news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Брянск мәктәбендәге атыш вакытында 26 яшьлек укытучы балаларны үз гәүдәсе белән каплаган

news_top
Брянск мәктәбендәге атыш вакытында 26 яшьлек укытучы балаларны үз гәүдәсе белән каплаган
Телеграм канал

Бүген Брянскиның 5нче гимназиясендә 14 яшьлек Алина оештырган атыш вакытында биология укытучысы балаларны үз гәүдәсе белән каплаган. 26 яшьлек Офеля Эдвардовнаның атыш вакытындагы гамәлләре турында укучылар сөйләгән.

«Телеграм» каналда язылганча, аның бу гамәле турында берничә укучы сөйләгән. 14 яшьлек Алина утны биология сыйныфында ача. Офеля Мкртчян анда дәрес алып барган. «Ул гәүдәсе белән балаларны каплады һәм яраланды», – дип сөйләгән укучылар. Укытучы бу адымга бармаса, фаҗига корбаннары күбрәк булырга мөмкин иде.

Укучылар тагын бер укытучының гамәлләрен ассызыклаган. Физкультура укытучысы Максим Корабец атыштан соң курыккан укучыларны күтәреп чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар