Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Брянскида 8 класс укучысы Алина дәрес барганда 1 кызны атып үтергән, 4 малайны яралаган

news_top_970_100
Брянскида 8 класс укучысы Алина дәрес барганда 1 кызны атып үтергән, 4 малайны яралаган

Брянск мәктәбендә атыш. 8нче класста укучы 14 яшьлек Алина мәктәптә атыш оештырган, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте.

«Baza» каналы язуынча, бу биология дәресе вакытында була. Ул 5нче гимназиянең дүртенче катына менә. Дәрес инде башланган була, ул соңга калып керә һәм классташларына ата башлый. Укытучы аны туктатырга тырышып кычкыра, әмма барып чыкмый. Мария исемле кыз үлә, 4 малай яралана. Калганнар парта астына качып кала.

Кайбер мәгълүмат чыганаклары «һәлак булучылар икәү» дип яза.

Аткан кыз соңыннан үзенә кул салган.

«Mash» каналы язуынча, ул барлыгы 5 тапкыр аткан. Хәзер мәктәпкә полиция килгән. Канал язуынча, кызны кечкенә класслардан бирле җәберләгәннәр.

Ул ядрә белән ата торган мылтыктан (дробовик) аткан.

  • Быел Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырып, 8 кешене үтергән Илназ Галәвиев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.
  • Былтыр Ижевскида 33 яшьлек Артем Казанцев атыш оештырды. Анда 17 кеше һәлак булды.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100