Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике кешегә 500әр сум: Илүсә Миңнегалиева туристларга акчаларын кире кайтара башлаган

news_top_970_100
Ике кешегә 500әр сум: Илүсә Миңнегалиева туристларга акчаларын кире кайтара башлаган
социаль челтәрләр

Дубайга турлар сатып, мошенниклыкта гаепләнүче блогер Илүсә Миңнегалиева (Фәләхова) кешеләргә акчаларын кире кайтара башлаган. Ике кешенең счетына 500әр сум акча килгән. Дубайга турлар сатып алып та, ялга бара алмый калган туристларга Илүсәнең 27 миллион сум бурычы бар. Бу хакта «Я из Татарстана» Телеграм-каналы яза.

«Без әкрен генә акчаларны кире кайтара башладык. Әлегә шулай гына. Алга таба күбрәк булачак», – дип язган һәм сабыр итүләре өчен алданган туристларга рәхмәт әйткән блогер.

Исегезгә төшерәбез, Илүсә Миңнегалиева (Фәлахова) ире белән бергә социаль челтәрләрдә Дубайга арзан турлар рекламалады. Әлеге рекламада татар эстрадасының популяр артистлары да катнашты. Кешеләр ял өчен алдан акча күчерде, бераздан соң блогер аларга турлар булмаячагы турында хәбәр итте, акчаларын кире кайтарырга ышандырды.

Аларның эшчәнлегеннән зыян күрүчеләр саны бөтен Россия буенча 1000нән артык кеше исәпләнә. Зыян якынча 27 миллион сум тәшкил итә. Адвокат әлеге эшчәнлекне «мошенниклык» дип бәяләде. Бу факт буенча җинаять эше ачылды, һәм Дубайга турлар саткан Казан блогеры Илүсә Миңнегалиеваны федераль эзләүгә игълан иттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100