Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә хастаханәсе янында: «Әнисенә улын көтмәскә куштылар, моргка алып киткәннәр..»

Чаллыдан Гүзәл Габдуллина һәлакәткә очраган самолетның пассажирларын Минзәлә хастаханәсенә алып кайтуның шаһиты булган.

news_top_970_100
Минзәлә хастаханәсе янында: «Әнисенә улын көтмәскә куштылар, моргка алып киткәннәр..»
Социаль челтәр

Чаллыдан Гүзәл Габдуллинага Актанышка кайтып барышлый Минзәлә район хастаханәсенә кереп чыгарга туры килгән. Ул һәлакәткә очраган самолетның исән калган пассажирларын Минзәлә хастаханәсенә алып кайтуның шаһиты булган. 

«Ашыгыч ярдәм машиналары бер-бер артлы кайтып торды. Берничәсе турыдан-туры Чаллы хастаханәсенә юнәлде.

Хастаханә тирәсенә самолет һәлакәтенә очраган кешеләрнең якыннары, дуслары җыелган иде. Берсе дә ачылып сөйләшергә теләмәде, барысы да кара кайгыда. Күбесе якыннарының исәнме-юкмы икәнлеген дә белми, хастаханә янында табиблардан җылы хәбәр көтә. Самолет эчендә булган бер егетнең әнисенә табиблар улын монда алып килмәячәкләрен әйтте, көтмәскә кушты. Аны моргка алып киткәннәр…

Башка республикадан килгән бер хатын-кызның ирен күптөрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә салганнар», — дип сөйләде Гүзәл. 

Минзәләдә парашютчылар утырган самолет һәлакәткә очравын язган идек

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100