Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың соңгы җыры: «Күз нурым дип эндәшәм кызыма, йөрәк маем диям улыма»

news_top_970_100

Бүген Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат булды. Җырчы соңгы тапкыр «Мәйдан» телеканалы төшергән «Яңа ел тапшыруы»нда җырлаган булган. Бергә чыгыш ясаган видеоларын «Интертат»ка җырчының баянчысы Фәйзелхак Хәлимов җибәрде. 

Эльмира әлеге видеода күз нурлары – балалары турында җыр башкара.

Нәсел агачымның җимешләре –

Балаларым тугач дөньяга,

Тормыш гөлем хуш исен таратты,

Рәхмәт укып туймыйм Ходайга. 

«Күз нурым» дип эндәшәм кызыма, 

«Йөрәк маем» диям улыма.

Газизләрем бәхетле булсалар,

Тынычлык аламын җаныма…

«Мәйдан» теленканалындагы сценарист Эльвира Шакирова Эльмираның әлеге чыгышы турында болай дип искә ала: 

«Ике атна элек кенә Эльмира белән съемкаларда күрештек. Эльмира кәефсез иде. Әллә каушады, әллә борчылды, әллә чирләде, әллә депрессиядә иде… Кулларыннан тотып утырдым. «Кулың салкын, туңмыйсыңмы?» – дип сорадым. Бөтен җырчылар җырлап бетергәч кенә, иң соңгы булып җырлады ул. Бу чыгышы гомерендә соңгысы булыр, дип, кем уйлаган...» 

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булды Умерла певица Эльмира Сулейманова

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Эльмира Сөләйманованың соңгы интервьюсы: нибары 7 секунд... 

Эльмира Сөләйманованың энесе: «Барысы да әйбәт иде, ул авырмады, салкын тигән иде аңа»

Эльмира Сөләйманова белән хушлашырга килгән Дәниф Шәрәфетдинов елап җибәрде 

Эльмира Сөләйманова: «Балаларны үзем үстерә алмыйм, тормышта иң авыры менә шул...»

Җырчы Эльмира Сөләйманова җырлары 

Җырчы Эльмира Сөләймановага инфаркт булуы билгеле 

Җырчы Эльмира Сөләйманованы Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр 

Хушлашырга килүчеләр Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга алкышлар белән озатты 

Җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу - туры трансляция 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 декабрь 2022
    Исемсез
    Эльмира алтын алмагачы хуш, Мэн, гелеоен,э китте, син минем ин яраткан жырчым иден, урынын, фирдэус жэннэтлэрендэ булсын 40 яшь яшмени? Алда купме гомер, купме жырланмаган жырлар калды, туганнарына, балаларын сабырлык телим. Бик кызганыч, укенечле, йерэк эзгеч!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100