news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Брянск мәктәбендә ут ачкан укучы кызны ике атна элек психологлар тикшергән булган

news_top
Брянск мәктәбендә ут ачкан укучы кызны ике атна элек психологлар тикшергән булган
Телеграм канал

Брянскиның 5нче гимназиясендә атыш оештырган 8нче сыйныф укучысын 2 атна элек психологлар тикшергән булган. Бу хакта «База» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Анда язылганча, 24 ноябрь көнне гимназиядә психологик диагностика үткәрелгән. Укучыларга тест бланкларын тутырган. Алар үз-үзенә кул салу омтылышларын һәм ялгызлык халәтен ачыклау буенча махсус тест узган. 14 яшьлек Алина да бу тестны узган. Бөтен күрсәткечләр дә нормада булган. Шуның өчен аның белән өстәмә әңгәмәләр үткәрелмәгән.

Бүген иртән кыз кап-карадан киенеп, утлы корал белән мәктәпкә килә һәм сыйныфташларына ата башлый. 1 бала вафат була, 5 бала яралана, соңыннан һөҗүм итүче үз-үзен атып үтерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар