Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лев Лещенко COVID-19 йоктыргач үзен ничек дәвалаганнарын сөйләде

Халык артистын хастаханәдән чыгарганнар.

news_top_970_100
Лев Лещенко COVID-19 йоктыргач үзен ничек дәвалаганнарын сөйләде
http://kremlin.ru/

Россиянең халык артисты Лев Лещенконы хастаханәдән чыгарганнар. Ул коронавирус йоктырып, пневмония белән авырган иде. Аның соңгы тесты тискәре нәтиҗә күрсәткән. Лещенконы 6 апрельдә хастаханәдән чыгарганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Үпкә ялкынсынуы бетеп килә. Иң мөһиме, без моны җиңдек. Табибларга рәхмәт, янымнан китмәделәр. Минем янымнан гына түгел, авыру йогышлымы, йогышлы түгелме — бөтен кешегә булышалар. Минем авыру җиңелчә формада булды. Ике көн реанимациядә яттым. Кислород суладым, интенсив терапиядә идем. Мин реанимациядә ятсам да,  ИВЛ куймадылар», — дип сөйли ул. (ИВЛ — үпкәләрне ясалма җилләтү җайланмасы).

Җырчы госпитальдә оештыру эшләренә сокланган. «Европада лидер булырлык. Җиһазлар, кешеләр, үзара ярдәмләшү… Совет заманыннан калган тәртип буенча эшләү мөһим роль башкара», — дип бәяли ул.

Лев Лещенко бар кешегә дә яхшы кәеф тели, «бар да яхшы булсын», ди. «Туганнарыгызны, якыннарыгызны яратыгыз, паникага бирелмәскә кирәк», - дип киңәш итә һәм зур рәхмәтләрен әйтә.

Лев Лещенконы Коммунаркадагы инфекцион хастаханәгә салулары турында мартта билгеле булды. Хастаханәнең баш табибы Денис Проценко Лещенкода COVID-19 булуын раслады. Артистта пневмония булуы әйтелде. 

Соңрак коронавируслы авырулар дәваланган хастаханәнең баш табибында шулай ук коронавирус табылганы билгеле булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100