Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәлак булган пилотның кызы: «Әтинең двигательләрнең эштән чакканын әйткәне булды»

Минзәләдә һәлак булган пилот Михаил Беляевның кызы әтисен яклап, Интернетта мөрәҗәгать урнаштырды.

news_top_970_100
Һәлак булган пилотның кызы: «Әтинең двигательләрнең эштән чакканын әйткәне булды»
https://16.mchs.gov.ru/

Минзәлә районында L 410 самолеты һәлакәтендә һәлак булган пилот Михаил Беляевның кызы Анастасия әтисенең двигательләрнең эштән чыкканын әйткәне булганын сөйләде.

«Әтинең сәламәтлеге белән проблемалар беркайчан да булмады. Үзем табиб буларак, аның сәламәтлегенең яхшы булуын әйтә алам. Сөйләшкәндә, әти миңа самолет двигательләренең берничә тапкыр эштән чыкканын әйтте. Бу парашютчылар сикергәч булган», — дип видео-мөрәҗәгать яздырган Анастасия.

Аның сүзләренчә, соңгы тапкыр күрешкәндә, Михаил Беляев кызына очкычка бүтән якын бармаска кушкан.

«Сентябрьдә соңгы тапкыр күрешкәндә, әти самолетка мине бүтән якын китермәячәген әйтте. Әти белән мин берничә тапкыр үзем дә очтым, парашюттан сикергәнем булды. Нинди генә техника, пилот, белгеч булмасын, самолет үзе начар хәлдә икән, моның нәрсәгә китерәсен үзегез дә беләсез. Двигательләрнең эшләмәү очраклары моңа кадәр берничә тапкыр булган. Бу турыда җитәкчеләр белә иде. Һәркемнең дә матур яшисе килә. Ләкин беркемнең дә җаваплылыкны үс өстенә аласы килми», — диде ул.

Анастасия әтисенең профессиональ сыйфатларын шик астына куюларын теләмәвен белдерде.

«Минем әтигә хәзер теләсә нәрсә әйтергә, бөтен гаепне аңа сылтарга була. Әлбәттә, тикшерү органнары тикшерәчәк. Ләкин әти яхшы пилот иде. Аның профессиональ сыйфатларын шик астына куюларын теләмим», — диде ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100