Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирек Зарипов Эльмира Сөләйманова турында: «Барысын күңеленә җыйгандыр инде, бахыркаем...»

Бүген Чаллыда Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга озаттылар.

news_top_970_100
Ирек Зарипов Эльмира Сөләйманова турында: «Барысын күңеленә җыйгандыр инде, бахыркаем...»

Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга озатырга дип ул яшәгән йорт янына килүчеләр арасында алып баручы Ирек Зарипов та бар иде. Ул Эльмираны гастрольләргә беренче тапкыр алып чыгып китүче кеше икән.

Эльмира зур сәхнәгә чыкканчы, әле кибеттә сатучы булып эшли иде. Шул вакытта КамАЗ мәдәният сараена «Сердәш» ансамбленә җырларга йөри башлады. Шунда таныштык. Башкортстанда гастрольләргә йөргәндә, мин аны иң беренче булып гастрольләргә алып чыгып киткән идем. Анда мин аны бик күп йөрттем.

Аннары «БАРС МЕДИА»да эшли башлагач, зур сәхнәгә чыга башлагач та, без аның белән бик күп гастрольләрдә йөрдек. Ул да мине алып чыгып китә иде концертлар алып баручы буларак. Мин үземнең концертларга алып чыгып китә торган идем.

Бик акыллы, бик ягымлы кеше иде. Нык дуслар идек. Бәйрәмнәр, Яңа елларны бер-ике тапкыр бергә үткәрергә туры килде. Алар яңа фатир алгач, бер дүрт еллар элек, без Яңа елны аларның фатирында каршы алдык. Концертлардан кайтканда, бер-беребезгә кереп чәйләр эчә торган идек. Күңелле иде. Бик жәл.

Соңгы елларда концертлары күп булмаганга борчылган иде, диләр, сез белә идегезме?

Аның өчен дә түгелдер инде ул. Һәр артистның үз җае, дигәндәй, ул гел син теләгәнчә генә булмый бит. Шуңа да бәлки көяләнгәндер инде. Үзенең махсус администраторы да булмагач, ул үзе йөри торган иде бит. Булгандыр инде. Һәрберебез дә концертлар өчен көяләнәбез, борчылабыз, күңеленә җыйгандыр инде, бахыркаем. Аның бер ярдәмче, якын кешесе дә булмагач... Мин шулай уйлыйм. Бер алдан йөри торган кешесе булмагач... Сабантуйларга чакыра торган идем, быел бик күп сабантуйлар эшләдек без аның белән. Башкортстанда җәй көне ике концерт оештырганнар иде Шаран районында, менә анда барып кайттык без аның белән. Шул август айларыннан соң смслар гына алыштык инде, 5-6 ай күргәнем юк. Урыны җәннәттә булсын…

Җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу - туры трансляция

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100