Атналык күзәтү: мускуллы ирләр, «Хәтер»нең төгәлсезлеге, 175нче мәктәп фаҗигасе кайтавазы
Бу атнада чыккан иң шәп, иң кызыклы язмаларга күзәтү.
175нче гимназиядәге фаҗигадә исән калган кыз: «Яра эзләре шул көнне оныттырмый»
Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗигагә 11 майда бер ел булды. Ул көнне иртәнге унынчы яртыда 19 яшьлек Илназ Галәвиев үзе укыган мәктәпкә килә һәм балаларга, укытучыларга ата башлый. Фаҗигадә 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була.
Шул көннән соң бер ел диярлек үткәч, 5 майда Татарстан Югары суды залында үле тынлык хөкем сөрә иде. Бу көнне бирегә Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итүдә гаепләнүчене алып килделәр.
20 яшьлек егетнең куллары ике яктан да конвоирларга беркетелгән. Карашы – түбәндә. Ул бернинди хәрәкәтсез утырды. Судьяның сорауларына да кыска итеп, коры гына җавап бирде, артык сүз дәшмәде. Һәлак булучыларның туганнарыннан гафу үтенер өчен булса да авызын ачмады... Ә алар гаепләнүченең күзләренә карарга дип судка килгән иде.
«Мин аның өчен нинди җәза телимме? Иң кырысын!» – диде фаҗигадә кызын югалткан аналарның берсе. Ул күз яшьләрен көчкә тыеп калды.
15 яшьлек Алия – журналистлар белән аралашырга ризалашкан бердәнбер кеше. Хәзер кыз башка мәктәптә укый. Ул көнне кичергән хәлләр турында кыз теләмичә генә искә алды. Бу көн турында тәнендәге һәм кулларындагы яра эзләре хәтерләтеп торуын әйтте ул. Алия ул вакытта могҗиза белән генә исән кала – гаепләнүче аңа төбәп диярлек аткан булган.
«Мин шул ук сигезенче «А»да укыдым. Һәлак булган балалар сыйныфташларым, дусларым иде. Бу хәлдән соң мине башка мәктәпкә күчерделәр, минем белән психологлар эшләде. Әмма ул көндәге барлык хәлләр дә истә калды һәм беркайчан да онытылмаячак», – дип хатирәләре белән уртаклашты ул.
«Тикшерү барышында ачыкланганча, узган елның 1 гыйнварыннан 6 майга кадәр гаепләнүче законсыз рәвештә кулдан эшләнгән шартлаткыч ясаган. Аны ул 11 май көнне гимназиягә алып килгән. Чикләнмәгән сандагы кешене үтерүгә юнәлтелгән җинаять нияте белән, гаепләнүче утлы коралдан кешеләргә ата башлаган», – дип суд материалларын тикшерүче укыды.
Җинаять эшенең күләме бик зур. Материаллардан 310 том тупланган. Гаепләнүче бер көн эчендә бер ярым томны өйрәнеп өлгерүен әйтте. Суд буласы көнгә ул аларның 21 томын гына укырга өлгергән.
«Ике һәм аннан да күбрәк кешене, шул исәптән балигъ булмаганнарны гомуми куркыныч ысул белән үтерергә омтылу һәм үтерү», «Шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма ясау һәм саклау», «Чит милекне аңлы рәвештә юк итү һәм зарарлау». Галәвиев шушы маддәләр буенча гаепләнә. Тикшерү гаепләнүче һөҗүмгә җентекләп әзерләнгән икәнен дәлилли. Егетнең деструктив төркемнәр белән мавыгуы ачыкланган, бу да фаҗиганең сәбәбе булган. Бу хакта узган елның декабрендә, аңа ахыргы гаеп белдергәч билгеле булды.
Һөҗүм ясаучының акылын сау дип таптылар. Мондый карарны Санкт-Петербург психиатрлары чыгарды. Хәзер аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан гимназиясендә атыш буенча эшнең фигурантлары буларак «Ваша безопасность» фирмасының генераль директоры Сергей Иванов, «Янгын күзәтчелеге берлеге» җәмгыяте инженеры Марат Җиһаншин һәм гимназия директоры Әминә Вәлиева да бар. Иванов һәм Җиһаншинга кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү буенча шик белдерелгән.
Әминә Вәлиевага карата, ваемсызлыкта гаепләп, җинаять эше кузгатылды. Аңа ахыргы гаеп 1 апрельдә белдерелде. Хәзер мәктәп директоры читкә китмәү турында подписка астында, ул үз гаебен танымый.
Рузилә Сафина: «Габделфәт белән икебез дә сәхнәгә чыгып эшли алмаган булыр идек»
Рузилә Сафина – танылган җырчы Габделфәт Сафинның хатыны, ире белән бергә «Акчарлак» газетасын гамәлгә куючы, озак еллар җырчының концерт директоры булган кеше. Озак еллар оештыручы булган ханым соңгы елларда иҗатчы буларак күренә башлады. Хәзер ул хикәяләр, шигырьләр яза, автор-башкаручы һәм нәфис сүз остасы буларак чыгыш ясый.
Рузилә, тормышның иң рәхәт мизгелләре кайчан?
Беләсеңме, тормышның иң рәхәт вакыты - үзе әниле, үзе әни яныннан аерылып чыгып мөстәкыйль яшәгән чор. Мин бит авылда калып, читтән торып укыдым, сессиягә генә барып кайта идем. Иң рәхәте - районда эшли башлагач (Балык Бистәсе - авт.), әни янына кайтып самавыр янында берәр сәгать сөйләшеп чәй эчеп утыру. Шул вакыт күз алдына килә.
Балаларың әниле вакытның кадерен беләме? Аларга кайчагында ярдәмең белән комачауламыйсыңмы?
Сорамаганда да ярдәм итә торган кеше янында яшәве җиңел түгел. Биш яшьтән әтисез калгач, әнигә булышыйм дип кечкенәдән тормыш итәргә өйрәнгәнмен. Тегеңә булышыйм, моңа булышыйм дигән уй гомер буе бара. Комачаулый башласам, сизәм мин аны - бу тормыш тәҗрибәсе. Иремә һәм балаларга комачауламас өчен үз өстемдә эшли башлыйм. Кеше бит рәхәтләнеп сулыш алырга тиеш. Минем белән генә түгел, миннән башка да.
Моны үзең аңладыңмы, әллә аңлаттылармы?
Үзем аңладым. Андый вакытларда әнине күз алдына китерәм. Әни бик каты кайгырта башласа, минем мөстәкыйль буласым килә иде. Шуларны искә төшерәм дә: «Стоп, Рузилә, сиңа болай булырга ярамый», - дим.
Дөрес, балаларны карый алмадым дип үкенү бар. Хәтерлисеңме икән, син бервакыт хатын-кыз йә үзен, йә балаларын, йә ирен карый - барысына да бертигез өлгерә алмый, дидең. Мин бу сүзләрне бер дә онытмыйм. Шул вакыттан бирле балаларга игътибарым җитмәвенә аклану итеп шушы сүзләрне исемә төшерәм.
Алар үз киләчәкләрен үзләре сайладымы?
Балаларның һөнәрләре дә, гаиләләре дә бездән башка сайланган. Кайбер кеше таныштыра. Таныштырып та гаепле булырга мөмкинсең. Безнекеләрнең, Аллага шөкер, үзләре тапкан ярлар.
Рузилә Габделфәт артыннан сәхнәгә чыкты инде, әйеме?
Мин Габделфәтнең 50 яшьлегендә балачакта «Ирем хөрмәтле кеше булсын иде, ул хөрмәтле кеше булса, мине дә хөрмәт итәрләр иде», - дип теләгәнемне сөйләдем. Соңыннан бер хатын-кыз шалтыратып: «Нишләп мин үземә шундый теләкләр тели белмәгәнмен икән дип елый-елый кайттым», – диде.
Ир артында торуыңны программалаштыргансың булып чыгамы?
Әйе, беренче булам дигән уй башмда да булмады. Мин бит, беренче чиратта, Габделфәт Сафин хатыны. Бу миңа плюс. Ирем, әлхәмделиллаһи, тормышны алып бара. Бөтен туганнар, танышлар аңа мөрәҗәгать итә, ул булыша алгач миңа да рәхәт. Татарда хатын ирдән алда сикерсә, матур күренеш дип уйламыйм. Ир беренче урында, хатын-кыз аның артында булырга тиеш дип саныйм.
Рузилә, синең соңга калдым дигән үкенеч юкмы? Хәзер бит җырлый белсә дә, белмәсә дә, ире – хатынына, хатыны иренә ияреп җырлый. Ә син Габделфәткә генә булыштың, үзең җырламадың да, сөйләмәдең дә. Югыйсә, потенциалың булган икән, әйеме?
Хәзер шул әрәм үткән вакытны капларга телисең, дисеңме? Юктыр, мөгаен. Хәер, юктыр дисәм дә, ялганлау була инде ул. Мин бит җырларга дип хыялланган кеше түгел. Театрда уйнарга хыялланган идем. Әле бит театрга килсәң дә, режиссёр сине яратып роль бирәме – анысы да бар. Миңа төп рольләр кирәк булыр иде, чөнки Алабугада укыганда төп рольләрне бирделәр. Театрга килеп тә төп рольләр уйный алмасаң, стресс булган булыр иде.
Габделфәт сәхнәдә булгач, аның потенциалын күргәч, шуның белән үземне дә реализацияләгәнмен. Соңгы 5 елда энергиям керми: аңа минем булышу кирәкми, ул хәзер яшьләрне үзе өйрәтә. Ә ярдәмем кирәкмәгән җирдән мин китәм – кирәксез кеше булып йөри алмыйм. Аңа ярдәмем кирәкми икән, димәк, миңа яңа проект кирәк. Үземнеке кирәк!
Без Габделфәт белән икебез дә сәхнәгә чыгып эшли алмаган булыр идек. Без бит икебез дә шәхес. Үзең турында үзең алай дию дөрес түгелдер, ләкин шулай. Ул да мине янәшәсендә сәхнәдә күз алдына китерә алмыйдыр. Мин дә ничек инде аның кояшында кызынып йөрим?! Миңа үземнеке кирәк. Аз булса да, үземнеке. Балачакта җиләк җыйганда абый җиләкле урынга чакырса да, мин килми идем - үзем эзләп тапканны җыя идем.
Интервьюның тулы вариантын сылтама буенча кереп укый аласыз.
«Иремнең 25 яшькә өлкәнрәк булуы куркытмады»
Татар иҗтимагый үзәге* (экстремистик оешма дип табылу сәбәпле, РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге туктатылган) рәисе Фәрит Зәкиев белән экоактивистка, журналист Юлия Фәйзрахманованың никахы җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. Әлеге пар кайда, ничек танышкан? Дуслыклары кайчан мәхәббәткә әверелгән? Юлияне үзеннән 25 яшькә өлкәнрәк ир-ат белән гаилә кору куркытмаганмы? Бу хакта Юлиянең үзеннән сораштык.
– Прокурор ТИҮ*не экстремистик оешма дип тану өчен судка биргәч, Фәрит ачлык игълан итте. Аның дүртенче көнендә мин ТИҮгә репортаж төшерергә бардым. Фәрит бары тик су гына эчеп тора иде. Андый кешеләр турында: «Төнлә качып кына пирожкилар ашыйлар икән», - дигән сүзләр дә чыккалый. Ә Фәрит абыйның берни дә ашамавын аңлау кыен түгел иде. Мин ул көнне аның талчыгып, сулган йөзен күрдем, ләкин шуңа да карамастан күзләре янып торуга игътибар иттем. Аның татар халкы, милләте өчен бик тә йөрәге әрни иде. Ул үзе дә миңа бу турыда сөйләде һәм мин аның ахырга кадәр барачагын аңладым… Минем үземә дә аның өчен бик куркыныч һәм авыр булды.
Ачлыкның тугызынчы көнендә Фәритне ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Хезмәттәшләремнең үгетләүләренә дә карамастан, мин аннан комментарий ала алмадым. Чөнки Фәриткә карата ниндидер хисләрем уянганны, ләкин журналист буларак шәхси кичерешләрне күрсәтергә хакым булмаганны аңлый идем.
Ул бераз тернәкләнгәч, мин аңа телефонындагы мәгълүматларны торгызырга (аның телефонын алганнар иде) ярдәм иттем. Ул исә мине һәм балаларны театрга чакырды. Бик тә җылы аралашуларга корылган, матур кич булды ул.
Фәритнең тоткарлангач эшләп бетерелмәгән мәҗбүри эшләре калган иде. Сәламәтлеге начарланып китү сәбәпле ул аларны үтәп бетерә алмады. Ул аяк өстендә килеш ковид кичергән булып чыкты, кан басымы уйнады. Теркәлү урыны буенча эзләп борчымасыннар өчен мин аңа үземдә яшәп торырга тәкъдим иттем. Артык уңайлыклар булмаса да, фатирымда аерым бүлмә булуын әйттем. Ул килде.
Ләкин Фәрит тик кенә утыра ала торган кеше түгел. Озак та үтмәде, ул кабат чараларга йөри башлады. Хәле нчарланып китә калса дип, мин дә аннан калмадым. Ул да мин катнашкан чараларга бара башлады. Шулай итеп без бер-беребезгә ярдәм итәргә керештек. Ул элеккечә үк татар милли рухын, мин табигатьне сакладым. Һәм шушы эшчәнлегебездә без бер-беребезгә терәк була алуыбызны аңладык. Алай яшәү күпкә җиңелрәк икән. Аның миннән күпкә өлкәнрәк булуы безнең мөнәсәбәтләргә берничек тә тәэсир итмәде.
Без икебез дә кемнеңдер кайгыртуына ияләнмәгән, ләкин шул ук вакытта кайгыртуга мохтаҗ идек. Аңа карап мин милли активистка әверелмәдем, Фәрит тә табигать сакчысына әйләнмәде. Һәркем үз көрәш кырында булды. Әмма янәшәңдә сине тулысынча аңлый, кирәк икән синең белән пикетка да баса, акциягә бара торган кеше булуын тою бик рәхәт иде. Шул килүеннән Фәрит башка китмәде, - диде Юлия.
*Экстремистик оешма дип табылу сәбәпле, РФ юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге туктатылган
Хәтер китабы: сугышта үлүчеләрнең төгәл саны кайчан билгеле булыр?
Сугышның кайтавазы булып, һәр өйдә кара тышлы Хәтер Китабы саклана. Исеме алтын төс белән уеп язылган китапта меңәрләгән кеше язмышы. Дүрт ел эчендә Бөек Җиңүне якынайту өчен җаннарын биргәннәрнең исемнәрен мәңгеләштергән Хәтер Китабы һаман тулыланып тора. Казанның үзәгендә урнашкан Хәтер Китабы редакциясендә Энҗе Габдуллина кунакта булып кайтты.
2015 елның июнендә Татарстанның Хәтер Китабы редакциясен тарих фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе Рамил Вәлиев җитәкли башлый.
– Документаль мәгълүматлар нигезендә без югалтулар санын белергә тиешбез. Әле саннарның бәһасе шундый зур, чөнки ул һәр төбәк, һәр республика, һәр шәһәр, һәр авыл, һәр гаиләгә кагыла. Беренче елларны саннарны әйтеп бетермәү кебек табигый хәл күзәтелә. Сталин тарафыннан 1946 елны әйтелгән рәсми сан – җиде миллион. Алга таба саннар арта гына барган. 1960-70 еллар сызыгында тагын бер сан – Бөек Ватан һәм Икенче Бөтендөнья сугышында һәлак булган кешеләр саны 20 миллион дип әйтелә. Шушы сан доминант та булып йөри. Җиңүнең егерме еллыгына югалтулар саны егерме миллион дип кабул ителә. Шушы рәсми саннар китапларга, фәнни хезмәтләргә дә кергән.
Саннар буенча төрле характердагы дискуссияләр барды. Публикацияләр, журналистик материаллар басылды. Аларда төрле саннар яңгырый. Артыграк та, азрак та дип язалар, кем ничек булдыра ала. Һәм һәлак булучылар саны 26-27 миллионнан 50 миллион арасында тибрәлгән, - ди Рамил Вәлиев.
Советлар Союзындагы югалтулар статистикасын гына карасак та, саннарның әле үсүен, әле кимүен күрергә була. Ә бит ул буш саннар гына түгел, ул миллионнар артында кеше гомерләре.
Татарстанның Хәтер Китабы эшчәнлеген башлаган елларда ТАССРның югалтулары да 87 мең, ә фронтка җәмгысе 145 мең кеше киткән дип әйтелгән була. Күз алдыгызга китерегез: утыз ел эчендә 87 мең саны 379 603 кә әйләнә.
«ТАССРдан сугышка 711 меңләп кеше киткән. Военкомат мәгълүматлары буенча 85 509 кеше хәбәрсез югалган. Черепанов мәгълүматлары буенча, 159 мең югалган», - ди Рамил Вәлиев. Кызганыч, хәбәрсез югалганнарның исемнәре әле һаман да табылып бетмәгән шул...
«Чишенгәннән соң үз-үзең алдында оят булмасын»
Мускуллар үстерү, теләсә кемне шаккаттырырлык фигура ясау өчен күпме шөгыльләнергә, нинди режим белән яшәргә, ничек тукланырга кирәк? Протеиннарның зыяны бармы? Аларны кулланмыйча, табигый юл белән мускул җыеп буламы? Спортзалда «яшәгән» ирләргә хатыннары ничек түзә? Боларның барысы хакында да профессиональ спортчылардан белештек.
Наил Шәрәфиев – халыкара спорт мастеры, һәвәскәр спортчы, күп балалы әти. Ул атнага 6 көн иртәнге 6нчы яртыда торып, тренажерлар залына бара. Тренировкалар 1,5 яки 2 сәгать дәвам итә.
– Режимга килгәндә, эчмим, тартмыйм, туклану буенча ниндидер чикләүләр юк, чөнки калорияләремне көн саен күпләп югалтам. Соңгы вакытта спорт һәм туклану мәсьәләсендә күпләр дөрес фикер йөртми. Әллә никадәр ашап та тазармаучы, бер күмәч ашап та килограммнар җыя ала торган кешеләр була. Мин спортка кереп кенә килүче кешеләргә нәрсә ашаганнарына түгел, ә ашаганның организмнан чыгу-чыкмавына игътибар юнәлтергә киңәш итәр идем. Чиктән тыш тазара башлауның сәбәбе ризыкка гына кайтарып калдыру дөрес түгел, моның башка сәбәпләрен эзләргә кирәк. Мәсәлән, кемдер даими стресс халәтендә яши, кемдер аз хәрәкәтләнә. Әлеге мәсьәләдә билгеле бер шаблон юк.
Нигә безнең илдә тән культы юк? Чит илләрдә ир-атлар үзләрен ныграк карап йөри кебек.
Безнең Татарстанда халыкның нибары 6 проценты фитнес белән шөгыльләнә. Бу бик аз, 100 кешенең нибары 6сы гына спортка игътибар бирә дигән сүз. Кызганычка, әлеге юнәлешкә дәүләт тарафыннан да җылы мөнәсәбәт юк. «Югары» сүзләр сөйләгән, марафоннар уздырган булалар. Алар барысы да күз буяу өчен генә.
Элекке вакытларны искә алсак, һәр ишегалдында спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бар иде. Хәзер дә яңа йорт ишегалларына турниклар, тренажерлар куела, ләкин яшьләр моның белән кызыксынмый. Чөнки спортны популярлаштыруга өчен илдә бернәрсә дә эшләнми. Мәсәлән, мәктәптә минем балаларымның физкультура дәресләре коридорда үткәли, чөнки балалар күп, ә спортзалда урын җитми. Спортка мәхәббәт тәрбияләү өчен бернинди уңай шартлар юк.
Чит илләрдә спортка игътибар күбрәк. Шуның өстенә башка илләрдә кулланыла торган ризыкларның да сыйфаты безнекеләрдән күпкә югарырак. Без бөтен азык-төлекне супермаркетлардан сатып алабыз. Продуктның бәясен төшерер өчен җитештерүче анда теләсә нинди сыйфатсыз ингредиентлар куша башлый. Ризыкның сыйфаты үзгәрә, ләкин кулланучы моңа игътибар итми. Итсә дә, россиялеләрнең даими сыйфатлы ризыклар сатып алырга мөмкинлеге юк. Шул рәвешле организм шлаклар белән тула, кеше чирли, күпләп дару ашый, борчыла башлый, тазара.
Спортчы ни өчен кушылмалар, протеиннар эчә башлый?
Чөнки аны ялкаулык җиңә. Аның тиз генә формага киләсе, «накачанный» буласы килә башлый. Кайвакыт минем яныма киләләр дә: «Бер ай эчендә пресс яса» дип әйтәләр. Әлеге кеше 30 яшькә кадәр прессның нәрсә икәнен дә белмәгән, хәзер бер ай эчендә пресс ясамакчы.
Спорт белән шөгыльләнгән саен мускуллар белән беррәттән сөякләр, «связкалар» да ныгый. Әгәр дә мускулың артып, сөякләреңнең хәлсез икәнлекне тоясың икән, сыну-имгәнүләр булмасын өчен вакытны ашыктырма.
Спортзалга вакытны күп бүлеп биргәнгә гаиләгездә тавыш чыкканы юкмы?
Хатыным кайвакыт ачулана. Бүген генә тренировкаңны калдырсаң ярамый идеме дип тә әйткәне бар. Әмма бу мәсьәләгә икенче яктан карарга кирәк. Сиңа эчкече, таза, чирле ир кирәкме, әллә инде матур фигуралы, сау-сәламәт ирме?! Әгәр икенче вариант икән, хатыны иренең мускулларына, спортны яратуына уңай карарга тиеш. Спорт белән шөгыльләнүче әти – балаларына да үрнәк.
Кызлар яратамы «накачанный» ир-атларны, комплиментлар ясыйлармы?
Ясыйлар. Әмма монда мускуллар булу-булмау да мөһим түгел. Әгәр син гел елмаеп торасың, синнән яхшы энергия бөркелә икән, кешеләр үзләреннән-үзләре тартылачак. Ә инде шуның өстенә матур гәүдәле дә булсаң (матур фигуралы ир-атның үз-үзенә ышанычы көчле була), әлбәттә, хатын-кызларны җәлеп итәчәксең.
Һәр кеше үзенең тәнен яратырга тиеш. Чишенгәннән соң үз-үзең алдында оят булмасын. Шул очракта башкаларны да яраттыра алачагыңда шикләнмә дә.
Аннан син күпме тир түгеп ул фигураңны үзең өчен генә ясамыйсың бит, яраткан кешең өчен дә тырышасың. Түшәкне таза, борщ исләре килеп торган ир-ат белән бүлешү рәхәтме, әллә инде чиста, үз-үзен карап йөри торган, матур гәүдәле ир-ат беләнме?
Әгәр сезгә машина бүләк итеп, бу машина сиңа гомерлеккә дип әйтсәләр, сез ул машинаны ничек кадерләр идегез икән? Иң яхшы ягулык салып, әйбәт кенә йөртеп, даими ремонтлап торыр идегез, мөгаен. Тән белән дә шулай ук. Шуңа да иң беренче чиратта син кем өчендер түгел, үз-үзең өчен спорт белән шөгыльләнә башларга, үзеңне яратырга тиешсең. Кабат кына хатын-кызларга ошар, дусларга үрнәк булыр өчен, - ди Наил Шәрәфиев.