Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова турында: «Мине концертларга чакырмыйлар, дип, елап шалтыратты»

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова турында: «Мине концертларга чакырмыйлар, дип, елап шалтыратты»
социаль челтәрләр

Алып баручы Гөлназ Сәфәрова Эльмира Сөләйманованың соңгы елларда үзен концертларга чакырмауларына борчылуы турында сөйләгән. 

«Бүген көне буе Эльмира Сөләйманованың үлеме турында уйлап йөрим.
Юмор хисе һәм беркайчан да кеше сөйләмәве белән ошый иде ул миңа.
Аның беренче тапкыр сәхнәгә чыкканы, «Миңа шундый каты итеп кул чаптылар, ә чәчәкләрне кайчан бирә башларлар икән?!» – дип чын күңелдән шатланып-шаярып, балаларча сораганы әле дә күз алдымда тора.
Аннары китте концертлар, чәчәкләр...
Ә соңрак Эльмира югалды, сәхнәләрдә бик сирәк күренә башлады.  Ул моңа бик борчылды, «Гөлназ, мине концертларга чакырмыйлар!» – дип әрнеп, елап шалтыратты узган ел. Шул сөйләшүебез соңгысы булган икән.
Мондый югалтулар кеше гомере, яшәеш турында уйларны тирәнәйтә.
Тормышта нинди генә авыр моментлар, күңел төшенкелеге, җиңеп чыга алмаслык тоелган ситуацияләр булса да, алардан чыгу юлын барыбер табып була. Ә менә теге дөньядан кайтып булмый. 

Хуш, Эльмира – күңел кошы! (Сәхнәдә шулай игълан ит әле, дип сорый иде).
Урының җәннәттә булсын, иң авыры – балаларына, әнисенә. Аларга сабырлык телим», – дип яза Телеграм каналында Гөлназ Сәфәрова.

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булды

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Эльмира Сөләйманованың соңгы интервьюсы: нибары 7 секунд... 

Эльмира Сөләйманованың энесе: «Барысы да әйбәт иде, ул авырмады, салкын тигән иде аңа»

Эльмира Сөләйманова белән хушлашырга килгән Дәниф Шәрәфетдинов елап җибәрде 

Эльмира Сөләйманова: «Балаларны үзем үстерә алмыйм, тормышта иң авыры менә шул...»

Җырчы Эльмира Сөләйманова җырлары 

Җырчы Эльмира Сөләймановага инфаркт булуы билгеле 

Җырчы Эльмира Сөләйманованы Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр 

Хушлашырга килүчеләр Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга алкышлар белән озатты 

Җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу - туры трансляция 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 декабрь 2022
    Исемсез
    Елап сораган нигэ сон чакырмадыгыз?положениесенэ кереп? Блэки шул авыр моментыннан чыгарга бер этэреш булыр иде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100