Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТИҮ* рәисе Фәрит Зәкиев һәм экоактивистка Юлия Фәйзрахманова: «Без бергә көчлерәк»

Татар иҗтимагый үзәге* (экстремистик оешма дип табылу сәбәпле, РФ юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге туктатылган) рәисе Фәрит Зәкиев белән экоактивистка, журналист Юлия Фәйзрахманованың никахы җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. Әлеге пар кайда, ничек танышкан? Дуслыклары кайчан мәхәббәткә әверелгән? Бу хакта Юлиянең үзеннән сораштык.

news_top_970_100
ТИҮ* рәисе Фәрит Зәкиев һәм экоактивистка Юлия Фәйзрахманова: «Без бергә көчлерәк»
Юлия Фәйзрахманованың шәхси архивыннан

«Интертат» Татар иҗтимагый үзәге* (Татарстан прокуратурасы тарафыннан, экстремистик оешма дип табылу сәбәпле, РФ юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге туктатылган) рәисе Фәрит Зәкиев белән экоактивистка Юлия Фәйзрахманованың никахлашуы турында хәбәр иткән иде. Иҗтимагый тормышның үзәгендә кайнап яшәүче әлеге ике шәхеснең кушылуы артык гаҗәп булмас иде. Ләкин яшь аермалары шактый зур булу сәбәпле, аларның никахы җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты.

Фәрит Зәкиев белән Юлия Фәйзрахманова ничек танышкан соң? Мәхәббәтнең беренче очкыны кайчан кабынган? Юлияне үзеннән 25 яшькә өлкәнрәк ир-ат белән гаилә кору куркытмаганмы? Бу хакта кәләшнең үзеннән сораштык.

Иң беренче чиратта, Юлиянең тормыш иптәшен чиксез хөрмәт белән Фәрит ага дип атавына игътибар иттем. Сүзләрендә иренә карата җылылык һәм йомшак мөгамәлә ярылып ята. Юлия сөйләвенчә, аларны никахка кадәр алып килеп җиткергән әлеге юл озын һәм катлаулы булган. Гомере буе табигать сагында торып, елга-сулыкларны яклаучы Юлия белән үзен татар халкының милли рухын саклауга багышланган Фәрит абый көрәш юлларында табыша. Март аенда никах укытканнан соң, алар Юлиянең ике кызы белән бергә вакытлыча Төркиягә күченгән.

«Безнең мөнәсәбәтләр уртак идеяләрдән башланды»

Без Фәрит ага белән күптән таныш. Оппозиция хәрәкәтендә бөтен кеше диярлек бер-берсен белә. Экологик, сәяси, милли активистлар төрле чараларда һәрдаим очрашып тора һәм бер-берсенең эшчәнлегеннән хәбәрдар. Өстәвенә, юнәлешләребез төрле булуга карамастан, аларның нигезләре бер үк - гуманлык. Күбебез гадел сайлаулар, табигать һәйкәлләрен саклау өчен чыгыш ясый.

Аннан кешеләрнең үз җирләренә хокукы милләтара идеяләре белән бик якын, чөнки халык кайсы да булса урында йөзләгән еллар дәвамында яши һәм бу җирне саклау аларның мөһим бурычы. Шуңа күрә башта ук безне эшчәнлегебездәге ниндидер уртак гуманистик максатлар берләштерде. Ә 2019 елдан без Фәрит ага белән тагын да якыннанрак аралаша башладык. Ул вакытта мин Яшел Үзәндәге торак йортларыннан чыгарылучыларның проблемалары белән мәшгуль идем. Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт иткән Мәрфуга Һадиеваны үзе яшәгән фатирыннан куып чыгармакчы булдылар. Безнең алда моны булдырмау бурычы торды. Әйтергә кирәк, бу проблема бер гаиләгә генә кагылмады. Ул вакытта Яшел Үзәндә тузган дигән сылтау белән 300дән артык йортны сүтәргә җыендылар. Ә чынлыкта, аларның бары бер кечкенә өлеше генә чынлап та яшәргә яраксыз хәлдә, калганнары торырлык яки өлешчә ремонт сорый иде.

Мин әлеге кешеләрне якларга керештем. Башта петиция оештырдык. Аннары, аларның хокукларын яклау өчен, мин үз-үземне Яшел Үзән районыннан Татарстан Дәүләт Советына депутат буларак тәкъдим иттем. Торак йорталарыннан чыгарылучылар белән очрашып, бу проблеманы даими яктыртып тордым. Шуңа күрә бу үзенә күрә бер пиар-юл булды.

Фәрит аганың күзәтү тәҗрибәсе зур, ул Татарстан күзәтүчеләре ассоциациясе белән бик озак хезмәттәшлек итте. Ул минем эшчәнлегем турында ишетеп алып, ярдәм итәргә теләк белдерде. Шул рәвешле без аның белән тагын да якыннанрак аралаша башладык. Шулай ук 2020 елда Яшел Үзәннең Октябрьское авыл җирлегендә узган сайлауларда да Фәрит ага безгә бик нык ярдәм итте. Кыр шартларында өч көн дәвамында барган сайлауларда яшьләр беләр беррәттән эшләде.

Соңрак Фәрит аганың экология буенча да җитди кейслары булуы ачыкланды. Мәсәлән, Фәрит абый Казан янәшәсендәге чүп яндыру заводы урынында оешкан «Диоксиново» лагеренда активист булган икән. Мин дә анда журналист буларак килгән идем. Шуңа да мин мөнәсәбәтләребезнең нәрсәдән башлануы белән кызыксынучыларга менә шушы уртак проектлар, уртак идеяләрдән дип әйтер идем. Алар хакына күпме борчылулар аша үтүебез, тормыш ресурсларын сарыф итүебезне аңлап, бер-беребезгә ярдәм итү теләге белән башланган мөнәсәбәтләр бу.

Фото: © социаль челтәрләр

«Фәритнең милли идеяләрне демократия аша тәкъдим итүен белә идем»

Мин журналист буларак активистлык белән бәйле барлык чараларны яктыртып барырга тырышам. Бервакыт күпчелек материалларымның ТИҮ эшчәнлеге белән бәйле булуына игътибар иттем. Хәтер көне, Татарстан Конституциясе көне, Фәриткә яки үзәкнең башка активистларына карата әле бер, әле икенче суд… Аларны экстремистик оешма дип гаепләп, тентүләр алып барылды. Әмма мин Фәрит аганың дөньяви кеше булуын һәм милли идеяләрне демократия аша тәкъдим итүен күптән белә идем. ТИҮгә атылган гаепләүләрнең мин милли республиканы төбәкләргә кушу, республика статусын бетерү максатыннан оештырылган уен икәнен аңладым. Журналист буларак охшаш вазгыятьне күрше Башкортстанда да күзәттем. Куштауны яклаучы башкорт-милли активистларына җиңелләрдән булмады. Башкортларга тотынгач, бик тиздән татарларга да алыначаклары, милли хәрәкәт лидерларын эзәрлекләүләр башланачагы көн кебек ачык иде.

Мин ТИҮ оештырган чараларның барысында да катнаштым, аларны туры эфир аша күрсәтеп бардым. Теләгән һәркем кереп, аларда бернинди экстремистик сүзләр сөйләнмәвенә, рус халкына каршы нәфрәт уятучы бер генә начар сүз дә яңгырамавына үзе инана ала. Мин татар кызы булсам да, күбрәк рус телендә сөйләшәм. Язмаларым да рус телендә дөнья күрә.

«Син шалтырат кына, төн уртасында булса да килеп җитәм»

Фәритнең тагын бер адымын истә калдырдым һәм бүген дә бу турыда зур рәхмәт хисләре аша сөйлим. Мин ике бала белән үзем генә яшим. Бервакыт кисәк кенә хәлем начарланды һәм үземне ковид йоктырдым ахры дип уйладым. Якыннарымның кайсында прививка юк, кайсы өлкән яшьтә. Шуңа күрә кыен вакытымда минем яныма беркем дә килә алмады. Чарасызлыктан мин ковид йоктыруымны һәм бу авыру каршында ялгыз булуымны, ярдәм итәр кешем юклыгын яздым.

Миңа шунда ук Фәрит шалтыратты. Прививкасы да булмаган килеш безгә азык-төлек, кирәкле дарулар алып килергә әзер икәнлеген белдерде. Ә бит безне ул вакытта бары тик эш мөнәсәбәтләре генә бәйли иде.

Мин аның ярдәменнән баш тарттым, өлкән яшьтәге кеше ковид йоктырыр, авырып китәр дип борчылдым. Кирәк-яракларны якыннарым безгә такси белән җибәрә алды. Шуңа да карамастан, Фәритнең шалтыратуы ук минем өчен зур терәк булды. Без бик озак телефоннан сөйләштек, минем паникам бетте, ялгыз булуымнан курыкмый башладым. «Син шалтырат кына, төн уртасында булса да килеп җитәм», – диде ул миңа. Чып-чын ирләрчә сүзләр иде бу. Алар миңа кризистан чыгарга ярдәм итте, ахыр чиктә авыруым да ковид булмады. Мин ул көнне милли идеяләрне тормышка ашыру өчен аяусыз көрәшүче, көчле рухлы Фәрит аганың эчтән бик тә киң күңелле, мәрхәмәтле, һәрвакыт ярдәмгә әзер кеше икәнен күрдем.

«Фәрит өчен миңа бик куркыныч иде...»

Прокурор ТИҮне экстремистик оешма дип тану өчен судка биргәч, Фәрит ачлык игълан итте. Аның дүртенче көнендә мин ТИҮгә репортаж төшерергә бардым. Фәрит бары тик су гына эчеп тора иде. Андый кешеләр турында: «Төнлә качып кына пирожкилар ашыйлар икән», - дигән сүзләр дә чыккалый. Ә Фәрит абыйның берни дә ашамавын аңлау кыен түгел иде. Мин ул көнне аның талчыгып, сулган йөзен күрдем, ләкин шуңа да карамастан күзләре янып торуга игътибар иттем. Аның татар халкы, милләте өчен бик тә йөрәге әрни иде. Ул үзе дә миңа бу турыда сөйләде һәм мин аның ахырга кадәр барачагын аңладым… Минем үземә дә аның өчен бик куркыныч һәм авыр булды.

Ачлыкның тугызынчы көнендә Фәритне ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Хезмәттәшләремнең үгетләүләренә дә карамастан, мин аннан комментарий ала алмадым. Чөнки Фәриткә карата ниндидер хисләрем уянганны, ләкин журналист буларак шәхси кичерешләрне күрсәтергә хакым булмаганны аңлый идем.

Ул бераз тернәкләнгәч, мин аңа телефонындагы мәгълүматларны торгызырга (аның телефонын алганнар иде) ярдәм иттем. Ул исә мине һәм балаларны театрга чакырды. Бик тә җылы аралашуларга корылган, матур кич булды ул.

Фәритнең тоткарлангач эшләп бетерелмәгән мәҗбүри эшләре калган иде. Сәламәтлеге начарланып китү сәбәпле ул аларны үтәп бетерә алмады. Ул аяк өстендә килеш ковид кичергән булып чыкты, кан басымы уйнады. Теркәлү урыны буенча эзләп борчымасыннар өчен мин аңа үземдә яшәп торырга тәкъдим иттем. Артык уңайлыклар булмаса да, фатирымда аерым бүлмә булуын әйттем. Ул килде.

Ләкин Фәрит тик кенә утыра ала торган кеше түгел. Озак та үтмәде, ул кабат чараларга йөри башлады. Хәле нчарланып китә калса дип, мин дә аннан калмадым. Ул да мин катнашкан чараларга бара башлады. Шулай итеп без бер-беребезгә ярдәм итәргә керештек. Ул элеккечә үк татар милли рухын, мин табигатьне сакладым. Һәм шушы эшчәнлегебездә без бер-беребезгә терәк була алуыбызны аңладык. Алай яшәү күпкә җиңелрәк икән.

Без икебез дә кемнеңдер кайгыртуына ияләнмәгән, ләкин шул ук вакытта кайгыртуга мохтаҗ идек. Аңа карап мин милли активистка әверелмәдем, Фәрит тә табигать сакчысына әйләнмәде. Һәркем үз көрәш кырында булды. Әмма янәшәңдә сине тулысынча аңлый, кирәк икән синең белән пикетка да баса, акциягә бара торган кеше булуын тою бик рәхәт иде. Шул килүеннән Фәрит башка китмәде.

Фото: © Юлия Фәйзрахманованың шәхси архивыннан

Куштауны яклаганда

«Ирем әти белән уртак телне бик тиз тапты»

Фәрит һөнәре буенча инженер-конструктор. КАИ тәмамлаган, озак еллар самолет төзелеше өлкәсендә эшләгән. Ә минем гаиләмдә барысы да фән белән бәйле кешеләр. Күп кенә туганнарым шулай ук КАИда укыды, техник интеллигенция дип әйтсәк тә дөрес булыр. Шуңа да Фәрит әти белән уртак телне бик тиз тапты. Минем кулымны сорарга кайткач та, әти аның ышанычлы һәм миңа туры килә торган кеше икәнен аңлады. Ә минем өчен әтинең һәм балаларымның фикере мөһим иде. Балалар да Фәритне бик җылы кабул итте, ул алар белән шунда ук дәресләр әзерли, математика белән шөгыльләнә башлады.

Аның миннән күпкә өлкәнрәк булуы берничек тә тәэсир итмәде. Фикеремнән кире кайтырга үгетләүчеләр булмады. Булсалар да, ишетмәс идем, мин зур кыз инде һәм күптәннән үземчә яшим. Миңа берәүнең дә ул акциягә барма, елгаларны саклама, проблемаларың булачак дип әйткәне булмады, хәзер генә кем нәрсә әйтә алсын? Хупладылар яки дәшми калдылар.

«Иремне татарның иң көчле шәхесләренең берсе дип саныйм»

Без шушы минутта һәм янәшәдә терәгең булу хәлиткеч факторга әверелгән зур риск зонасында, көрәш чорында яшибез. Мин һәрвакыт көчле хатын-кыз булдым. Ләкин тыштан караганда гына түгел, минем өчен өйгә кайтып күз яшьләре түккәндә дә үземне көчле дип санаулары, бернигә дә карамастан хөрмәт итүләре мөһим. Мин дә аны бернигә дә карамастан татарның иң көчле шәхесләренең берсе дип саныйм, аңа карата ихтирамым чиксез.

Иделнең ярын ком белән күмгәндә техника каршына барып басарга курыкмадым. Һәм без ул көрәштә җиңдек. Үзең өчен кадерле булган әйберләр өчен көрәшкәндә рискка барудан куркып калмаска кирәк. Алга таба нәрсә буласын беребез дә белми. Ләкин безнең бергә көчлерәк булуыбыз бәхәссез.

Үз яшеңдәге ир-атка кияүгә чыксаң, барысы да яхшы булачак дигән сүзләр иллюзия генә. Кешеләр бер-берләренә хыянәт итә, вафат була, аерылыша. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Без бүген һәм хәзер яшибез. Иртәгәнең ничек булачагы безнең үзебездән тора. Әгәр без бүген бер-беребезгә терәк була алабыз икән, нигә әле кавышмаска?

Мин холкым белән көрәшче һәм мин янәшәмдә көчсез ир-атка түзеп тора алмас идем. Минем тормыш иптәшем үземнән бер башка өстенрәк, шул ук вакытта яхшы күңелле, мин хөрмәт итәрлек кеше булырга тиеш иде. Мин бу сыйфатларның барысын да Фәриттә таптым.

Бүгенге көндә без Анталья шәһәрендә яшибез. Башка илдә булсак та, икебез дә эшчәнлегебезне халыкара дәрәҗәдә дәвам итәбез.

Фәрит белән бергә яши башлагач, татарча сөйләшүем артты. Мин һәрвакыт рус мәктәбендә укыдым. Исемем Юлия булгач, мине яртылаш татар кызы дип уйлап, гел русча укытканнар. Бары тик югары сыйныфларда гына, инде үзем аңлап, татар-төрек лицеена күчтем. Суверенитет өчен көрәш елларында барган вакыйгаларны бабам йөрәгенә бик якын ала иде. Шул да тәэсир иткәндер. Татар-төрек лицеенда укыганда сөйләм телем аксаса да, матур әдәбият укырга, аның эчтәлеген аңларга өйрәндем.

Фәрит өйдә татарча гына сөйләшә. Баштарак мин аңа русча эндәшсәм, хәзер көнкүреш темаларына җавапны татарча кайтара башладым. Дөрес, җитди темаларга сөйләшкәндә мин рус теленә күчәм. Әмма татар теле әкрен генә минем тормышыма кереп килә һәм мин моңа чиксез шат.

*Татарстан прокуратурасы тарафыннан, экстремистик оешма дип табылу сәбәпле, РФ юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге туктатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100