Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гимназиядә атыш оештырган Алинаның әтисен һәм каравылчы хатынны кулга алганнар

news_top_970_100
Гимназиядә атыш оештырган Алинаның әтисен һәм каравылчы хатынны кулга алганнар
Уку йортының каравылчысы кулга алынган
Фото: "База" телеграм-каналы

Кичә Брянск шәһәрендә 14 яшьлек Алина А. шәһәрнең 5нче гимназиясендә атыш оештыра. 1 кызны – классташы Марияне атып үтерә, 3 малайны һәм 1 кызны яралый, 1 кыз класстан йөгереп чыкканда аягын сындыра. Соңыннан Алина үзен үзе атып үтерә. Аны классташлары кимсеткән, ул шуңа күрә бу адымга барган, дип фаразлана. Хәзер аның әтисе Дмитрий кулга алынган, дип яза «База» каналы. Ул коралны саксыз саклауда гаепләнә. 224нче маддәнең 2нче пункты буенча («Коралны саксыз саклау нәтиҗәсендә 2 кешенең һәлак булуы») 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Алинаның әтисе

Алина әтисе Дмитрийның ядрә белән ата торган мылтыгын (дробовик) махсус сумкада (тубуста) уку йортына алып керә һәм ата башлый. Гимназия территориясенә керә торган ишектә металл эзли торган җайланма булган, ул корал алып кергән очракта сигнал бирергә тиеш. Әмма җайланма эшләнмәгән. Уку йортында гирляндалар кую сәбәпле, металл тикшерү җайланмасын өзеп куйган булалар, ди гимназия җитәкчелеге. Әмма телеграм-каналлар язуынча, бу – уку йорты җитәкчелегенең аклану сүзе генә булырга мөмкин. Җайланма бөтенләй эшләмәгән, укучылар аның аша узмаган булырга мөмкин. Видеокүзәтүгә анализ ясагач, шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Җайланманы экспертизага алып киткәннәр.

Каравылчы хатын кулга тотып тикшерә торган металл тикшерү җайланмасы белән тубусны тикшермәгән. Мондый тубуста укучылар ватманга язылган рәсем, сызымнарны яки уен коралларын алып йөрергә мөмкин.

Мәктәптә сак хезмәте өчен җавап биргән ширкәт директоры Сергей Поддубный

Мәктәптә сак хезмәте өчен җавап биргән «Агентство Экскалибур» ширкәтендә һәм аның генераль директоры – 40 яшьлек Сергей Поддубный фатирында тентү узган. Соңыннан Поддубный һәм шул көнне гимназиядә сакта торган каравылчы – 51 яшьлек Галина Черткова кулга алынган. Алар иминлек өчен җавап бирә торган хезмәттә тиешенчә эшләмәүдә гаепләнә. 238нче маддә буенча аларны 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Сак хезмәте өчен мәктәп ай саен 100 мең сум түләп барган. Бу ширкәт Брянскидагы күпчелек мәктәпләрдә сак хезмәте өчен җавап бирә.

2 атна элек уку йортына Росгвардия хезмәткәрләре килә һәм инструктаж уздыра. Шул исәптән, корал муляжын алып кереп карыйлар. 5 көннән соң, «Тревога» сигналы булганда нишләргә икәнен ачыклап, өйрәнүләр уза. Әмма болар барысы да нәтиҗәсез булып чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100