Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус белән авырый

Сәясәтчеләрнең бу авыруны эләктерү ихтималы зуррак, ди белгечләр.

news_top_970_100
Россиянең премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус белән авырый
http://kremlin.ru/

Россия премьер-министры Михаил Мишустинда COVID-19 коронавирусы ачыкланды, ул югары температура белән авырый.

Премьер-министр вазифасын аның беренче урынбасары Андрей Белоусов башкарачак.

Мишустин үзендә коронавирус ачыклануы хакында Владимир Путинга сөйләде. "Коронавируска биргән тестта уңай нәтиҗә булып чыкты", - диде премьер. Ул Роспотребнадзор кагыйдәләрен үтәп, изоляция режимына китәчәген белдерде.

Трансляция «Россия 24» телеканалында барды. Мишустин хөкүмәтнең штат режимында эшләячәген, "телефонда һәм видеоэлемтәдә" калачагын әйтте.

«Сезнең белән булган хәл һәркем белән булырга мөмкин, мин һәрвакыт шул хакиа әйтә киләм", - диде Путин.

Мишустин Россия халкына мөрәҗәгать итеп, коронавируска җитди карарга, май бәйрәмнәрендә өйдә калырга чакырды.

Россиядә коронавирусны 106 мең кеше йоктырган, 1100 кеше вафат. Кичә Мәскәүдә Казан кинорежиссеры Сергей Литовецның коронавирустан үлүе билгеле булды. Аның улы һәм хатыны да коронавирус белән авырый.

Федераль медик-биологик агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова "Россиянең платога чыгуы" хакында белдерде. Ягъни, авыру йоктыручылар саны билгеле бер дәрәҗәдән артмый.

Сәясәтчеләр һәм коронавирус: кемнәр коронавирус йоктырды?

Британиянең премьер-министры Борис Джонсон, принц Чарльз.

Монако князе князя Альбер II.

Канаданың премьер-министрының хатыны Софи Грегуар-Трюдо.

Бразилия президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Жаир Болсонару Фабиу Вайнгартен.

Австралиянең эчке эшләр министры Питер Даттон.

Испаниянең тигез мөмкинлекләр министры Ирене Монтеро. Ул коронавирус йоктырган сәясәтчеләр арасында иң яше, мөгаен, аңа 32 яшь.

Италиянең демократик партиясе җитәкчесе Никола Зингаретти.

Франциянең мәдәният министры Франк Ристер.

Бөек Британиянең сәламәтлек саклау министрлыгы дәүләт секретаре Надин Доррис.

Иранның мәҗлес (парламент) җитәкчесе Али Лариджани, коронавируска каршы көрәш төркеме җитәкчесе Ирай Харирчи һәм 20 депутат.

"Сәясәтчеләр күп кешеләр белән элемтәгә керә, алар һәрвакыт бер-берсе белән күрешә. Бу шуның белән аңлатыла", - ди Лондон Университеты колледжы профессоры Франсуа Балу. Моннан тыш, сәясәтчеләр гадәттә олы яшьтәге кешеләр. Шул сәбәпле дә, аларның авыру шансы зуррак.

Татарстан коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимовта да коронавирус табылуы хакында мәгълүмат таралган иде. Соңрак Миргалимов өченче тапкыр тест тапшыргач, бу диагнозның расланмавы турында белдерде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100