news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Анита Цой коронавирус белән авырый

Җырчыны хастаханәгә салганнар.

news_top
Анита Цой коронавирус белән авырый
Салават Камалетдинов

Җырчы Анита Цой коронавирус белән авырый. Аны Мәскәүдә хастаханәгә салганнар. Бу турыда артистның матбугат сәркатибе Анна Кружельгә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Анита Мәскәү шәһәр хастаханәләренең берсендә ята. Аңа COVID-19 куелган», — дип әйткән матбугат сәркатибе.

Кружель сүзләренчә, пандемиянең беренче көннәреннән башлап Анита үз-үзеңне изоляцияләү режимында яшәде, бөтен куркынычсызлык чараларын үтәде. «Кайда эләктергәнен әйтергә дә кыен», — ди ул.

Әле берничә көн элек кенә Анита инстаграмда матур киемнәр флешмобына кушылган булган. «Нинди матур көн! Чикләүләрне бетерү уңаеннан яңа флешмоб башланды. Матур киенеп фотога төшегез», — дип язган булган ул.

Моңа кадәр Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус белән авырый, дип язган идек. Аннары төзелеш министры Владимир Якушев та коронавирус эләктергәне билгеле булды. Дмитрий Песков һәм аның хатыны Татьяна Навка коронавирус белән авырды. Надежда Бабкина авыр хәлдә хастаханәдә ята, коронавирус дип шикләнәләр, Лев Лещенко COVID-19 йоктыргач үзен ничек дәвалаганнарын сөйләде, дип тә язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар