Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Надежда Бабкина авыр хәлдә хастаханәдә ята, коронавирус дип шикләнәләр

Берничә көн элек Надежда Бабкинаның хәле начарлана, аны хастаханәгә салалар. Тик бу турыда әле бүген генә билгеле була.

news_top_970_100
Надежда Бабкина авыр хәлдә хастаханәдә ята, коронавирус дип шикләнәләр
Илнар Төхбәтов

Россиянең халык артисты Надежда Бабкина хәзерге вакытта хастаханәдә ята. Табиблар аңа ашыгыч ярдәм күрсәтә. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Җырчының авырганын һәм табиблар күзәтүендә булуын хәзер улы да раслый. Аның үпкәсенең ике ягында да пневмония булуы ачыклана. Коронавируска тест ясаганнар, төгәл нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел.

Хастаханәгә ятканчы бераз вакыт алдарак җырчы ансамбле белән репетицияләрен дәвам итә, коллектив та, ул үзе куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый үтәүләрен әйтә.

«Без барыбыз да төрле эшләр эшлибез, уколлар ясыйбыз, дарулар эчәбез, кулларны юабыз, бүлмәләребезне дезинфекциялибез. Моның өчен махсус лампаларыбыз да бар, алар без җыела торган бүлмәләрне дезинфекцияли», — дип сөйли Надежда Бабкина.

Расланмаган мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта Бабкинаны ясалма комага җибәргәннәр һәм үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100