Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илүсә Миңнегалиева алданган туристларына янә Дубайга сәяхәт тәкъдим итә

news_top_970_100
Илүсә Миңнегалиева алданган туристларына янә Дубайга сәяхәт тәкъдим итә
социаль челтәрләр

Меңләгән туристларны акчасыз һәм ялсыз калдырып, федераль эзләүгә бирелгән блогер Илүсә Фәләхова – Миңнегалиева яңадан турлар сата башлаган. Илүсә турларны алданган туристларга акчаларын кире кайтару урынына тәкъдим итә. Аны сатып алучыларга чит илгә самолет билетлары һәм Мәскәүгә кадәр трансфер өчен генә түлисе булачак. Сторисларыннан аңлашылганча, калган чыгымнарны Илүсә һәм аны ире үз өстенә алырга җыена, күрәсең. Блогер туристларны үзләренең блогы өчен төшермәячәген дә искәрткән.

Искә төшерәбез, Илүсә белән аның ире Раушан, эстрада йолдызларын да рекламада кулланып, Дубайга арзанга турлар сатты. Баштагы мәлдә Дубайга бара алучылар булса да, соңыннан алар турларның вакытын күчерә башлады. Тур өчен түләгән акчаларын кире кайтара алмаучылар барлыкка килде. Аларны мошенниклыкта гаепләп чыктылар, һәм блогерлар бизнесларын ябарга мәҗбүр булуларын хәбәр итте.

Соңрак Илүсә Фәләховага карата җинаять эше ачылуы билгеле булды. Җинаять эше «мошенниклык» маддәсе буенча алып барыла.

Дубайга турлар сатып, мошенниклыкта гаепләнүче блогер Илүсә Миңнегалиева (Фәләхова) кешеләргә акчаларын кире кайтара башлыйм, дип хәбәр иткән иде. 2 кешенең счетына 500әр сум акча килүне алданучылар мыскыл итү дип кабул итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100