Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төзелеш министры Владимир Якушев та коронавирус эләктергән

Мәскәү халкының 2 проценты коронавирус йоктырган, дип белдерде башкала мэры Собянин.

news_top_970_100
Төзелеш министры Владимир Якушев та коронавирус эләктергән
Михаил Захаров

Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев 1 майда коронавирус диагнозы белән госпитализацияләнгән, дип хәбәр итә «Известиям». Министрлык даими рәвештә коронавируска тест биргән. Башта министр урынбасары Дмитрий Волковта вирус табылган, аннары — министрның үзендә.

Министрда моңа кадәр авыру симптомнары булмады, дип хәбәр иткән министрлык вәкиле.Якушев хастаханәгә ятып дәваланачагын әйткән.Министр вазифаларын Никита Стасишин башкарачак.

Министрның беренче урынбасары - моңа кадәр Татарстанда эшләгән Ирек Фәйзуллин.

Министрлык март азагыннан бирле киңәшмәләрне онлайн-режимда гына алып барган, 80 процент хезмәткәр өйдән эшләгән.

Коронавирус премьер-министр Михаил Мишустинда да табылды: бу хакта хөкүмәт җитәкчесе президент Путинга туры элемтә вакытында хәбәр итте.

Мәскәү мэры Сергей Собянин башкала халкының 2 проценты коронвирус йоктырды дип хәбәр итте. Бу коронавирус пандемиясе булган илләрдәге иң түбән күрсәткеч, дигән мэр. Мәскәүдә 12,7 миллион кеше яши. Ике процент — 254 мең булып чыга.

Рәсми мәгълүматлар буенча, Россиядә 114 мең кеше коронавирус йоктырган, 1200 кеше үлгән. Мәскәүдә (тест нәтиҗәләре буенча, рәсми саннар) — 57 мең кеше коронавирус йоктырган, 695 кеше үлгән.

Коронавирус иң нык таралган ил — АКШ, анда 1 миллионнан артык кеше чирләгән 65 меңгә якын кеше үлгән.

Россиядә коронавирус иң нык таралган төбәкләр (җәя эчендә үлүчеләр саны):

Мәскәү — 57.300 (658)

Мәскәү өлкәсе — 12.507 (109)

Санкт-Петербург — 4.411 (33)

Түбән Новгород өлкәсе — 2.123 (14)

Дагыстан — 1.553 (12)

Мурманск өлкәсе — 1.313 (4)

Краснодар крае — 1.083 (20)

Тула өлкәсе — 1.047 (7)

Ростов өлкәсе — 1.026 (9)

Калуга өлкәсе — 1.006 (12)

Татарстан һәм Башкортстан — 15 һәм 16 урыннарда:

Татарстан — 894 — (2)

Башкортостан — 843 (14)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100