news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызларга мал чалырга ярыймы?

«Хөрмәтле хатын-кызлар, сез үзегезне саклагыз», - дип киңәш итә хәзрәт.

news_top
Хатын-кызларга мал чалырга ярыймы?
Михаил Захаров

Казанның «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә төрле сорауларга җавап бирә.

Бу юлы ул инстаграмдагы сәхифәсендә хатын-кызларның мал чалуына бәйле фикерен әйтә.

«Юк, җәмәгать, ярамый. Хөрмәтле хатын-кызлар, сез үзегезне саклагыз. Сез бит өйнең йөрәге. Сез бит иң матурлары. Урамда матур итеп йөрмәгез. Анда яулык киегез, озын күлмәк киегез. Ирегез кайтканда иң матуры булыгыз. Ничә яшьтә булсагыз да, ак чәчле  абыстай-апа булсагыз да, ирегезне матур итеп киенеп каршы алыгыз. Бу вазифалар ирләргә калсын. Әгәр ирем дә юк, балам да юк дисәгез, безгә мөрәҗәгать итегез. Кирәк икән, без килеп чалып бирәбез. Ләкин, хөрмәтле хатын-кызлар, малны үзегез чалмагыз», — дип аңлата хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар