Парашютчылар утырган самолетның һәлакәткә очраган мизгеле видеокамераларга эләккән
Видеода самолетның бер якка кыегаеп, бик астан очканы күренә.
Минзәләдә парашютчылар утырган самолетның һәлакәткә очраган мизгеле төшерелгән видео чыкты. Аны «Минзәлә-информ»ның инстаграм сәхифәсенә урнаштырганнар.
Видеода самолетның бик түбәннән очып баруы күренә. Кабат ул кыегая башлый, әйләнә һәм борын өлеше белән җиргә төшеп каплана.
L-410 самолеты 10 октябрьдә Минзәлә янында һәлакәткә очрады. Аның бортында ике пилот һәм 20 парашютчы булган. Фаҗигадә 16 кеше үлде, тагын алтысы төрле тән җәрәхәтләре алып, бүген хастаханәләрдә дәвалана.
- «Ык кипкәнен төшендә күргән». Фаҗига алдыннан Илнарның туганнарына рас төшләр кергән
- Авиаһәлакәттә үлгәннәрнең якыннары: «Кызымның тәне зәп-зәңгәр, күгәреп беткән...»