Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дмитрий Песков һәм аның хатыны Татьяна Навка коронавирус белән авырый

Россия Президентының матбугат сәркатибе хастаханәдә ята.

news_top_970_100
Дмитрий Песков һәм аның хатыны Татьяна Навка коронавирус белән авырый
http://kremlin.ru/

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков COVID-19 белән авырый. Бу турыда ул РИА Новости агентлыгына сөйләгән. 

Дмитрий Песков үзенең хастаханәдә ятуын әйткән.

Дмитрий Песковның хатыны Татьяна Навка да COVID-19 коронавирус йоктырган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте. 

Навка үзе бу хәбәрне раслаган. Ул хастаханәдә ятуын, кәефе канәгатьләнерлек булуын әйткән. 

«Мин ике көндә хәлләндем диярлек. Барыс да нормага кайтты: каным да, температурам да юк», — ди Навка.

Татьяна Навка сүзләренчә, алар ире белән икесе дә даими рәвештә табиблар күзәтүендә тора. Ул коронавирусны иреннән иярткән булуы ихтималын әйтә. Хәзер аларның гаилә әгъзалары үз-үзеңне изоляцияләү режимында яши, ире эшен дәвам иттерә.

2006 елда Олимпия чемпионы булган Татьяна Навканың авыруы җиңелчә формада уза. Бу турыда РИА Новости агентлыгына Navka Show матбугат хезмәтендә әйткәннәр.

«Татьяна Навканың һәм аның иренең коронавируска тесты уңай нәтиҗә күрсәтте. Алар хастаханәгә ятты. Хәзерге вакытта аларны табиблар дәвалый. Татьянаның авыруы җиңелчә формада уза. Ул сәламәтләнде диярлек. Дмитрий Сергеевич та үзен яхшы хис итә, ләкин аның сәламәтләнү процессы бераз озаграк булуы ихтимал», — дип сөйләгәннәр матбугат хезмәтендә.

Песковның кызы Елизавета әтисен ун көн элек күргән. Бу турыда ул «Газета.ру» сайтына сөйләгән. «Бөтен чараларны күреп, урамда гына күрештек. Көн саен телефоннан сөйләшәбез. Сәламәтлеге турында комментарий бирмим», — дигән ул. Елизавета үзенең сәламәт булуын, әтисе өчен борчылуын да әйткән. Ул әти-әнисе белән бергә яшәми икән.

«Мин тулысынча сәламәт. Борчылганыгыз өчен рәхмәт. Әлбәттә, мин бик дулкынланам. Коронавируска ышанмый торган акыллыбашлар калмагандыр, барысы да вәзгыятьнең җитдилеген аңлыйдыр дип ышанам», — дигән Елизавета.

Россия Мәдәният министрлыгы җитәкчесе Ольга Любимова яңа типтагы инфекция — коронавирус белән авырый. Моңа кадәр Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус белән авырый, дип язган идек. Аннары төзелеш министры Владимир Якушев та коронавирус эләктергәне билгеле булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100