Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Питрәчтә узган «Медиа Сабантуй»: «Журналистларга да бәйрәм итәргә чират җитте»

Милли бәйрәмебез Сабан туе ярышларында катнашып, җиңүчеләр турында матбугатта, радио-телевидение, интернетта сөйләүче һәм язучы журналистлар инде икенче ел рәттән үзләре дә Сабан туе келәмендә җитезлектә, егәрлектә көч сынаша.

news_top_970_100
Питрәчтә узган «Медиа Сабантуй»: «Журналистларга да бәйрәм итәргә чират җитте»
Салават Камалетдинов

Былтыр каләм ияләре Сабага кайткан булса, быел «Медиа Сабантуй» кунакларын Питрәч кабул итте. Бәйрәмдә катнашкан 600дән артык кешене «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

Журналистларның бәйрәменә дә чират җитте...

– Тарихта икенче тапкыр Сабан туе үткәрәбез. Һәр шәһәрдә, һәр районда «Татмедиа»ның филиаллары бар. Журналистлар кадр артында – бәйрәмнән читтә кала. Шуңа күрә без үзебезнең бәйрәмне булдырырга уйладык. Сабан туе исә барыбызны да берләштерә, безне бергә җыйды.

Барлык районнан килгән журналистлар республикабыз, милләтебезнең киләчәге өчен эшли. Менә инде аларның бәйрәменә дә чират җитте, – диде Шамил Садыйков.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исеменнән сәламләде.

– Бүген бәйрәм зур команда булып эшләвебезне күрсәтә. Бөтен районнардан матур Сабантуй җиренә журналистлар, аларның туганнары, якыннары җыелган. Бәйге, ярышларда кемдер җиңәр, кемдер җиңелер. Республика мәнфәгатьләрен яктыртучы, туры сүзне җиткерүче зур команда булып һәрвакыт җиңеп киләчәкбез. Эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телим, – диде Эльвира Әхмәтова.

Ул бүген «Алга» район газетасы редакциясендә булганнарын, анда яңа өстәл, шкафлар куелганын искәртте. «Журналистлар өчен барлык шартлар тудырган, «Татмедиа» җитәкчелеге, Питрәч районы башлыгына рәхмәтемне белдерәм», – диде Эльвира Әхмәтова.

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов «Алга» район газетасына быел 90 ел тулганын әйтте.

– Үзебезнең бәйрәмне Сабан туе белән берлектә үткәрергә булдык. Барыгызга да яхшы кәеф телим. Сабантуй – барыбыз өчен дә көтеп алынган бәйрәм. Онытылмас очрашулар бүләк итә. Сабан туе туган телгә хөрмәт уята, туганлык җепләрен ныгытырга ярдәм итә. Күңелле яллар телим, – диде район башлыгы.

Шамил Садыйков газета-журналларның язылу кампаниясен уңышлы башкарып чыгулары турында әйтте.

– Иң мөһиме – абунәчеләрне җыю. Авыр шартларда да эшләдек. Хезмәттәшләрнең тырышлыгы белән уңышлы башкарып чыга алдык. Абунәчеләр санын егермеләп филиал арттыра алды, – дип билгеләп үтте һәм алдынгы филиалларны бүләкләде.

Бәйрәмдә «Питрәч-информ» җитәкчесе Ольга Шәмсетдинова «Татмедиа» әләмен күтәрде. «Медиа Сабантуй» бирнә җыю һәм концерт программасы белән дәвам итте.

Һәр Сабантуйның күрке – көрәш булган күк, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләр дә бил алышырга әзерләнеп килгән. Абсолют батыр булып «Мамадыш-информ»нан Илдар Хәсәнов калды. Аңа тәкә тапшырылды. Батыр асты – «Тәртип» радиосы алып баручысы, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов. Өченче урынга, шулай ук, «Мамадыш-информ»нан Иршат Сәйфетдинов.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Сабан туе уеннарында көч сынашу редакция командалары арасында үзара ярыш та иде. Кайсы редакция күбрәк ярышларда катнашкан, кем активрак – шуларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Беренче урынга – телефон, икенче урынга – ноутбук, өченчесенә – компьютер.

Кайбер редакцияләр «Медиа Сабантуй»га алдан ук әзерләнгән. Район бәйрәмнәре узганда ук «тренировкалар» уздыра башлаганнар. Мондый ярышларда өлгерлек, җитезлектән тыш «бәхет эше» дигән әйбер дә бар, билгеле. Әйтик, әтәч куып тоту кебек ярышларда. Әтәч менә нәкъ синең якка йөгермәсә, тотуы кыенрак бит!

Ә инде менә аркан тартыш кебек ярышларда «бәхет эше»нә генә өметләнеп ятсаң, соңгы буласыңны көт тә тор...

Бәйрәмгә бераз соңрак килеп кушылган Айдар Сәлимгәрәев «Медиа Сабантуй» – журналистларга күрешеп, аралашыр өчен шәп мәйданчык» дип бәяләде.

– Бик күңелле бәйрәм булды, Питрәч җирлегендә безне кабул иткән район башлыгына рәхмәт. Бик матур урында оештырылган, һава торышы да әйбәт. Журналистлар бергә-бергә эшләсә дә, эш вакытында бер-берсен күрмичә кала. «Медиа Сабантуй» – күмәкләшеп аралашыр, бәйрәм итәр өчен шәп мәйданчык. Бәйрәм итмәсәң, күңел дә төшенке була. Барыгызны да бәйрәм белән! Алга таба да күрешергә, уңышларыбыз турында сөйләшергә язсын, – диде ул.

«Көрәш белән беркайчан шөгыльләнгәнем булмады»

Видеооператор булып эшләүче 30 яшьлек Илдар Хәсәнов Илфак Хафизовны «чиста»га салып, өстен чыкты. Илдар Хәсәнов әле быел февраль аенда гына Саратов өлкәсеннән Мамадышка күченеп кайтып, 1 марттан видеооператор булып эшкә урнашканын әйтте. «Медиа Сабантуй» турында белдем дә, үз көчемне сынап карарга булдым», – ди ул.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Илдар Хәсәнов сүзләренчә, аның көрәшү тәҗрибәсе, гомумән, юк.

– Көрәш турында Татарстанда гына ишеттем, съемкаларга баргач, билбаулы көрәшне беренче тапкыр күрдем. Көрәш белән беркайчан шөгыльләнгәнем булмады. Бүген, күрәсең, уңыш елмайгандыр инде миңа. Келәмгә чыгар алдыннан бик дулкынландым, җиңелчә калтыратты, – ди баш батыр.

Илдар Хәсәнов көрәш кагыйдәләрен кичә генә өйрәнгән, «Ютуб»тан да караганы, хезмәттәшләре дә аңлатканы турында сөйләде.

«Ул егетнең көрәшә белгәне күренеп тора иде»

Илдарга җиңелгән Илфак исә көндәшенең көрәш келәменә тәүге тапкыр чыгуына ышанмый. Сүз уңаеннан, Илфак Хафизов 2020 елда «Театраль Сабантуй»да 80 кг га кадәр авырлык категориясендә батыр калган булган. Соңгы 2 елда «Тәртип» радиосында «Тәртипле иртә» тапшыруын алып бара.

– Бау тотканда ук, кемнең ничек тотканы, көрәшкәне сизелә. Ул утырып, астан көрәште, мин аска утыра алмадым. Аның үзенең хәйләкәрлеге бар. Ул егетнең көрәшә белгәне күренеп тора иде. Ни кызганыч, аннан алдагы көрәштә ялгышрак атып, егылып, сул як кабырганы авырттырган идем. Ул мине тотып алуга үк төртеп куйды, сиздерде, ипләп көрәшеп бетерә алсам, дип уйлаган идем, – дип уртаклашты.

Илфакның мәктәптә укыганда да, «Театраль Сабантуй»ларда да көрәшкәне булган. Ул былтыргы батыр – «Шәһри Казан»нан Фәрит Салихов белән көрәшү теләге булганын әйтте.

– «Эх, көрәшеп карарга иде аның белән» диюем булды, жирәбә буенча иң беренче Фәрит абый белән көрәшергә туры килде. Дөресен әйткәндә, бик курыктым, беренче аткач, аягын авырттыргач, «туктыйкмы» дигән идем, «туктамыйк» диде, батыр йөрәкле кеше икән, ахыргача көрәште.

10 кеше шулай көрәшеп, финалга чыктык, һәм финалда Мамадыш егетенә җиңелдем. Озын, шук егет, афәрин! 10 кешенең бөтенесе дә җиңә алмый. Җиңү бик якын да булгач, бераз гына үкенечле инде. Әмма җиңелә дә белергә кирәк. Эх, тәкәсез калдык, дисәк тә, мин барыбер канәгать, чөнки көрәш барыбер күңелдә утыра инде. «Тузаным коелды», рәхәтләнеп көрәштем, – дип сөйләде «Татар-информ»га.

Көрәшченең йөрәге түзә, ди мени?! «Медиа Сабантуй»ның узган елгы баш батыры Фәрит Салихов быел да келәмгә чыкты.

– Батыр калырмын, дигән өмет юк иде, көрәшергә дә теләгем юк иде. Көрәшәсе булмаган, чөнки аягым авырта – операцияләр көтелә иде. Җиңгән килеш көрәштән китәсе булган, дип, үз-үземне тәнкыйтьләдем әле. Яшь тә бара, авырлык та бар. Авырткан аякка төштем, ахыргача көрәшергә тырышып карадым. Җиңелгән саен кәеф төшә. Көрәшергә чыкмасам да кәеф төшәр иде. Яшьләр көрәшергә тиеш, дип уйлыйм, – диде. Ул 10 меңлек сертификат белән бүләкләнде.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ» фотохәбәрчесе Салават Камалетдинов «Медиа Сабантуй»да беренче тапкыр катнашып, үз көчен сынап карады.

– Менә инде берничә ел бик күп тапкырлар көрәш бәйгесен фотога төшерәм. Бүген журналистлар Сабан туенда, көрәш ярышын аңлар өчен, көрәшеп карарга булдым. Көрәш кагыйдәләре, техникасын белмим. Бу – шәхси кызыксынуым гына. Җиңелүемә бер дә кәефем төшмәде. Мәйданга чыккач та, карап торучылар турында уйламадым, уйлар бары тик көрәш турында – көндәшне аудару турында иде, – дип тәэсирләре белән бүлеште.

«Аркан тартышуда бердәм булырга, бер-береңне сизәргә кирәк»

«Медиа Сабантуй»да аркан тартышуда мамадышлылар кабат беренче урынга чыкты. «Мамадыш-информ» да оператор булып эшләүче Рөстәм Салихов җиңүләре, бөтен команданың спортка гашыйк булуы турында «Татар-информ»га сөйләде.

– Командалар бик көчле, авырлык белән җиңү яуладык. Без бик шат, командабыз көчле, бердәм, шул бердәмлек аркасында җиңгәнбездер инде. Спорт якынайта бит. Гел эш белән генә булмый, күңелебез белән ярышларга сөенеп киләбез. Сабан туе алдыннан 1-2е көн волейбол уйнадык. Шәһәрдә гел шөгыльләнеп торабыз, төрле оешмалар бер-беребез белән гел ярышабыз. Шуңа команда да чыныккан.

Бердәм булырга, бер-береңне сизәргә кирәк. Команда белән күмәк эштә шулай кирәк, алдан ук «шулай-болай тартабыз» дип сөйләшеп куябыз. Бирешмәскә, вак-вак атлап уңышка барырга, – ди ул.

Мамадышлыларның көч биреп торучылары да актив. Шундыйларның берсе турында Рөстәм Салихов әйтте: «Илшат – кечкенәдән спортчы, тимерләр күтәрү белән шөгыльләнә, йөгерә дә, бик көчле, актив егет», – диде ул.

– «Медиа Сабантуй» бик күңелле, үзенчәлекле. Монда бөтен кеше бертигез, көрәшне дә, кул көрәшен дә, волейболын да карарга вакыт җитә. Берәр ярышка җитешмәсәң, сез кермисез, димиләр, көтеп торалар, юл куялар, бик җайлы, – дип югары бәяләде Рөстәм Салихов.

«Таяк тартышуда кул чуклары көчле булырга тиеш»

«Минзәлә» газетасы баш мөхәррире, «Минзәлә-информ» җитәкчесе Илдус Шаһиев таяк тартышу ярышында беренчелекне алды.

– Таяк тартышу – төп спорт төрем. Таяк тартышуда 7нче җиңүем. Җиңүдән соң канәгатьлек хисе зур, димәк, физик сәламәтлек бар. Заманында театрда эшләгән идем, «Театраль Сабантуй»ларда таяк тартышу һәм кул көрәшендә 3 ел батыр булып калдым. Егетләр көчле, беренче урынны алырмын, дип көтмәгән идем. Әлегә бәдәндә көч бар, Аллаһка шөкер, – диде Илдус Шаһиев «Татар-информ» баш редакторы Рәмис Латыйповка.

Илдус Шаһиев әйтүенчә, таяк тартышуда җиңү өчен түземле булырга кирәк, һәм, таякны җибәрмәс өчен, кул чуклары көчле булырга тиеш. «Көндәшне селкетеп тә алырга була. Шундый хәйләкәрлеге дә бар», – диде.

Җиңү сере белән уртаклашуын дәвам итеп, Илдус Шаһиев иң мөһиме – кулның көчле булырга тиешлеген ассызыклады.

– Эләктердең, башны артка чөйдең, умыртка сөяген җайлап куйдың, һәм көндәш бернишли алмый. Кемнең кул чугы йомшый, шул ычкына. Түземлек кирәк. Кул чуклары көчле булырга тиеш. Яшьтән үк көрәк, сәнәк тотып эшләгән кешенең кул чуклары нык була, – дип кабатлады.

Илдус Шаһиев әйтүенчә, бу спорт ярышында кисәк-кисәк тә тартып алу алымы бар.

– Көндәшең тартканын сизәсең икән – бир, 2-3 секундта мускуллар ял итеп өлгерә, һәм яңа көч белән тагын тартасың, тик таякны биргәндә ычкындырмаска кирәк, – диде.

Көрәштәге кебек баш аша да атып була. «Кисәк тартасың да, көндәшнең кулы ычкынып, таяк белән очарга мәҗбүр була. Таяк тартышында да көрәштәге кебек алымнар кулланырга була», – дип искәртте.

Ул Сабантуйга Минзәләдән 12 кеше автобус яллап килгәннәрен әйтте.

– Былтыр да килгән идек, бик ошаттык, актив булдылар, уйныйлар. «Медиа Сабантуй» турында күптән хыялланган идек. Элек «журналистлар бәйрәм итәргә тиеш түгел, кеше бәйрәм иткәнне генә язарга тиеш» диләр иде. Шамил Мөхәммәтовичка, Айдар Сәетгәрәевичка рәхмәт. Курыкмыйча бу эшне башлап җибәрделәр, – диде ул.

«Медиа Сабантуй»да барлык спорт ярышлары буенча нәтиҗәләргә күз салсаң, мамадышлыларга тиңнәр юк. Бик зур әзерлек белән килеп, беренчелек «Мамадыш-информ» кулында. Өченче урында – «Нижнекамск-информ», икенче урында – Тәтешнең «Авангард» газетасы.

Кул көрәше:

Ир-атлар арасында: 3 урын – Фәрит Салихов («Шәһри Казан»); 2 урын – Фәрхәт Шәйхелов (Азнакай «Маяк»); 1 урын – Илнур Юнысов («Мамадыш-информ»).

Хатын-кызлар арасында: 3 урын – Тәнзилә Габдрахманова (Балтач); 2 урын – Ландыш Бабаниязова (Мамадыш);

1 урын – Энҗе Газизова (Тәтеш).

Турникта тартылу:

3 урын – Рөстәм Салихов (Мамадыш)

2 урын – Рөстәм Хәлилов (Байлар Сабасы)

1 урын – Илдар Хәсәнов (Мамадыш)

Гер күтәрү ярышы:

Ир-атлар арасында: 3 урын – Антон Катушенок («Челнинские известия»); 2 урын – Ирек Галяутдинов (Апас); 1 урын – Габидуллин Илдар («Шәһри Казан»)

Хатын-кызлар арасында: 3 урын – Гөлфизә Зәйнуллина (Апас), 2 урын – Айгөл Нәбиуллина («Тәртип» радиосы), 1 урын – Елена Ахманаева («Заря»).

Таяк тарту ярышы:

Ир-атлар арасында: 3 урын – Искәндәр Мирзаһитов («Чаллы ТВ»); 2 урын – Антон Катушенок («Челнинские известия»); 1 урын – Илдус Шаһиев (Минзәлә).

Хатын-кызлар арасында: 3 урын – Әлфия Шәрәфетдинова (Буа); 2 урын – Алсу Бормотина (Сарман); 1 урын – Энҗе Газизова (Тәтеш).

Аркан тартуда ир-атлар арасында 3 урынны «Казан-информ» командасы, 2 урынны «Түбән Кама» телерадиокомпаниясе, 1 урынны «Мамадыш-информ» редакциясе алды.

Хатын-кызлар арасында 3 урынга «Ялкын» журналы, 2 урынга – Азнакайның «Маяк», 1 урынга «Нижнекамск-информ» чыкты.

Көрәш:

3 урын – Иршат Сәйфетдинов (Мамадыш)

2 урын – Илфак Хафизов («Тәртип»)

1 урын – Илдар Хәсәнов (Мамадыш)

Волейбол уенында 3 урынны Әлки, 2 урынны «Ялкын» редакциясе, 1 урынны Мамадыш районы журналистлары алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100