Илфак Хафизов: «Аллаһтан, кешеләрне кичерерлек көч бир, дип кенә сорыйм»
Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов – Тинчурин театры актеры, «Тәртип» радиосы мөхәррире, КФУның «Мизгел» театр студиясе җитәкчесе, «драматург» сүзеннән уңайсызланса да, үзе язучы дип атамаса да, әдәби әсәрләр иҗат итә. Тинчурин театрындагы кайбер спектакльләрнең тәрҗемәчесе, редакторы. Мөслим районының Табын авылыннан. Укытучы баласы. Казан театр училищесында ул вакытта Тинчурин театрының баш режиссеры булган Рәшит Заһидуллин курcын, читтән торып, КФУның татар филологиясе факультетын тәмамлаган. Энесе Руслан «Шаян» телеканалында эшли. Хатыны Альбина Казан театр училищесының Өйрәнчек театрын җитәкли. Гаиләдә 3 кыз бала үсә.
Илфак Хафизовны Татарстанның атказанган артисты исемен алуы белән котлыйм!
Илфак, син шулкадәр гөнаһсыз күзләр белән карап тора беләсең. Бу – чын үзеңме, әллә кешене үзеңә карату өчен артистлык алымымы?
Ул электән дә бар иде – самимилек ата-анадан килгәндер. Театр дөньясына кергәч, бервакыт кырысландым. Мин театр училищесына кергәнче «конкуренция» дигән әйберне аңламый идем. Училищеда да конкурент булмадык, кайбер егетләребез төшеп калмасын дип, бөтен гаепне уртакка ала идек. Театрга эшкә кергәч: «Саклан, беркатлы булма – синнән «бау ишәләр» бит», – дигән каты гына сөйләшүләр булды. Кайвакыт кешеләргә ярдәм иткән өчен эләкте дә. «Беркатлы булма!» – дип сүккәч, бераз читләшә башладым. Әкренләп читләшеп беткән идем, соңгы елларда, сүксәләр – сүксеннәр дип, намусым белән бәхәсләшеп йөрмәскә булдым. Беркөнне генә Юдинодагы мәдәният йортында уйнап кайттык. Эшләрем тыгыз булгач, үз машинам белән килгән идем. Күбесе үз машинасы белән булып, автобуста 3 кенә кеше килгән икән. Автобус йөртүче Равил абый көтеп утыра инде. «Бар, кайт, нишләп утырасың? Кешеләрне алып кайтырбыз – машиналар күп бит», – дип кайтарып җибәрдем. «Алай ярамый», – диделәр, янәсе, ул аның өчен акча ала. «Кешелекле булыйк инде», – дим. Миңа 3 кешене театрга кертеп чыгу авыр түгел, мин алар белән бәхәсләшсәм бәхәсләшәм, намусым тыныч кала.
«Радиода эшләвем акыллы кешеләр белән аралашу өчен кирәк»
Илфак, исемең тарихын сораганнары бардыр инде. Шулай да сорыйм әле – исемең ошыймы сиңа?
Мин бит инде Мөслимнән – анда Илфаклар күп. Кыз булсам, Венера исеме кушкан булырлар иде. Чөнки әти белән әнинең туенда шаһитләр Илфак белән Венера булган. Әнинең Ильяс куштырасы килгән, әти, «якын дустыма вәгъдә бирдем» дип, Илфак исеме кушып кайткан. Исемем турында уйлаганым булмады. Казанга килгәч: «Нишләп Илфак?» – дип сорый башладылар. Илфак Смаков, Илфак Шиһапов дип мисаллар китерәм. Сәхнә теле укый башлагач, Рәүф абый Нуриев «Илфакъ» дип әйтә башлады. «Алай түгел бит – «къ» түгел, йомшак «к» белән әйтегез инде», – дим. «Энем, «фак»ның ни икәнен беләсеңме соң син?» – ди. Беренче авырту шунда булды. «Рәүф абый, аның алда «иле» дә бар бит, мин илнеке», – дидем.
Театрда эшли башлагач, «Мәхәббәт баскычы» спектакле чыкты. Бервакыт шунда уйнап тукталышка чыгып барам, алдымнан 2 апа кайта. «Нигә автор шундый исем куйган? Исем беткәнме әллә?» – дип, Илфак исемен сүгәләр. Анда бит без үз исемнәребез белән уйныйбыз – Резеда, Лия, Артем, мин... Бу апаларның спектакль караганда яхшы гына «бәйрәм иткәннәре» күренә. Тукталышта болар мине танып алдылар да шуны ук үземнән сорадылар. «Бу – минем үз исемем», – дигәч: «И балам, ата-анаң бармы соң?» – дия башладылар. Гарьләндем инде, әмма үртәлсәм дә, бу «салып алган» апаларга дәшмәдем. «Әллә спектакльдә минем персонажның исемен алыштырабызмы?» – дип, Рәшит Галиевичка кердем. Безнең ата-анабызга тиң иде бит инде ул вакытта. «2-3 кеше сүзенә карап, мулла кушкан исемеңнән баш тартма», – диде.
Илфак ул – «ил пакь» сүзеннән, «илнең сакчысы», «пакьлеген алга сөрүче», «ил өчен җанын бирергә әзер» мәгънәсендә. Ә минем театр өчен җанымны бирергә әзер булып йөргән мәлем иде.
Исем кешегә тәэсир итә, диләр – исем мине баса башлады. Түзмәдем, хәзрәтләр белән киңәшеп, күз тиюдән икенче исем куштырдык. Хәзер исемем миңа тәэсир итми. Үртәлмим.
Алайса кешегә әйтми торган башка бер исемең бар?
Әйе.
Атналар буе очраша алмыйча интектек – шулкадәр күп эшлисең. Үзеңне гаиләгә багышлаган көннәрең буламы?
Юк.
Бу – сиңа ошыймы?
Элегрәк, мәсәлән, узган елны да әле, кич белән өйгә кайткач, балалар белән котырып уйный идем. Хәзер шулкадәр эшем күп – кайткач язарга утырам. Миңа 24 сәгать аз. Мин алтынчы яртыда торып чаба башлыйм һәм төнге 11ләрдә кайтып авам. Яшермим – соңгы арада балалар белән уйнаган юк.
Ата тәрбиясе күрмичә үсәмени кызларың?
Без үзебез 3 малай үстек. Әнинең әйткән сүзе бар: «Ирләрдән бәхет булды: сыер бозауласа – үгез туа, чеби чыккан саен – әтәч», – ди торган иде. Мин кыз бала дип хыялланган идем – Аллага шөкер, өчәү. Нәргизә тугач, котырып уйный, бии идек. Нәзирә белән Наирә тугач, аралары 1 яшь кенә – бергә уйныйлар. Минем аларга өстәл сугып та ачуланганым юк. Әйтәм бит, кайтам да авам…
Нәрсәгә шул кадәр эшлисең? Акча җитмиме?
Әйе. Өч баланы аякка бастырырга кирәк. Альбина декреттан соң яңа гына эшли башлады. Театрда гына акча юк бит.
Ягъни, бары тик акча җитмәгәннән генәмени?
Аннан гына түгел, мин, сорасалар, «юк» дип әйтә алмыйм...
Хатын-кыз болай дисә, матур булмас иде инде...
Ходайдан да сорыйм инде: «Кешеләр артыгын сорамасыннар иде», – дип. Чөнки җитешә алмыйм. Хәзер: «Вакытым юк», – дияргә тырыша башладым. 3-4 сәгать буш вакыт килеп чыга икән, язарга утырам.
Әдәби әсәрләр язасыңмы?
Әйе. Хикәя, шигырь, инсценировкалар. Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов заказы буенча инсценировка яза башладым. Бер өлеше язылды. Финалын утырып язып бетерергә вакыт җитми.
Син хәзер ничә урында эшлисең?
Театрда, КФУның «Мизгел» студентлар театрында, «Тәртип» радиосында иртәнге эфирлар – болар даими. Әдәби әсәрләр язгалыйм. Мәсәлән, «Ватаным Татарстан» редакциясе юморескалар сорый.
Акчасы кайсы эшеңнән күбрәк керә?
Хәзер театрныкыдыр – 1 ел элек хезмәт хакы күтәрелде. Аңарчы, сирәгрәк барсам да, университетта әйбәтрәк ала идем. Радиода акча юк инде – алган 5 мең юлга китеп бетә. Радиода эшләвем акыллы кешеләр белән аралашу өчен кирәк. Радиога язучылар, галимнәр килә – алар белән аралашу миңа рухи азык бирә. Тузга язмаган сүз сөйләшеп арыдым. Театр гримеркасында да юк-бар сүз китсә, «җүнле әйбер сөйләшик әле» дип туктатам. Берәрсе кеше гайбәтен сата башласа: «Вакыйгадан көл, кешедән көлмә», – дип ныклап әйтеп куйдым. Мин, театрга кайткач, өлкәннәр гримеркасына кереп утырдым. Өлкәннәр янында рәхәт – вак-төяк белән маташмыйлар, сәясәткә кысылмыйлар, аларның бүтән дөнья. Аларның тормыш тәҗрибәсен башыма да киртләп куям.
«Үземнең болай озак түзә алмаячагымны аңладым...»
Театрга Рәшит Заһидуллин киткәч әйләнеп кайттың бит, әйеме?
Әйе.
Театрдан китүең дә аңа бәйле дип беләм. Дөресме?
Әйе.
Рольләр бирми башладымы? Әллә башка сәбәбе бармы?
Рольләр бирә иде... Хәзер дөресен әйтергә дә буладыр инде. Чөнки театрда, минем рольгә Артемны куйган өчен башын күтәреп китте, дип сөйләделәр. Алай гына түгел. Болай булды ул. Рәшит Галиевич Артем белән миңа: «Сезне быел рольләргә алмыйм, башкалар белән дә эшләргә кирәк, үзегезне үзегез карагыз, вакытыгыз буш», – диде. Ул сезонда без «Мунча ташы» артистлары белән «Яу» фильмын (режиссёры – Айдар Габдрахманов. – авт.) төшердек. Прокатка чыкмый калды инде ул. Шул елны Теләче районының 25 еллык юбилее тантанасына режиссер итеп чакырдылар. Мин барысына да Рәшит Галиевичтан рөхсәт сорап киттем. ГИТИС тәмамлаган беренче татар профессиональ режиссеры Гомәр Исмәгыйлев турында документаль фильм төшергәндә (Леонид Славин «Сикәлтәле юл». – авт.), Гомәр Исмәгыйлев роленә чакырдылар. Кырымда һәм Әстерханда да төшәсе иде. Безнең театр артисты Ирек Хафизовлар кереп сорагач, аңа да рөхсәт бирде.
Үзе шул ук елны Тинчурин юбилее уңаеннан «Соңгы әсәр»гә тотыначагыбызны әйтте һәм миңа төп рольне бирәм, диде. Репетицияләр озак барды, матур гына эшләдек. Май башындагы ялларда киноны төшереп бетерергә Кырымга китәргә тиеш идек. «29ы китик», – диләр. Бу бит – Мәдәният министрлыгы карамагындагы съемкалар, барысы да алдан килештерелгән. Мин Рәшит Галиевичтан 30нчы май репетициясеннән китү өчен рөхсәт сорадым. Җибәрми. «Син прогонга кирәк, бармыйсың, башка кеше барсын», – ди. Премьера июньдә генә иде. «Ярар, министрлыкка «Илфакны җибәрмим» дип үзегез әйтегез, мин бармам», – дим. «Үзең откажись», – ди. «Сез – әйбәт, мин начар булып калам ич», – дим. «Әйе», – ди. Кычкыра, сүгә... аннары: «Күзеңнән күрәм – барыбер барачаксың», – ди. «Бармыйча булдыра алмыйм», – дим. «Бар, синең урынга – Артемны, Артем урынына – Зөлфәтне, Зөлфәт урынына Илнурны куярмын. Йөрерсең гомерең буе массовкаларда ыштан булып», – диде. Чыгып киттем, кайнадым. Кырымга бардык, төшүем ничек булгандыр... хәлләремне Ирек абый Хафизов кына белде инде, бичаракаем.
Шул без киткән көнне Тинчурин паркында өмә булып, репетиция булмаган да. Кайткач, июнь азагына кадәр тәмуг башланды: көн саен сәхнәдә артистлар алдында тетмәне тетә иде.
Ә ролең?
Баш рольдә калдырды. Ул «Артемны куям» дигәч, бер әйттем мин аңа: «Куегыз Булатны! Куегыз Салаватны! «Театр одного артиста»га әйләндек бит инде», – дидем. Яшерен-батырын түгел – шундый сүз булды.
Шулай итеп «тәмуг» башланды. Мин чиргә сабыштым – арка авырта, йөрәк кадый, кан басымы күтәрелде. 3 сәгать репетициядән соң 21 сәгать хәл җыям. Үземнең болай озак түзә алмаячагымны аңладым: йә «кәкрәям», йә бөтенләй... Түзмәдем, гариза яздым да аңа җиткерә торган кешегә әйттем: «Гариза язылган, кул куелган, датасын гына куясы калды», – дидем. Шул ук көнне ул сүз Рәшит Галиевичка килеп ирешкән, 3 көн миңа дәшмәде һәм җәйге ял башланды. «Яу» съемкалары килеп җитте һәм мин анда шулкадәр илһамланып эшләдем. «Булдырам бит! Нигә миңа бәйләнәләр соң?» – дим. Ялдан соң ул да, мин дә тынычланырбыз, дим.
9 августта эшкә чыктык. Репетициягә катнашасы барлык артистларның «Носкиең бармы? Итегең бармы?» – дип, кирәк-ярагын тикшереп чыктым. Чөнки кем нәрсә онытса да, миңа эләгә иде: төп роль миндә булгач, мин барысын да тикшереп торырга тиеш, дип әйтә иде. Карасам, режиссер ярдәмчеләре бүлмәсендә Артем текст кабатлап утыра. Без бит инде текстларны күптән ятлап бетердек – аптырап калдым. Сәхнәгә чыктык. Рәшит Галиевич белән исәнләштем, күзгә карамый. «Үзгәрешләр була. Бу монда керә, моны монда күчерәбез. Илфак, син ял ит, Артем керә», – ди. Бу – минем өчен көтелмәгән хәл иде. «Ролеңнән алмыйм, кырыйдан карап тор, Артем уйнасын», – ди. Артемга уңышлар теләдем дә чыгып киттем. Ярты сәгать түздем – балконнан карап тордым. «Минем яшисем килә, әти-әнием мине моның өчен үстермәгән», – дип, теге гаризага датасын куеп, помреж өстәлендә калдырдым да кайтып киттем. Машина кабызганда, егетләр йөгереп чыккан иде: «Китегез, таптыйсым килми», – дидем. Машинаны куеп, телефонны калдырып, «качалка»да 3 сәгать гер күтәргәнмендер. Кайтсам, күп шалтыратулар... Телефонны алмагач, Альбина (хатыны Альбина Хөсәенова. – авт.) аша да чыктылар. Яз көне «Болгар» радиосы концертларына сценарийлар яза башлаган идем, эштән китүемне белгәч, штатка эшкә чакырдылар. Мин бит инде, театрыбызның күренекле артисты Наил абый Шәйхетдиновлар кебек гомер буе театрда эшләп, бу дөньядан театрдан гына китеп барырмын, дип яшәгән кеше... Шулай итеп 11 сентябрьдә «Иртәнге чәй» тапшыруын башлап җибәрдек. Шул көннән 30 декабрьгә кадәр бер ялсыз эшләдем. Төннәр буе театр белән саташа идем...
Театр яныннан үтеп, радиога кереп китә идең...
Үттем. Кергәнем булмады. Хәер, соңрак, премьераның беренче көннәренә үк булмаса да, минем гомерем белән уйнаган «Соңгы әсәр»не карарга кердем. Минем яраткан урыным бар – 21нче рәтнең 6нчы урыны – шунда утырып карадым. Мин киткәч, гениаль спектакльгә әйләнгән, дия алмыйм. Үзебезне яратабыздыр инде. «Мин уйнасам ни дә, Артем уйнаса ни», дип кайтып киттем. Тагын нәрсәгәдер кергәч, бәлки, берәр аренда тамашасы булгандыр, ерактан гына Рәшит Галиевичны күреп исәнләштек. Аралашкан булмады. Хәзер дә урамда очраса, исәнләшеп узабыз.
Шулай итеп радиода эшли башладың?
Әйе. 2 ел эшләгәч, «Болгар»га «Мәйдан» телеканалы килеп кушылды. Власть алышынгач, булган тапшырулар бетте. Миңа клипларның җитешсез якларын анализлый торган тапшыруны алып барырга тәкъдим иттеләр. Мин аны 1 ай алып бардым да, «башка алып бармыйм» дидем.
Нигә?
Күз алдыгызга китерегез: кеше текстын – 10 мең сумга, музыкасын 10-15 меңгә сатып алып җыр яздыра, 50 меңгә аранжировка ясата, 50 меңгә клип төшерә, 20 меңгә безгә ротациягә бирә. Без аның 120 меңлек хезмәтен чүпкә чыгарып утырыйкмы?
Мин «Мәйдан» телеканалына баш мөхәррир булып урнаштым. «Мәйдан»ны Наилә Зөлкәрәмовна Хәйдәрова җитәкләгәндә, «эшләп карыйм әле» дип, үзем сорадым. Ярты ел эшләдем. Шул вакыт эчендә «Ачыктан-ачык» дигән әңгәмәләр циклы, «Лайклы хит» тапшыруын чыгардык. ТНВдан алып, ретро җырлар куйдык. Спектакльләрне дә эфирга кайтармакчы идем, Илшат Әминов: «Спектакльләр ТНВныкы, сез – музыкаль канал», – диде.
2 декабрьдә Яңа ел концертын төшереп бетергәндә, хәтерләсәгез, бер низаг чыкты: кайбер артистлардан Яңа ел концертында катнашу өчен 32 мең сум акча сораганнар да, тегеләре Президентка хат язган иде. Шуны уйлап чыгарган апаны ТНВдан алып, «Мәйдан»га билгеләделәр. Власть алышынды. «Алыгыз мине кире «Болгар»га», – дидем Наилә Зөлкәрәмовнага. «Алалмыйм, миңа «үз кешеләреңне алып китмисең» диделәр», – ди. Шулай итеп, «Мәйдан»да калдым. Яңа җитәкче үзгәрешләр кертә башлады. Теге тапшыру, бу тапшыру дип, тормышка ашмастай тәкъдимнәр әйтә башлады да, мин «юк» дидем. Шулай итеп, эштән киттем инде. Аңарчы Рөстәм Гайзуллин мине, «Фәнис Наилевич янына кереп чыгыйк әле» дип, театрга чакырган иде инде. Чөнки Рәшит Заһидуллин киткән иде.
Театр директоры Фәнис Наилевич синең театрдан китүеңә ничек караган иде соң?
Без бит инде режиссер кешесе идек, директорныкы түгел. Мин киткәч үк Фәнис Наилевич: «Мин сине эштән җибәрмим», – дип шалтыратты. «Дөрес аңлагыз, театрдан ваз кичмим, әмма Рәшит Галиевич белән бер коридордан йөрергә теләмим», – дидем. «Кайтам дисәң, теләгән вакытыңда алам», – диде. Шулай итеп «Мәйдан»нан киткәч, кире театрга кайттым.
Сине кеше урынына рольгә кертсәләр, керә алыр идеңме? Артем Пискунов кебек...
Юк! Бик авыр мәсьәлә ул театрда. Мәсәлән, «Айдар Фәтхрахманов китә» дип, мине «Хыялый»га керттеләр. Булат Зиннәтуллин аягын авырттыргач, «Син бит минем бергенәм»гә керттеләр. «Егетләр, бу – сезнең спектакль! Берәр нәрсә килеп чыкса, чыгып уйныйм, әмма ул – сезнең роль», – дип әйтеп куйдым. «Кияү урлау» чыкты бит әле. Анда лаборатория эскизында Артем уйнарга тиеш булган да, нидер килеп чыккан, Артемның уйныйсы килмәгәнмедер. Боерык чыккач: «Артем, гафу ит, рольгә мине язганнар, минем теләк белән түгел», – дип кереп әйткән идем: «Гомерең үтте инде миннән калган рольләрне эшләп», – дип шаярды. Дәшмичә чыгып киттем.
Артем – аерым бер тема инде. Без нык дуслар идек. Без I курстан бирле бергә. Аны яклап сугышканым да бар...
Сез якташлар бит, әйеме?
Әйе. Без Мөслимнән. Авылга да аның әтисе машинасында кайтып йөри идек. Уртаклашыр серләребез дә күп иде. Артемның кызып китә торган гадәте бар, тынычландыра идем. Бервакыт театрда бер «косягы» булгач, егетләр: «Кыйнап атыйкмы әллә?» – диләр. «Егетләр, аңлагыз, сез Артемга сикерсәгез, мин сезгә сикерәм», – дидем. «Ул гаепле бит», – диләр. «Аңлыйм, ләкин ялгышса да, барыбер аны яклап сикерәчәкмен», – дим.
Рәшит Галиевич безгә: «Үзегезнең нинди театрда эшлисегез килә – шуны төзергә кирәк. Сездән костяк җыелырга тиеш – яшьләрне үз яныгызда туплагыз», – дия иде. Мин аларны җыя да башлаган идем, бергә туган көннәр үткәрә идек, җитди темаларга сөйләшә идек. Мин киткәч, нәрсәдер булган, бу – тегенең белән, тегесе монысы белән бүлгәләнеп беткән. Мин кире җыеп карадым, җыя алмадым. Шуңа зурлар янына чыгып киттем. Якын кешенең хыянәте авыррактыр инде...
Мин Рәшит Галиевичка да рәхмәтле. Яхшысы һәм начары белән дә ул мине бүгенге көнгә җиткерде. Шәп дәрес бирде. Мин аны кичердем. Мин бернәрсәне яхшы беләм – мин режиссерга да, директорга да эшләмим, мин театрга һәм үземә эшлим.
«Тәртип буенча бара торган әйберләрне бозып, артта үлекләр калмыймы икән?»
Театрга ниндидер бәйләнүләр, «таш атулар» булса – борчылдырамы? Әйтик, «Идегәй» чыкканда шау-шулы булды. Бу – ачуыңны китердеме?
Ачуны китерә. Сезнең редакциядә булган түгәрәк өстәлне – «Идегәй» «разбор»ын махсус карадым: килешмәгән әйберем күп. Тынычлану өчен, ул вакыйга турында мәсәл дә яздым. Дөресен генә әйткәндә, кемнедер яклый да алмыйм, театр исеме белән шулай булганга гарьләндем дә. Галимҗан абый Гыйльманов кына гаепле түгел ич инде анда. Аны «крайний» ясадылар. Аның лекциясендә үк «Болгар ханы монда кереп утырды» дигәненә аптыраган идем.
Әйтүен әйтте бит инде ул шулай дип.
Әйтте инде, аның да ялгышы бардыр. Ул бит спектакль куймады... Нәрсә генә булса да, мин театрны яклаячакмын инде. «Барыбер Артемны яклап сикерәчәкмен», – дигән шикелле инде монда да. «Тәртип» радиосы турында сүз әйтүче булса да, авызын томалаячакмын. «Болгар» радиосы турында да сүз әйттермәячәкмен.
Тинчурин театрыннан киткәч, берәр театрга чакырмадылармы?
Кариев театрына чакырдылар. Ул вакытта театр директоры Гүзәл Сәгыйтова иде. «Мин Тинчуринныкы, хыянәт итмим», – дидем.
Сез Тинчурин театрына группагыздан дүртәү килдегез бит, әйеме?
Дүртәү килдек – Резеда Сәлахова, Лия, Зөлфәт Закиров һәм мин. Артем башта Кариев театрына барган иде. Зөлфәт ГИТИСка укырга кергәч, Рәшит Галиевич: «Бар, братыңны чакыр», – диде. Мин аңа: «Тиз бул, документларыңны алып кил», – дип шалтыраткач, шул ук көнне килде. Аннары Лия театрдан китте – гаиләне сайлады, Зөлфәт укып кайтты...
Театрга баш режиссер булып Туфан Имаметдиновның килүен ничек кабул иттең?
Туфан Рифовичның килүен башта кабул итәргә әзер түгел идем. Хәзер кабул иттем. Ул да безгә килеп эләкте, без дә аңа эләктек.
«Без, яңаны күрсәтәбез дип, булганын җимереп ташламыйбызмы?» дигән сорау белән шигырь юллары да туган иде: «Мин яңалык яклы, киләчәктә якты, көтә анда өмет-хыяллар. Тик аркада җоннар үрә тора алар – артта калган эздә үлекләр». «Гашыйклар тавы» спектаклендә (Илдар Юзеев пьесасы. – авт.) дә медаль өчен күлләрне корыталар. Тәртип буенча бара торган әйберләрне бозып, артта үлекләр калмыймы икән?
Бу театрда Туфанның нидер үзгәртә аласына ышанасыңмы?
Белмим...
Үзгәртү кирәкме?
Җитәкчеләргә Аллаһ ярдәм бирсен, дип кабатлыйм. Минем алар урынында буласым килми. Бик катлаулы. Артистлар арасында да кемдер эшләргә теләп килә, кемдер теләмичә килә – андые белән дә эшләргә кирәк. Тегеңә дә ярарга кирәк, моңа да ярарга кирәк.
Син Туфанны аңлыйсыңмы?
Аңлыйм. Башта миндә дә каршылык булды, үзем белән үзем көрәштем. Без аның белән, бәлки, спектакль эшләрбез дип, Кама Аланына барган идек. Шунда, аны аңлар өчен, су буена төшеп шашлык кыздырырга тәкъдим иттем. Сосиска кыздырдык инде. Әмма анда гаиләләр белән булгач, артык аралашып булмады. Аңлыйсым килеп, Туфан Рифовичның режиссерлык курсларына да йөри башлаган идем. Дәресләренә йөреп, аның белемле булуын, күзаллавын күрдем.
Ул куйган «Идегәй» дастаны үзенчәлекле, «Җилкәнсезләр»не башта аңламаган идем, хәзер ошый. Илнур Гарифуллин куйган «Беренче театр»ны гына кабул итә алмадым. Мин классикага кагылуны авыр кичерәм. «Әйдә, классикага тимик, әйт, ни телисең – утырыйк та языйк», – дидем. «Җилкәнсезләр»гә кагылуга да каршы чыккан идем, әмма режиссер үзенекен раслый алды. Килештем. Формасы белән алып кереп китте.
Элек «Мизгел» театрында да «эчтәлек» дия идем, хәзер форманы карыйм – заман шулай куша. Эскәмия һәм өй кыегы белән генә булмый. Әмма безнең труппа аңа әзерме икән? Мин «әзер» дия алмыйм. Туфан Имаметдинов көрәшә инде.
Гаилә темасына бик сөйләшергә яратмыйм. Хатының Альбинаны да белгәнгә бер генә сорау – татар ирләре акыллы хатыннарны яратып бетерми кебек тоела. Аларга уртача гына акыллылар белән уңайлырак. Синең Альбинаң – акыллы хатын. Сиңа акыллы хатын белән авыр түгелме кайчакта?
Алай алдан исәпләп өйләнмәгән идем инде. Гашыйк булынган да өйләнештек. 30 август концертында мин Тукай шигырен сөйләргә килгән идем. Альбина документлар белән йөрде. Шунда танышып киттек. Җитез, акыллы кыз булуын күрдем. Үземә шундый кирәген аңлый идем. Чөнки мин хыялый, дөнья көтә торган кеше түгел. Язганнарымны беренче ул укый... Минем атказанган артист исемен алуымда да Альбинаның катнашы бар ахрысы – документлар белән ул йөргәндер. Мин аны җыеп та бетерә алмас идем. Мин үз дөньямда яшим.
Илфак, синең дингә керүеңнең берәр этәргече бармы?
Бар. Кызым Нәргизәдер. Ул авырганда, врач эзләп, Чабаксарга, Мәскәүгә чапканда, «Я не знаю какому Богу молиться» дигән момент булып алды. Бала авыру – бик куркыныч. Ковидтан гына башланды бит. Хәзер бала күбрәк өйдән укый, чөнки иммунитеты начар. Атна саен уколга йөртәбез. Былтыр берәү әйтте: «Күзеңдә – моң, эчендә нидер бар», – диде. «Идегәй»не чыгарганда, Алмаз абый Фәтхуллин, Ирек абый Хафизовлар намазга барганда, аларга ияреп кенә басып караган идем, өйрәнеп киттем.
Дин темасына кергәнбез икән, нәрсәне кичереп була, нәрсәне кичерәсе авыр?
Аллаһтан, кешеләрне кичерерлек көч бир, дип кенә сорыйм. Минем бик нык Артемны кичерәсем килә. Намаз укыганда да сорыйм. Булмый әле. Нишләп алай ул? Артык якын дустым булгангадыр инде. Ул бит язмышыма йогынты ясады...
Ул сине ныгыткандыр да.
Әйе, ныгытты. Икенчедән, театр белән генә дөнья бетмәвен аңладым. Эстрадниклар турында теге-бу дип сөйли башласалар, безнекеләргә: «Яп авызыңны! Сиңа монда роль язылган, кием тегелгән, ут куелган, билет сатылган – чыгып уйнарга гына кирәк. Ә эстрадникка җырны сатып алырга, төркем оештырып концертлар куярга кирәк», – дим. Татар эстрадасында юньле администраторлар да юк. Шул Илсөя Бәдретдинова белән Тямайда һәм Ришат Төхфәтуллинда булса гына. Эстрада җырчысы бөтен төркем өчен җавап бирә. Мин алар белән йөрдем һәм ничек эшләгәннәрен күрдем. Аларга бер җырны чыгарып ротациягә бирү өчен 200 мең сум акча кирәк. Безнекеләр аны чыгарып бирергә әзерме?
Ә кем кушкан аларга?
Сездә дә хаклык бар. Әмма аларны сүккәнче, эшләрен эшләп кара.
Бик каты эстраданы яклаштың – үзең җырлыйсыңмы?
Миңа җырлау сәләте Аллаһтан бирелмәгән. Начар ишетәм. Аның каравы бии беләм. Яза беләм, сөйли беләм... Җырлый белмәгәнгә, «Ак тәүбә, кара тәүбә»гә дә керә алмадым. Җыр ул – миңа стресс. Бәлки, ул – минем фобиядер. Спектакльгә «плюс» яздырганда, үз акчамны түләп, җырымны «тартып чыгарттырганым» булды. Хәзерге аппаратура эшли инде аны. Аллам сакласын, шундый җыр белән эстрадага чыгарга! Анда җырлый белмәүчеләр болай да җитәрлек!
Син стресстан «качалка» белән генә бушанасыңмы?
«Качалка» һәм соңгы көннәрдә – намаз.
Стресттан котылуның гөнаһлы юлларын сайламыйсыңмы?
Аллам сакласын! Мин үземә атылган пычракны башка кешегә күчерәсем килми. Машинада барганда берәрсе миңа акырса, мин дә аңа акырам. Чөнки җыеп калсам, үземә дә, аңа да авыр була, акырышабыз да, тузыныбызны туздырып, икебез дә канәгать булып таралышабыз. Бервакыт сугышкан да булды – мин башламадым. Минем беркайчан да башлаган булмады.
Сугышкалаган булгалады алайса?
Булды. Студент чакта Артем һәм Ришат белән кайтып барганда, урам малайлары бәйләнгән иде. Берсе Артемны тартып алып китә башлагач, дустыдыр, дип уйладым, басып торам. Артем: «Җибәрмә инде», – дигән кебек борылып карагач, тегеләргә ябыштым. Дубинкасын тартып алдым да болгап аттым. Сукмадым берсенә дә...
Көрәшче егет бит әле син безнең. Журналистлар сабантуена да чыктың – хәтерлим.
Әйе, «Татмедиа» сабантуенда спорт журналисты Фәрит абый Салихов белән көрәштек. Мин аны аттым да, аягын авырттыргач, жәлләдем. Ул, аягын авырттырган булып, «театр уйнап» йөргән икән...
Шулаймыни?
Басып йөреп китте ич. «Мин бит сезнең театр сабантуенда йөрмим», – дип тә әйтте. Йөрсәм соң, радиода эшләгәч, көрәшәсе килде инде. Көрәш бит ул эчтә утыра.
Күптән көрәшәсеңме?
Башлангыч мәктәптән бирле көрәшәм. Тренерыбыз Айдар абый Шәйгардановка рәхмәт инде – җыеп йөртте. Үземнән югарырак авырлыктагылар белән көрәшеп үстем. Чөнки минем авырлыкта директор малае иде. Без аның белән туганнар да булгач, ул авырлыкка кермәдем.
Мин инде 9 класста укыганда «артист булам» дип хәл иткән идем. Ул елның көрәш сезонын ябу бәйгесе безнең авылда узды. Руслан Андреев дигән егет белән көрәшеп, аның өстенә төшеп, кабырганы сындырдым. Көрәшкәндә: «Мин сине атам», – ди. «Аткан чакларың да булды. Табында мин сиңа җиңелмим, бу – минем авыл», – дим. Шулкадәр каты көрәштек. Күтәреп алгач, мин моның өстенә төштем. Тыны кысылды, кешене үтерә яздым, дип курыктым. Икенче елны беренче ярышка килгәч, үз авырлыгымдагы 4 егетне 20 секундта «чистага» атып бетердем дә: «Минем авырлыкта миңа конкурент юк, мин артист булам, имгәнәсем килми», – дидем. Остазыбыз Айдар абыйдан гафу үтендем.
Көрәштә бит әле «үзара килешү» дигән ямьсез бер әйбер бар. Мондый әвеш-түеш килүләргә мөнәсәбәтең?
Бу хакта уйламаска тырышам. 7-8 ел элек Яңа Арыш авылы сабантуен алып барырга чакырдылар. Инде бетәр вакыт җиткәч, ике егет көрәшә. Алар бер-берсен яхшы беләләр – аяк чалалар, бер-берсен өскә утырып изәләр, берсе егылганда, икенчесе тибеп китә. 10 минутлап көрәшкәч, баш хөкемдар берсен җиңде дип игълан итте дә юкка чыкты. Болар талаша башлады. Авыл икегә бүленде. Уртада бер әби утыра да мин утырам. «Борчылма, алар ел саен шулай итә», – диде теге әби. Болар янындагы хөкемдар да, авыл советы рәисе дә, хәзрәт тә, участковый да юкка чыкты. Болар барысы да белгән шулай буласын, ә мин белмәгәнмен. 1 сәгать боларны көйләп йөрдем. «Миңа үз авылым тәкәсе кирәк», – ди җиңелгәне. Менә бу – лаеклы позиция! Алар икесе дә җиңүгә лаек! Менә бу – көрәш! Менә бу – дәрт!
Ә бүгенге көндә «син алырсың», «мин алырмын» дип килешү... Мин аларның травма аласы килмәвен дә аңлыйм. Хәзер көрәшчеләр аз. Авылга сабантуйга кайтсам, көрәшергә 3 кеше бар. Ә без үскәндә – о-о-о-о-о...
«Балаларымны татарча мәҗбүри сөйләштерәм»
Студентларның «Мизгел» театр студиясендә укытасың, әйеме? Талантлар бармы?
Алар – балачактан театр уйнап үскән, хәзер укытучы булырга килсәләр дә, уйнау теләге калган балалар.
Татарча әйбәт сөйләшәләр инде?
Әйе. Татарча белгән кешеләр шунда гына калгандыр да инде.
Татар теле темасы сине борчыймы?
«Татар егете» конкурсына әзерләнгәндә, биюче 4 пар таптык, берсе-бер татарча белми. Бөтен мәктәбендә артта җырлап торырлык балалар юк...
Үз балаларың татарча сөйләшәме?
Мәҗбүри сөйләштерәм. Телләре начар, әниләре, ятканда, русча әкиятләр укый. Чөнки татарча яңа әкият китаплары юк. Альбина балалар өчен, «тышлыгы матур» дип, бер татарча китап алган. Ачып укысам, җөмләсенең ата-анасы юк. Гомере буе Чаллыда китапханәдә эшләгән бер апаныкы булып чыкты – кем җөрьәт итә икән мондый китап чыгарырга дип, эзләп таптым мин аны. Альбина алган бер әлифбада «У» хәрефенә укроп ясап куйганнарына исем китте. Әнис бит ул. Моны эшләгән кешеләрнең «аяк-кулларын сындырыр» идем, алар бит шуны сатып акча эшли.
Балаларыңа татар телен өйрәнү нәрсәгә кирәк дип аңлатасың?
Бәлки, мин аңа аңлатмыймдыр да. Тиеш, дим. Миңа бит «розеткага әйбер тыкма» дип аңлатмадылар, бәйләм энәләре тыгып шундый «фейерверк» булды, башка тыкмаска кирәген аңладым.
Салкын ишек тоткасына тел дә тидердеңме?
Тидердем. Боз да яладым. Балалар шулай өйрәнә. Хәзер бала төчкергәнгә дә өф-өф итәбез. Хәзер бит сабантуйда чалыш багана да юк икән. Сораган идем, ярамый, балалар егылып төшеп имгәнә, диделәр. Әстәгыфирулла, минәйтәм. Мин, чалыш баганага менеп әтәч алу өчен, койма өстеннән йөреп әзерләнә идем. Балаларны артык иркәлибез...
Ничек тел өйрәтергә соң инде ул иркә балаларга?
Минем бер хыял бар – бала туганнан алып 18-20 яшькә кадәр, аның өчен бишек җырларыннан башлап әкиятләр, шигырьләр, хикәяләрдән, телефон уеннарыннан торган цикллар ясау. Ул пирамида кебек – анда китаплар да, видео да, аудио да, уеннар да керергә тиешләр. Бу бушка булсын иде – дәүләт аны үз өстенә алсын иде.
Хәер, хәзер туган телләр комиссиясе булгач, «татар телен үстерәбез» дигән булып, җыен чүп-чарга да акча сорый башладылар – анысы да бар инде.
Сорыйлар һәм алалар да...
Алалар. Бөтенесе Марат Готович Әхмәтовтан акча сорый. Театрлар да сорамакчы. Ләкин бит татарча эшләү –безнең – театрларның да, язучыларның да – төп бурычыбыз. Монда Марат Готовичның ни катнашы бар?! Әлбәттә, бүген – акча дөньясы. Акча барыбызга да кирәк...
Әй, бүгенге көндә язучылары да аз калып бара инде. Кайда бүген Әмирхан Еники, Һади Такташ, Хәсән Туфаннар? Кем бар соң?
Илфак, мин «бүген андыйлар юк, бөекләр китә» дигән сүз белән килешеп бетми башладым. Ул пафос туйдырды. Бүген, мәсәлән, Рүзәл Мөхәммәтшин бар. Ул син санаганнардан кайтыш түгел, дип саныйм мин. Булат Ибраһимов, Йолдыз Миңнуллиналар бар. Әдәбиятта, сәнгатьтә сезнең буын бар бит әле. Сезнең буын тегеләр янында кыймыйчарак торса да, алар бар!
Безнең Туфан Миңнуллиныбыз бар иде. Алар Марсель абый Сәлимҗанов белән бер яктан – әйбәт эшләсәләр, икенче яктан – башкаларга үсәргә мөмкинлек бирмәделәрме икән әллә? Чөнки Туфан абый киткәч, бушлык барлыкка килде. Тау китте, артыннан таучыклар әзерләп калдырмады. Шамил абый Фәрхетдинов: «Элекке шагыйрьләр үз артыннан алмаш әзерләгән», – ди.
«Уйларымны шигырьгә салгач, җиңеләеп китәм»
Илфак, әдәби иҗат сиңа ни дәрәҗәдә кызык?
Язарга телим, чөнки гомерем буе болай чабып йөреп булмас. Артист бит инде ул гел сәхнәдә тормаска мөмкин. Мин картлыгымны табигать кочагындагы ялгыз йортта мич янында әсәр язып, шуның гонорары һәм авторскийлары хисабына яшәргә хыялланам.
Драматургия жанры турында сүз барамы?
Күбрәк драматургия. Хикәяләр дә языла. «Нәсел» дип аталган фантастик әсәр яза башлаган идем – кулым җитми. Уйлаган кадәрен – 7 бүлеген – «пешереп» куйдым, калганы әле «пешә». Аның өчен бераз дин ягыннан өйрәнергә кирәк.
Кайчан яза башладың син? Кем күреп алды?
Әтнәдән Дамир Сидеев «Тукай шигырьләреннән әсәр ясап карыйк әле» дигән иде, «Юк» дип әйтә алмыйча, эшләп карарга булдым. Аннары Резеда Гарипова әсәр тәрҗемә итергә сорагач, «юк» диялмичә, тәрҗемә иттем. Яңадан театрга әйләнеп кайткач, Зөфәр Харисов театр студиясе өчен әсәр язып каравымны сорады. «Миһербанлык» язылды. Үземнең фамилияне афишада күргәч, болай да була икән, дип уйлап куйдым. Хәзер театрда куеласы кайбер әсәрләрне дә «сүтеп җыярга» туры килде. «Хан кызы Турандык»та, «Ашина»да, «Портфельле кияү»не куйганда катнаштым. Әдәби редактор буларак исемем яңгырагач рәхәт инде. Нәтиҗәле ел булды.
Үзең тулы бер пьеса язарга алынмыйсыңмы?
Аңа әле көчем җитми. Башлаган материал да бар. Авыр тема. Җиңелне язасы да килми.
Драматургия мәсьәләсендә хатыннан тыш киңәшер кешең бармы?
«Миһербанлык»ны язгач, үзебезнең театрдан драматург Шамил Фәрхетдинов белән киңәштем. Ул фикерен әйтте, әмма мин аның киңәше белән үзгәртмәдем, үземчә калдырдым. Киңәшләшергә яратмавымның бер сәбәбе бар. 8-10 ел элек, «Идел» журналы булдымы икән, шигырьләремне сорап алдылар. Бирдем. Алар аны төзәтергә шагыйрә Рифә Рахманга биргәннәр. Ул минем шигырьләрен айкап бетергән. Мәсәлән, миндә: «Кара миләш, ачы идең, кырау суккач – балландың. Мин дә шулай – тормыш ямен картайгачтын аңладым», – диелгән иде. Минемчә, моңа башка әйбер кирәкми. Мәктәптә укыганда озын-озын итеп яза идем дә, әни шуларны укыгач, «бу фикереңне 4 юлга сыйдырып була» дип өйрәтте – әнием укытучы. Минем өчен Дәрдемәнд үрнәк. Рифә Рахман шул миләшләрдән бөтереп-бөтереп әллә кайларга кереп киткән дә 4 куплетлыга әйләндергән. Бөтенесен сүткән дә җыйган. Карадым да: «Болар бит мине шигырьләр түгел», – дидем.
Алар басылып чыктымы?
Чыкты. Ләкин мин канәгать түгел идем. Шигырьләрне анализларга Рифә Рахман өенә чакырды. Ул минем рифма өчен генә язылганнарын әйбәт диде. «Сезнең өчен шигырьнең нәрсәсе кыйммәт?» – дим. «Рифма», – ди. «Минем өчен мәгънә кыйммәт», – дим. Рифмасы сынса да... Без, артистлар, үзебез дә рифманы «сындырырга» яратабыз. Кайчакта, рифманы сындыргач, сәхнәдән үтемлерәк яңгырый. Шуннан соң мин шигырьләремне кешеләргә күрсәтергә ашкынмыйм.
Язучылар берлегенә Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат янына барып кара. Ул – төпле киңәш бирә ала торган кеше.
Рәхмәт. Минем балалар өчен язасым килә. Татар әдәбиятында зур проблема – безнең бит балалар өчен кызыклы әсәрләр юк. Әйтик, миңа «Язгы аҗаган» кызык иде. Бүгенге көн баласына ул кызык түгел.
Бервакыт Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Галимҗан абый Гыйльманов та «әсәрләреңне китер әле» диде. «Чулпылар» дип аталган әкият язган идем: Болгар чорыннан башлап Казан ханлыгы чорын колачлаган фэнтези. 100 битлек. Нарния турындагы әсәрдән рухланып язылган. Галимҗан абый сорагач, әле безнең «Идегәй» чыкканчы ук алып барып бирдем. Җәй көне очраткач: «Илфак, әсәрләреңне укыдым, әйбәт, берәрсен сайларга кирәк», – ди. Ул бит – бер әсәр. Ул аны оныткандыр инде, башка барып тормадым. Аларның да 100 төрле эш. «Казан утлары» хикәяләремне артык үзгәреш кертмичә бастырып чыгарды. Шундый рәхәт икән ул! «Казан утлары» бастырсын әле!
Грантка язар идеңме, бирсәләр...
Юк, зур җаваплылык ул. Әнә, кайбер язучылар утыра – 500 мең бирделәр, роман язасы бар, дип. Акчага язу дөрес түгел, язганга акча алу – дөрес. Миңа калса, язучы гонорарны эшләгәнгә алырга тиеш.
Профессионал бушка язып утырсынмы?
Начар язган икән, димәк, бушка язган булып чыга. Профессионаллар начар язмаска тиеш.
Үзеңнең дә 100 битлек фэнтезиың әрәм булып ята, дисең. Профессионаллык яза-яза килә инде.
Мин аның дөньяга чыгачагына ышанам. Алай язган әсәрләр дөнья инде ул, Шамил абый «һәрнәрсәнең үз вакыты» дип тынычландырды. Мин аларны күтәреп йөрсәм, бер мескен булам. Роман язам икән – яхшы булса, түләсеннәр. Гоголь «Мертвые души»ның икенче романын яндырган әнә – уважуха!
Үзең башкаларны укыйсыңмы?
– Укыйм. Кич кайткач, йоклар алдыннан ярты гына сәгать булса да китап укырга тырышам. Әмма күп әйбер кызык түгел. Димәк, ул язучы минеке түгел, дип уйлыйм. Әсәр кызык түгел икән, азапланмыйм, рус әдәбиятын яки чит ил тәрҗемәләрен укыйм. Бездә, мәсәлән, пандемия темасына әсәр бармы икән? Руслар язды бит. 90нчы еллар турында да юк. Безнең рефлексия озак бара. Ай озак...
«Караш» инсценировка мәктәбенә йөрдем ич, анда, Әлфәт абый Закирҗанов киңәше белән, 100 әсәр бирелгән. Барысы да – элеккеге авторлар. Бүгенгеләр сирәк. Анда Әлфәт абыйның гаебе юк, татар әдәбияты гаебе.
Мин аңлыйм – безгә сүзебезне шактый гына «иләк аша» чыгарырга кирәк. Сәясәткә мөнәсәбәтебезне дә белдерә алмыйбыз. 500 елга сузылган курку бар. Без бәйле.
Бәлки, безне шул курку саклагандыр.
Саклаган. Әлбәттә, саклаган. Безне әллә кайчан кырып бетергән булырлар иде. Җитәкчеләребезгә Аллаһ ярдәм бирсен! Әйтер алдыннан башыңны эшләтеп, чамалап әйтергә кирәк. Алдыңны-артыңны уйлап әйткәнгә генә яшибез.
Ләкин мөмкин кадәр әйтергә дә кирәктер бит. Татар зыялысы – язучы, артист – фикерен дә әйтергә тиештер.
Фикер әйтерлек булып үсәргә дә кирәк бит әле. Үсү өчен фикер әйтергә кирәк.
Кайчакта кайнап торып, кычкырасы килгән чаклар буламы?
Йөрәк әрнегәндә шигырь язам. Шигырьгә салгач, җиңеләеп китә…