Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптәге атыш турында шаһитләр: «Парталарны өсте-өстенә тездек»

news_top_970_100
Мәктәптәге атыш турында шаһитләр: «Парталарны өсте-өстенә тездек»
Телеграм канал

Брянскиның 5нче гимназиясендә 14 яшьлек укучы кыз ут ачкан. Алина А. биология дәресенә корал алып кергән һәм шунда ук ата башлаган. Нәтиҗәдә 2 укучы үлгән, аларның берсе – ут ачкан кыз үзе. 5 бала яраланган.

«Телеграм» каналларда бу хәл турында хәбәрләр һәм видеолар таралды. «Baza» телеграм-каналында язылганча, бу – укучы кыз мәктәпкә һөҗүм итеп, зыян күрүчеләр булуның Россиядәге беренче очрагы. Һөҗүм әзерләгән кызлар элегрәк тә булган, әмма аларны вакытында тоткарлаганнар, ә Алинә А. «Бекас-3» мылтыгын мәктәпкә алып керә алган. Фаразлар буенча, корал әтисенеке. Укучы кыз коралны тубуста алып кергән. Мәктәп ишек төбендә металлны билгели торган рамнар булмаган. 9:15 сәгатьтә ут ачу турында хәбәр килгән.

Сыйныфташлары сүзләренчә, Алина йомык һәм бик аралашмый торган кыз булган. Укучылар үзләре күргәнне һәм ишеткәнне сөйләгән.

Без инглиз теле дәресендә утыра идек һәм аткан тавышлар ишеттек. Торып бастык, шунда ук – икенче, өченче аткан тавыш. Бездә паника башланды. Без тизрәк тәрәзәләрне ябып куйдык, парталарны өсте-өстенә тезә башладык. Укытучыларның берсе дә бер сүз дә әйтмәде. 8нче сыйныфтагы кыз корал белән килгән булып чыкты.

Кыскасы, икенче дәрескә кадәр барысы да әйбәт иде. Полиция, «ашыгыч ярдәм» килде… Бөтенесе. Бер кыз рюкзагында «дробаш» алып кергән, икенче дәрес вакытында аткан тавышлар ишетелде. Завуч ишекләрне ябарга кушты. Сигнал булгач, без киенү бүлмәсенә йөгердек. Анда барганда 3нче катта инде кан иде. Без төштек, киендек һәм чыктык, – дип сөйләгәннәр укучылар.

Һөҗүм итүче кап-карадан киенгән, үзе белән пычагы да булган.

«Baza» хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта һөҗүм итүченең әтисеннән сорау алу бара. Кызның әтисе Дмитрийның кичә туган көне булган. Фаразлар буенча, кыз шуннан файдаланып, коралны урлап чыга алган.

«Раньше всех. Ну почти» телеграм-каналында язылганча, ут ачуның сәбәбе сыйныфташлары белән конфликт булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100