап, болайрак эшләсәк нәрсә булыр икән, дип икәүдән икәү тормыш, авыр темаларга сөйләшә идек.

20 сентябрьдән соң Мөслимгә кайтып килде ул, шунда соңгы тапкыр күргәндә, күзендә нур әлллә ни булмавын сиздек. Без аның белән соңгы тапкыр сөйләшкәндә авыр темаларга, нигәдер үлем турында сөйләштек, әйтерсең, сизенгән кебек. Ул гадәттә йөз тапкыр төпченеп-төпченеп, эченә кереп сораша иде. Бу юлы ул бик тыныч булды. Аптырадык хәтта. Диплом алыр алдыннан шундый халәттәдер дип уйладык. Ижауда диплом яклау процессы, имтиханнар бирү вакыты иде аның. Быел ял итәргә дә бармыйм, бөтен көчне диплом алуга куям дигән иде. Яңадан тагын киләм синең яныңа дип киткән иде, насыйп булмаган, — дип сөйләде Лилия.

«Тәрәзәмә берничә тапкыр кош килде»

Ул энекәшенең үлеме алдыннан сәер билгеләр дә күп булганы турында сөйләде.

— Берсендә төнге 3 тә иртәнге намаз алдыннан тәрәзәгә чыпчык килде һәм чыркылдап утыра. Үлеменә кадәр бер ун көн кала бу. Кош килсә, хәбәр килә диләр бит. Яхшыга гына булсын дидем. Бер-ике көннән көндезге 12 гә азан әйткәндә икенче тәрәзә төбенә тагын чыпчык килде, бераздан очып китте. Аннары үлеменә бер-ике көн кала өч тапкыр сары песнәк килде. Килә-китә…

Үлемгә юрый торган төшләрне күп күрдем, начар уйларны куарга тырыштым. Соңгы төшемдә әти белән апаем икесе дә шат күңеллеләр иде. Гадәттә, ир кешене төштә күрсәң, яхшыга юрарга кирәк бит…

Өстәл пыяласына тәлинкә төшеп, пыяласы чатнады. Тәрәзә төбеннән ваза төшеп ватылды. Улым сәгать-телефонын мәктәптән кайтып өстәлгә куйган иде, бераздан юк булды. Таба алмадык. Менә шундый сәер югалтулар күп булды.

Илнарның үзенә дә бер көн алдан төш кергән булган. Хатыны белән күпердән чыгып баралар икән, шул Ык елгасы кипкән дип күргән. Әтигә сөйләгән булган.

Илнар үләр алдыннан төш күрдем дип, туганнар арасында сөйләүчеләр күп булды. Өстәл артында кунаклар утыра, Илнар ишектән берүзе чыгып китте, дип сөйләделәр.

Ул парашюттан сикерәм дип күптән хыяллана иде. Берничә тапкыр инде «кирәкми, ник кирәк ул сиңа» дип, киресенә күндерә идем. Бу юлы беребез дә белмәдек, кайчак җизнәсенә миңа әйтмәгән әйберне дә әйтә иде. Сәер, Илнар юк-бар сорау белән баш катыра иде, радарлардан югалды әле бу арада дип, ирем дә аптырап әйтеп куйган иде. Якшәмбе фаҗига көнне иртән өйгә кереп чыккан ул. Әни сөйләвенчә, киемнәрен алмаштырган да, чыгып киткән. Әнигә кая барасын әйтмәгән. Кире күндерерләр дип уйлагандыр инде, — ди Лилия.

-нар га беткән исемнәр начар, «нар» утны аңлата, бар кешегә дә килешми, диләр. Үземнең исемем дә Гөлнар булгач, миңа бу хакта, еш булмаса да, ишетергә туры килгәли. Лилия сүзләренчә, Илнар да үз исеме утны аңлата дип әйткәне булган, тик исемне алмаштырырга кирәк дип әйткәне булмаган.

«Апаем, соңгы туеңа күпме кеше килгән дидем…»

Лилия фаҗига көнне коточкыч хәбәрне ишеткәч, кара исемлекне күргәч кичергән хисләре белән дә уртаклашты.

— Интернетта үлгән кешеләр исемлеген күрдем дә, йөрәгем жу итеп куйды. Безнең Илнар булмаса гына ярар иде дим, шалтыратам үзенә — алмый. Хатынына шалтыратам, озак кына җавап бирмәде башта. Аннары елаган тавышыннан аңладым. «Илнар үлдемени» дим. «Без әлегә берни белмибез, әйтмиләр», ди. Бу вакытта инде сәгать 11 ләр булгандыр. Альбина иремә шалтыратып әйткән булган икән, ул Чаллыга БСМП га килгән. Тик озак кына рәсми мәгълүмат булмагач, бәлки, реанимациядәдер дип өметләндек. Күпмедер вакыт шулай билгесезлектә үтте. Реанимациядә андый фамилия юк, моргка да китермәгәч, интернеттагы мәгълүматка гына ышанасы килмәгән иде. Аннары ирем әнигә «үлгән инде Илнар, көтмәгез» дип шалтыратып әйтергә мәҗбүр булган.

Кичә көне буе караңгы иде көн, якшәмбе бу хәбәрне күргәч, туганнардан беркем йоклый алмаган. Җир белән күк тетрәде бу яңалыктан. Ул төнне сәгать саен уяндым. Апаем безгә кунакка килгәч, дөбер-дөбер йөргән кебек тавышлар булды. Песи дә тынгы тапмады үзенә, кыштыр-мыштыр йөреп, һич йокламады. Апаемның йөргәнен сиздем. Кичә җирләгәннән соң без инде тыныч йокладык.

Илнарның белмәгән кешесе юк иде. Нык ачык кеше иде. Әле ул миңа, беләсезме, «иии, Лилия апа, туйга шундый күп кеше чакырасым килә, бөтен урам тулы булсын иде» дигән иде. Җирләргә кайткач, карыйм — урам тулы машина, урам тулы кеше. Апаем, соңгы туеңа күпме кеше килгән дидем инде. Беркем ышанмый, һаман язалар. Яшисе килеп яшәгән кеше. Кемдер әйтә күз дә тигәндер, ди. Бу фаҗига бигрәк дөрес булмаган хәл кебек. Ул анда ничек барып эләккән? Ни өчен ул? Аңламыйм. Әниләргә бер авырлык китермәде, үзе тырмашты, тормышта башлаган һәр эше уңышлы килеп чыга иде, гел уңыш елмая иде аңа. Фатир ипотекасын ябып, машинасын да тәртипкә китереп, артыннан бөтен эшен эшләп бетереп киткән бит ул. Бәлкем, без дә саклап кала алмаганбыздыр инде. Шул билгеләргә үзем дә игътибар иткән булсам икән… — дип өзгәләнә Лилия.

Ниндидер купшылыкка, байлыкка да тартылмаган Илнар, гадилекне яраткан, башка кешегә булышудан тәм тапкан.

— Вахтадан кайткач, үзенең Газеле белән мәетләрне алып кайтырга заказлар буенча чыга иде. «Апаем, син ничек курыкмыйсың үлгән кешене алып кайтырга» дигәч, «исән кешедән куркырга кирәк, үлгән кеше берни эшли алмый» дия иде. Дуслары да «Гайфуллин шушы юлдан йөри иде бит…» дип язалар. Иң яраткан фразасы «Тормыш хәрәкәт сорый» дип әйтә иде. Бер урында гына күңелсезләнеп утыра торган кеше түгел иде, ут иде ул, бөтен җиргә җитешә иде. Нык арып кайтса да, иртәнге 5 кә килеп җит дисәң, килеп җитә иде. Син әле тормаска мөмкинсең, ә ул инде килеп җиткән, — дип Илнарның җаваплылыгы турында сөйләде Лилия.

Ул үзе һәлакәтнең сәбәбе самолетка артык зур йөкләнештән дип фаразлый.

— 19 кеше генә утырырга тиеш булган, 22 кеше утырганнар, экипировкалар да авырлык өсти. Мин ачыклап, гаеплеләрне җәзаларга тырышыр идем дә… Минзәлә аэроклубы төгәл билгеле бер сандагы кешене сыйдыра ала торган самолетлар белән генә тәэмин ителсен иде. Кеше бит үләргә бармый, акча түләгән икән, ул бит инде рәхәтлек, эмоция алырга бара. Димәк, куркынычсызлык үтәлергә тиеш. Артык кешеләр утыртырга ярамаса да утыртканнар. Аннары чыпчык кергән дип язып чыктылар. Двигателе бөтенләй эшләмәгәндер, бәлки. Хәзер бөтен әйбер акчага көйләнгән инде. Кешеләр гомере өзелмәсен дип эшләсәләр, мондый фаҗигаләр булмас иде. Шул клубта эшләгән кеше, мондагы самолетлар ышанычсыз, мин монда баланы алып килеп сикертмәячәкмен, дигән. Димәк, алар белгәннәр бит. Тормышта гаделлек бөтенләй юк икән! Яши дә башламаган кешеләр ваемсызлык аркасында китеп бара… Үкенечле үлем. Гаделлек юк шул, әле шул тойгы белән яшисе дә бар, — диде Лилия.

Лилия энекәше Илнарның вафаты көнне аның якты истәлегенә шигырь дә язган.

Илнар апаема 

Язмышмы соң бу, әллә күрәчәкме? 

Китапларга ничек язылган? 

Гомерләрең шундый кыска микән... 

Әллә инде без дә ялгышкан ... 


Сары песнәк килде тәрәзәгә , 

Кемнәр хәбәрче дип аны уйлаган. 

Эх...бер минут артка кайтып булмый , 

Сабырлыктан Аллам аерма. 


Күкләр сине алып китте бүген, 

Сизмичә дә калдык без елап.

Ышанасы килми! кайтыр диеп ... 

Өметләнеп һәм сыкрап. 


Тормыш дәвам итә, әлбәттә,

Ләкин ничек инде яшәргә? 

Синең кебек якты кояш бүтән булмас 

«Апам» диеп мина дәшәргэ . 


Алып киттең шыпырт кына син, 

Жаныкайларымның яртысын . 

Никләр генә икән тыңламадың, 

Төшләрдәге өмет чаткысын. 


Әти-әни, апа, «җаным» диеп 

Һәрчак өзелеп тордың бит син . 

Инде яши генә башлагач та 

Никләр генә киттең ашыгып? 


Без күрәсен кеше күрмәс диеп 

Юкка гына әбиләр әйтмәгән. 

Ничек кенә авыр булса да бит 

Йөрәкләребез ничек түзәр? 


Чынмы соң бу, әллә төштә генә 

Сине шулай югалтулар? 

Ни язганыма үзем ышанмыйм 

Уятыгыз мине ... зинһар!


Соңгы юлга озатырга диеп сине 

Менә чыктык юлга, кайтырга. 

Бәхил бул җаным, тыныч йокла 

Күзләрең мәңгелеккә йомылган. . . 


Көләч йөзең, матур елмаюларың, 

Апай җаным, син мәңге йөрәгемдә. 

Әйтер сүзем юк бүтән, ни дисәм дә 

Кайтара алмый сине беркем дә.

«Төшемдә җир астыннан 11.2021 дип язылган плитә чыкты»

Илнарның хәләл җефете Альбина Миндубаеваның Чаллыда яшәүче туганы Лия дә Илнарны бик якты, мәрхәмәтле, һәрвакыт ниндидер яңалыкка омтылучан кеше дип бәяләде.

Лиягә сентябрь азагында бик рас куркыныч төшләр кергән.

— Торам икән шулай апамның кабере янында. Янәшәдә җир астыннан 11.2021 дип язылган плитә чыкты. Ул вакытта мин бу ноябрьдер, төш әбием турындадыр дип фаразладым. Ә бу Илнар Гайфуллинның җирләнү датасы булып чыкты. Тагын бер төш кергән иде: 4/10,4/11, 4/12 йортларына кара очып бара торган катафалкалар килеп бәрелә һәм биналар ава. L-410 самолеты да бетон стенага бәрелгән бит, кичә морг янында мин төштә күргән, Казаннан китерелгән кара катафалкалар бар иде. Нәкъ төштәгечә иде алар. Хәзер менә ничек ышанмаска шушы төшләргә?! Беренеч тапкыр гына түгел инде. Якыннарым, дусларым үлеме алдыннан шундый рас төшләр керә, — дип сөйләде.

  «Ярдәм кирәк чакта, Илнар кырыйдан узып китмәде»

Рамил Мәһдиев тормышында Илнар Гайфуллин ярдәм кирәк вакытта сыналган.

— Илнар минем өчен мәңгегә миһербанлы, ярдәмчел кеше булып истә калачак. 2013 елның җәендә без дустыбызны армиягә озаткач, Әлмәткә өйгә кайта идек. Мөслимдә машинам ватылды, вакыт соң иде, автозапчасть кибетләре дә бикле иде. Без дуслар белән машинаны заправкага кадәр этеп бардык та, аннары нишлик икән дип баш ватып тордык. Бәхетебезгә, бу вакытта АЗС-ка Газель машинасында бер егет килеп туктады. «Нәрсә булды, брат?» дип сорады. Проблеманы белгәч, «шушында гына көтегез, хәзер хәл итәм» дип китте.

Без инде аны кире кайтмас та дигән идек. Бер сәгатьтән килеп тә җитте, бикле автозапчасть кибетенең хуҗасын да табып китерде, безгә кирәкле запчасть табылгач, аны өенә кайтарып куеп, яңадан безгә булышырга килде. Хәтта барысын да үзе алмаштырып та бирде. Без Илнарга рәхмәтләр укып, юлыбызны дәвам иттек. Юл буе дуслар белән, бар бит шундый яхшы кешеләр, дип сөйләшеп бардык. Ә ул бит кырыйдан узып кына да китә ала иде, без ярдәм дә сорамаган өстенә үзе аңлап, нәрсә булды дип сорашты. Үзенә таныш булмаган кешеләргә дә вакытын кызганмыйча безнең проблеманы да хәл итеп бирде. Аннары номерын сорашасы калган икән, яңадан шалтыратып, ярдәме өчен бәхилләткән булыр идек дип тә үкендек.

Бәхеткә, без кабат очраштык. Илнар «Шешмаойл» оешмасына җиһаз ремонтлау буенча слесарь булып урнашты. Ә мин инде анда бер елдан артык эшли идем. Илнар белән кабат иң яхшы дуслар кебек очраштык. Бер ел тирәсе бергә эшләдек, дуслыгыбыз ныгыды. Илнар, нәрсә генә булмасын, гел елмая иде, беркайчан төшенкелеккә бирелмәде, гел шаяртып, позитивта булды. Эштән курыкмый иде, икешәр эштә эшләде, туганнары акчага мохтаҗ булмасын дип, күбрәк акча эшләргә хыялланды. Гадел, намуслы җитәкче булырга теләве турында сөйли иде.

Мин «Шешмаойл» дан киткәч тә, без әле озак аралаштык, шалтыратышып тордык. Илнар — гаять ачык, киң күңелле, зур йөрәкле, йөзеннән елмаю китмәс кеше иде. Сүз белән генә әйтеп бетереп тә булмый. Мәңге исемдә тотачакмын! Бу барыбыз өчен дә зур фаҗига һәм югалту. Без дустыбызны гына түгел, туганыбызны югалткан күк. Тыныч йокла! Авыр туфрагың җиңел булсын! — дип уртаклашты дусты Рамил Мәһдиев.

«Утлар чәчтереп яши торган егет иде»

Илнарның дусты Рүзәл Минһаҗев өченче көн фаҗига турында ишеткәч, шигырь дә иҗат иткән.

— Илнар белән без кечкенәдән, 5 нче класстан таныш. Актив балаларны Әлмәт шәһәренә ял иттерергә алып барганнар иде. Шунда танышкан идек. Тормышны ярата торган, оптимист, шаян, утлар чәчтереп яши торган егет иде. Мөслим өчен патриот, Мөслим өчен чатнап торган татар егете.

Икебез дә Газельдә йөргәч, бер-беребезгә ярдәм итә идек. Былтыр авыл өчен ковид аркасында авыр ел булды. Үлем очраклары күп булгач, Илнар Газель белән бик ярдәм итте. Мин үзем дә якын кешеләремне югалттым. Морг юлында бергә йөрдек. 5-6 шар сәгать көтеп утыра идек, күңел төшеп бетә иде, ләкин ул сүзен таба белә иде. 3-4 көн элек җиңгәчәй үлеп китте, үзем Казанда идем, моргка алып барырга машина табарга ярдәм итте, әтисен җибәрде. Иң авыр вакытларда таянырдай оптимист егет иде.

Августта очрады ул, машинадан ярты гәүдәсен чыгарып кул болгады, аның туе булган икән. Ул минем иҗатны хуплый иде. «Мәхәббәткә үзем ышанмыйм, бар ул, дустым, чыннан да бар икән, гаилә корып өйләнешәбез» дип былтыр сөйләп утырган иде.

Җәйләр үтте инде, парашюттан бер сикерергә иде дигән хыялы булган, аны җәй буе сөйләгән инде ул. Мин бу куркуны җиңәргә тиешмен дип әйткән. 80 метрга кадәр күтәрелгәч, моторлары сафтан чыккан. Ә парашют ачылсын өчен 250 метр биеклек кирәк. 80 метрдан ача алмаганнар. Очучылар тәҗрибәле булган. Алар авылдан читтә басуга төшерергә тырышканнар бит. Җиргә төшкәндә машинага төртелеп борыла да, каты стенага барып бәреләләр. Басуга төшсә дә ул кадәр зыян күрмәсләр иде.

Моргтан чыккач, катафалкада кырыенда кайттым, гәүдәсе бар, җаны безнең белән түгел. Якын ул минем өчен. Мин үзем кешеләр белән күп аралашам, ләкин бер дулкындагылар 4-5 кенә алар. Авырлыкны ертып бара торган, дөньяны яраткан, ак күңелле кеше иде, намазлар да укыды, хәмер белән дус түгел иде. Мин әле һаман аның юклыгына ышана алмыйм, — дип уртаклашты дусты.

Райондашы Рөстәм Кәрәмов та Илнар турында җылы сүзләрен әйтте.

— Илнарнын бер начар ягын да белмим, мәктәп чорларында бергә бердәм булып үстек, ул һәм яктан яхшы Кеше булды. Бик кызганыч, авыр туфрагы җиңел булсын, — диде.

Илнарның инстаграмдагы соңгы посты да күңелне телә. Үзенең туган көнендә Илнар: «Мине котларга кирәкми. Мине Аллаһы Тәгалә дөрес юлдан алып барсын, әти-әниемә яхшы ул, хатыныма терәк, апама таяныч, дусларыма тугры дус була алуым өчен догада торыгыз. Рәхмәт», — дип язган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясе Илнар Гайфуллинны югалту хәсрәтен кичерүче якыннары, әти-әнисенә, тормыш иптәше, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен! Һичшиксез, Илнарның соңгы амәнәтен үтәп, аның рухына дога кылып яшәргә насыйп булсын! Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын!