Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә атыш оештырган кызның сыйныф җитәкчесе аның соңгы көннәрдәге халәтен сөйләгән

news_top_970_100
Мәктәптә атыш оештырган кызның сыйныф җитәкчесе аның соңгы көннәрдәге халәтен сөйләгән
Телеграм канал

Брянскида мәктәптә атыш оештырган Алина А. сыйныфташ кызы белән бер егетне яратып, алар арасында конфликт чыккан, дигән фараз булды. Алинаның сыйныф җитәкчесе андый хәл күзәтелмәвен сөйли, тик соңгы көннәрдә кыз үзен сәер тоткан.

«Топор 18+» телеграм-каналында чыккан мәгълүмат буенча, кызлар бүлә алмаган егет тә бүгенге атышта яраланган. Ул һәм тагын 4 кеше хәзерге вакытта хастаханәдә. Һөҗүм итүче кыз белән бер сыйныфта аның игезәге дә укыган. Һөҗүм вакытында ул да анда булган, зыян күрмәгән. Ул да тыныч бала булган, бертуганының һөҗүм итәргә җыенуы турында берни белмәгән, диелә хәбәрдә.

Һөҗүм иткән Алина А. сумкасында дәфтәр, китаплар һәм патроннар табылган. Дәфтәр битенең читендә «мне нужно будет обязательно встретиться с другом» дигән язу калган.

«База» телеграм-каналы язганча, бүген кыз иртәнге ашын да ашамыйча киткән. Соңгы көннәрдә Алина А. «исән дә, үле дә булмаган» («ни жива, ни мертва») дип язылган. Бу хакта тикшерүчеләргә аның сыйныф җитәкчесе Людмила Ж. сөйләгән. Соңгы көннәрдә кыз үзен сәер тоткан, әмма сыйныфта ниндидер конфликтлар булмаган. Алина тыныч кыз булган, әйбәт укыган. Нигездә, сыйныфта сеңлесе белән генә аралашкан. Бервакытта да агрессия күрсәтмәгән. Узган язда Алина һәм аның классташ кызы арасында конфликт булган. Укытучылар кыз һәм аның ата-анасы белән сөйләшкән, һәм бу хәл онытылган.

Алинаның сеңлесе аралашучанрак булган. Алар мәктәпкә һәрвакыт бергә йөри торган булганнар, әмма бүген Даша алданрак килгән. Укытучы сүзләренчә, Даша шок хәлендә. Кызларның әти-әниләре мәктәпкә килгәч, Даша әнисенең кулларын үбә башлаган. Мәктәп кагыйдәләре буенча, Алина һәрвакыт ак блузка киеп йөри торган булган, ә бүген кап-карадан килгән. Әнисе укытучыга кызның бүген иртәнге ашны да ашамаганын әйткән.

Укытучы үзе атышның шаһиты булмаган, ул балаларны тикшерергә сыйныфка барганда аткан тавышлар ишеткән, башка укытучылардан һөҗүм турында белгән һәм шунда ук инструкция буенча эшләгән – сыйныфта бикләнгән.

Каналларда хәбәр ителгәнчә, атыш вакытында мәктәптәге хәвеф төймәсеннән хокук саклау органнарына сигнал килмәгән, полициягә 9:21 сәгатьтә шалтырату булган. Тикшерү органнары мәктәптә хәвеф төймәсе булу-булмауны тикшерә. Сүз уңаеннан, учреждениене «Агентство экскалибур» шәхси сак оешмасы саклаган. Килешүне сентябрьдә төзегәннәр, саклау посты өчен мәктәп җитәкчелеге 300 000 сум түләгән.

Реклама хокукында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100