Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

175нче гимназиядәге фаҗигадә исән калган кыз: «Яра эзләре шул көнне оныттырмый»

Казанның 175нче гимназиясенә бәреп кереп, балаларны, укытучыларны аткан Галәвиевкә арестны тагын өч айга озайттылар. Хәзер ул җинаять эше материалларын өйрәнә. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булганнарның туганнары суд башлануын көтә. Фаҗига көнендә исән калган балалар нәрсә турында искә ала? Суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

news_top_970_100
175нче гимназиядәге фаҗигадә исән калган кыз: «Яра эзләре шул көнне оныттырмый»

5 май. Татарстан Югары суды залында үле тынлык хөкем сөрә. Бу көнне бирегә Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итүдә гаепләнүчене алып килделәр.

  • Фаҗига бер ел элек - узган елның 11 маенда булды. Иртән 19 яшьлек Илназ Галәвиев үзе укыган мәктәпкә килә һәм балаларга, укытучыларга ата башлый. Фаҗигадә 7 бала һәм 2 укытучы һәлак булды. 

20 яшьлек егетнең куллары ике яктан да конвоирларга беркетелгән иде. Карашы – түбәндә. Ул бернинди хәрәкәтсез утырды. Судьяның сорауларына да кыска итеп, коры гына җавап бирде, артык сүз дәшмәде. Һәлак булучыларның туганнарыннан гафу үтенер өчен булса да авызын ачмады... Ә алар гаепләнүченең күзләренә карарга дип судка килгән иде.

«Мин аның өчен нинди җәза телимме? Иң кырысын!» – диде фаҗигадә кызын югалткан аналарның берсе. Ул күз яшьләрен көчкә тыеп калды.

Эш 310 томнан тора

Җинаять эшенең күләме бик зур. Материаллардан 310 том тупланган. Гаепләнүче бер көн эчендә бер ярым томны өйрәнеп өлгерүен әйтте. Суд буласы көнгә ул аларның 21 томын гына укырга өлгергән. Гаепләнүченең барлык материаллар белән нинди срок эчендә танышып чыгарга тиешлеге судта әйтелмәде. Шул ук вакытта тикшерүчеләр судтан гаепләнүчегә арестны тагын өч айга озайтырга сорады.

«Тикшерү барышында ачыкланганча, узган елның 1 гыйнварыннан 6 майга кадәр гаепләнүче законсыз рәвештә кулдан эшләнгән шартлаткыч ясаган. Аны ул 11 май көнне гимназиягә алып килгән. Чикләнмәгән сандагы кешене үтерүгә юнәлтелгән җинаять нияте белән, гаепләнүче утлы коралдан кешеләргә ата башлаган», – суд материалларын тикшерүче укыды.

Прокурор тикшерүченең үтенечен хуплады. Аның сүзләренчә, гаепләнүчегә суд булганчы аны иректә калдыру турында сүз дә булырга тиеш түгел. Ул егетнең аеруча авыр җинаятьләрдә гаепләнүен, ә аның корбаннары балалар булуын искәртте.

«Иректә булганда, гаепләнүче качып китәргә, шаһитларга басым ясарга, дәлилләрне юк итәргә мөмкин дип уйларга нигез бар», –  дип өстәде дәүләт гаепләүчесе.

Мәктәптә кешеләргә аткан Илназ үзе дә мондый үтенечкә каршы килмәде. Аны якларга билгеләнгән адвокат та каршы түгел иде. Якларның дәлилләрен тыңлап, Югары суд гаепләнүчене СИЗОда тагын өч айга – 11 августка кадәр калдыру карарын укыды.

«Моны онытып булмый»

15 яшьлек Алия – журналистлар белән аралашырга ризалашкан бердәнбер кеше. Хәзер кыз башка мәктәптә укый. Ул көнне кичергән хәлләр турында кыз теләмичә генә искә алды. Бу көн турында «тәнендәге һәм кулларындагы яра эзләре хәтерләтеп торуын» әйтте. Алия ул вакытта могҗиза белән генә исән кала – гаепләнүче аңа төбәп диярлек аткан булган.

«Мин шул ук сигезенче «А»да укыдым. Һәлак булган балалар сыйныфташларым, дусларым иде. Бу хәлдән соң мине башка мәктәпкә күчерделәр, минем белән психологлар эшләде. Әмма ул көндәге барлык хәлләр дә истә калды һәм беркайчан да онытылмаячак«, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

Билгесез затның Казандагы 175нче номерлы гимназиядә атыш башлавы турында беренче хәбәр иртәнге 9:30 сәгатьтә килеп ирешкән. Коралланган 19 яшьлек егет мәктәпкә тәнәфес вакытында бәреп керә. Ул башлангыч сыйныфлар кабинеты янында шартлаткыч җайланма урнаштыра, аны шартлата һәм аннан соң үз мылтыгыннан ут ача.

Паника башлана, балалар йөгерешә башлый. Кемнәрдер тәрәзәдән сикерә, кайсыларыдыр әлеге хәлләрне смартфон камераларына яздыра. Фаҗига урынына барлык ашыгыч хезмәтләр килә, ата-аналар балаларын эзләргә тотына.

«Без беренче катта шартлаулар ишеттек. Безнең укытучы шунда ук классның ишеген ябып куйды. Нәрсә булса да, чыкмаска кушты. Бик курыктык, вакыт бик озак бара кебек тоелды», – дип сөйләгән иде укучылар фаҗига урынында.

Бер сәгатьтән соң һәлак булучыларның да булуы билгеле булды. Гимназиягә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Журналистларга рәсми комментарий биргәндә ул җиде укучының һәлак булуын хәбәр итте.

«Зур бәла. Без җиде баланы югалттык. 8 нче сыйныф укучылары - дүрт малай һәм өч кыз. Алар монда, өченче катта һәлак булды. Уналты кеше, шулар арасында 12 бала хәзер госпитальдә. Бу безнең республика һәм бөтен илебез өчен зур фаҗига. Болай килеп чыкканга бик үкенәбез», – диде ул. Соңрак яраланучыларның саны 23 кешегә кадәр артуы ачыкланды.

Гимназия директорын ваемсызлыкта гаеплиләр

«Ике һәм аннан да күбрәк кешене, шул исәптән балигъ булмаганнарны гомуми куркыныч ысул белән үтерергә омтылу һәм үтерү», «Шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма ясау һәм саклау«, «Чит милекне аңлы рәвештә юк итү һәм зарарлау». Галәвиев шушы маддәләр буенча гаепләнә. Тикшерү гаепләнүче һөҗүмгә җентекләп әзерләнгән икәнен дәлилли. Егетнең деструктив төркемнәр белән мавыгуы ачыкланган, бу да фаҗиганең сәбәбе булган. Бу хакта узган елның декабрендә, аңа ахыргы гаеп белдергәч билгеле булды.

Һөҗүм ясаучының акылын сау дип таптылар. Мондый карарны Санкт-Петербург психиатрлары чыгарды. Хәзер аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан гимназиясендә атыш буенча эшнең фигурантлары буларак «Ваша безопасность» фирмасының генераль директоры Сергей Иванов, «Янгын күзәтчелеге берлеге» җәмгыяте инженеры Марат Җиһаншин һәм гимназия директоры Әминә Вәлиева да бар. Иванов һәм Җиһаншинга кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү буенча шик белдерелгән.

Әминә Вәлиевага карата, ваемсызлыкта гаепләп, җинаять эше кузгатылды. Аңа ахыргы гаеп 1 апрельдә белдерелде. Хәзер мәктәп директоры читкә китмәү турында подписка астында, ул үз гаебен танымый.

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100