Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оныклар бабаларын эзләп килә» - Хәтер Китабында миллионлаган язмыш һәм сугыш кайтавазы

Сугышның кайтавазы булып, һәр өйдә кара тышлы Хәтер Китабы саклана. Исеме алтын төс белән уеп язылган китапта меңәрләгән кеше язмышы. Дүрт ел эчендә Бөек Җиңүне якынайту өчен җаннарын биргәннәрнең исемнәрен мәңгеләштергән Хәтер Китабы һаман тулыланып тора. Казанның үзәгендә урнашкан Хәтер Китабы редакциясендә кунакта булып кайттым.

news_top_970_100
«Оныклар бабаларын эзләп килә» - Хәтер Китабында миллионлаган язмыш һәм сугыш кайтавазы
Энҗе Габдуллина

32 еллык тарих

Кара тышлы матәм китабы һәр өйдә бар, чөнки сугыш дигән афәт илдәге бөтен гаиләгә кагылган. Яз килеп, 9 май җитүне генә көтеп түгел, ул Китапны көн дә кулга алып укысак та, миллионлаган кешенең бердәм кайгысын аңлап бетерә алмабыз. 

Татарстанның Хәтер китабы редакциясе 1990 елда оеша. 1989 елда илдә Бөек Җиңүнең 50 еллыгын үткәрү буенча чаралар планы эшләнә. Планда иң мөһим чараларның берсе итеп, Бөтенсоюз Хәтер Китабын булдыру атала. Татарстанда редакция 1990 елның 26 декабрендә ТССРның Министрлар Советы карары белән регистрацияләнә. Устав буенча аның төп бурычы булып, сугыштан әйләнеп кайтмаган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү тора.

Сугыштан кайтмаганнар турында материаллар төрле архивларда туплана – хәрби комиссариатлар, авыл Советлары, ветераннар һәм эзләнү оешмалары архивында сакланган документлар, гаиләләрдә сакланган мәгълүматлар, КГБ архивлары.

Хәтер Китабында сугыштан төрле сәбәпләр аркасында кайтмаган – һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралар яки авырулардан, яисә әсирлектә үлгән солдат һәм матросларның, сержант һәм старшиналарның, офицерларның, генерал һәм адмиралларның исемнәре кертелгән. Шулай ук ополчение, партизан отрядлары әгъзаларының, ирекле ялланган хезмәткәрләрнең дә исемнәре бирелгән. Һәр сугышчының исем-фамилиясе, атасының исеме, туган елы, туган урыны, мобилизацияләнгән хәрби комиссариат, хәрби дәрәҗәсе күрсәтелгән. Билгеле булса, һәлак булган көн, урыны, җирләнгән урыны язылган.   

Хәзер исә Хәтер Китабының сәяси репрессия корбаннары турында, «Алар илгә Җиңү алып кайтты», «Татарстан Республикасының тыл геройлары», «Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннарының Хәтер Китабы», «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945)», «Татарстан - Сталинграду», «Социалистик хезмәт Геройлары», «Дан орденының тулы кавалерлары», «Оныклар каһарман бабайлары турында», «Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтне ликвидацияләүдә катнашучыларның Хәтер китабы» кебек махсус басмалары дөнья күрде.

«Әлеге саннар һәр гаиләгә кагыла»

Хәтер Китабы коллективын партия өлкә комитетының лекторлар төркеме әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Анатолий Иванов, ә эшче төркемне инде ул чакта ук республикада билгеле журналист, тәҗрибәле эзләнүче, хәзерге көндә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов җитәкли.

2015 елның июнендә Татарстанның Хәтер Китабы редакциясен тарих фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе Рамил Вәлиев җитәкли башлый.

Документаль мәгълүматлар нигезендә без югалтулар санын белергә тиешбез. Әле саннарның бәһасе шундый зур, чөнки ул һәр төбәк, һәр республика, һәр шәһәр, һәр авыл, һәр гаиләгә кагыла. Беренче елларны саннарны әйтеп бетермәү кебек табигый хәл күзәтелә. Сталин тарафыннан 1946 елны әйтелгән рәсми сан – җиде миллион. Алга таба саннар арта гына барган. 1960-70 еллар сызыгында тагын бер сан – Бөек Ватан һәм Икенче Бөтендөнья сугышында һәлак булган кешеләр саны 20 миллион дип әйтелә. Шушы сан доминант та булып йөри. Җиңүнең егерме еллыгына югалтулар саны егерме миллион дип кабул ителә. Шушы рәсми саннар китапларга, фәнни хезмәтләргә дә кергән. 80 еллар башында унике томлы «Икенче Бөтендөнья сугышы тарихы» дигән китапта рәсми сан булып егерме миллион атала.

Саннар буенча төрле характердагы дискуссияләр барды. Публикацияләр, журналистик материаллар басылды. Аларда төрле саннар яңгырый. Артыграк та, азрак та дип язалар, кем ничек булдыра ала. Һәм һәлак булучылар саны 26-27 миллионнан 50 миллион арасында тибрәлгән, - ди Рамил Вәлиев.

Советлар Союзындагы югалтулар статистикасын гына карасак та, саннарның әле үсүен, әле кимүен күрергә була. Ә бит ул буш саннар гына түгел, ул миллионнар артында кеше гомерләре.

Ил буенча югалтулар санының үзгәрүе:

1946 ел – 7 миллион кеше (Сталин тарафыннан әйтелгән рәсми сан)

1957 ел – 30 миллионнан артык кеше (Мәскәүдә узган «Манифест Мира» коммунистик һәм эшче партияләр җыелышында әйтелгән сан – «Правда». 1957. 23 ноябрь)

1961 ел – 20 миллион (Н.С. Хрущевның Швеция премьер-министры Т.Эрландерга хатында язылган сан)

1960 еллар уртасы – 20 миллион кеше (Бөек Ватан сугышында җиңүнең 20 еллыгы уңаеннан әйтелгән рәсми сан)

1988 ел – сугышта һәлак булучылар – 29 789 200 кеше (яу кырында – 11 440 100 кеше, госпитальләрдә 18 344 100 кеше һәлак булган). Демографик югалтулар белән бергә – 38 450 600 кеше дип (хәрби тарихчы, армия генералы М.А. Гәрәев җитәкләгән махсус комиссия биргән мәгълүматлар – «Военно-исторический журнал». 2002)

1990 ел – 8 668 400 кеше – сугыш кырында һәлак булучылар, хәбәрсез югалучылар, әйләнеп кайтмаучылар, госпитальләрдә үлүчеләр, Япониягә каршы сугышта һәлак булучылар саны (СССР хәрби көчләр Генераль штабы начальнигы, армия генералы М.А. Моисеев хәбәр иткән сан)

2015 ел – хәрби югалтулар – 12 миллион, гомуми югалтулар (хәрбиләр һәм гражданнар) – 26,6 миллион (Россия федерациясенең Оборона министрлыгы мәгълүматлары)

2017 ел – 41 миллион 979 мең кеше (14 февральдә Дәүләт Думасында узган парламент тыңлауларында әйтелә)

ТАССР югалтулары

«Сугыш беткәннән алып хәзерге көнгәчә без берничә этап үттек: саннарны яшерү, объектив мәгълүматлар булмау, фальсификация һәм башкалар», - ди Рамил Вәлиев, Хәтер Китабы битләрен актара-актара.

Татарстанның Хәтер Китабы эшчәнлеген башлаган елларда ТАССРның югалтулары да 87 мең, ә фронтка җәмгысе 145 мең кеше киткән дип әйтелгән була. Күз алдыгызга китерегез: утыз ел эчендә 87 мең саны 379 603 кә әйләнә.

«ТАССРдан сугышка 711 меңләп кеше киткән. Военкомат мәгълүматлары буенча 85 509 кеше хәбәрсез югалган. Черепанов мәгълүматлары буенча, 159 мең югалган», - ди Рамил Вәлиев. Кызганыч, хәбәрсез югалганнарның исемнәре әле һаман да табылып бетмәгән шул.

Шулай да, 1993 елдан 2010 ел аралыгында Хәтер Китабының һәлак булучыларның исемнәрен туплаган 27 томы дөнья күрә. 27 томда 374 284 якташ сугышчыларыбызның исемнәре мәңгеләштерелгән.

Ун ел аралыгында тагын 5 319 якташыбыз табыла. 2021 елда Хәтер Китабының 28 томы дөнья күрде. ТАССРда туган, яки яшәгән, яки фронтка чакыртылган 379 603 сугышчы турында мәгълүмат хәзер кара тышлы Хәтер Китабында саклана.

Мәңгелек Хәтер Китабында һәлак булучылар гына түгел, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтучыларның да исемнәре саклана.

Сугыштан 259 473 солдат һәм офицер әйләнеп кайткан. Алар турында «Алар илгә Җиңү алып кайтты» сериясенең 51 томы дөнья күргән. Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары гына калды. Башка район кешеләре ниндидер сәбәпләр аркасында керми калган икән, аларны да шушы яңа җыентыкларга кертәчәкбез.

Бик зур эш башкарылды. Объектив һәм төгәл мәгълүматлар базасы төзедек. Тик эшне дәвам итәргә кирәк әле. Яңа стратегик бурычлар һәм программалар булдыру кирәк. Интернетта булган мәгълүмати базаны тулыландыру өчен яңа программалар җитми. Яшьләр кызыксынсын, эзләнсен өчен гиперсылтамалар кирәк, - ди Рамил Вәлиев.

ТАССРдан 51 кеше Дан орденының тулы кавалеры, 353е – Советлар Союзы Герое. Аларның 185е – ТАССРда туучылар, 168е ТАССР белән бәйле кешеләр. Татарстан хәрби комиссариаты мәгълүматлары буенча, 129 829 кеше төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булган.

Хәтер Китабы һәлак булучыларның яше, хәрби дәрәҗәсе, кайсы елларны күбрәк кеше чакыртылу буенча да анализ ясаган. Һәлак булучыларның 50-70% егермедән (һәм яшьрәк) утыз биш яшькә кадәрле ир-атлар икән. Димәк, сугыш корбанны – яши генә башлаган яп-яшь егетләр, яп-яшь ирләр.

Хәрби дәрәҗәләре буенча 70-75%ны рядовой белән ефрейторлар алып тора.

Монда этник мәсьәләләр дә бар. Бу җиңү – уртак Җиңү. «Руслар күбрәк сугышкан», - дияргә ярамый. Бу бөтен халыкларның, милләтәрнең, республикаларның бердәм җиңүе. Кызганыч, соңгы елларда кире тенденция күзәтелә, - ди Рамил Вәлиев.

«Хәзер оныклар килә»

Хәтер Китабы редакциясе Казанның үзәгендә урнашкан. Тыныч атмосфералы бинага туганнарын, бабаларын эзләп килүчеләр әле дә байтак икән.

Хәзер өченче буын дулкыны күзәтелә. Башта бергә сугышкан дусларын эзләп киләләр, аннары аларның балалары, ә хәзер оныклары килә. Хәзер шулай да әзрәк киләләр. Пандемия дә үз эшен эшләде. Хәзер күбрәк язалар, яки шалтыраталар. Заманында редакциябездә килгән кешеләрне кабул итү өчен аерым бүлмә дә бар иде. Киләләр, кызыксыналар.

Хәтер Китабына ялгыш эләккән кешеләр булдымы?

Әйе, тик алар анда юктан гына кермәгәннәр. Димәк, военкоматка яки авыл советына һәлак булуы турында хат килгән. Безнең янга аларның туганнары, оныклары килгән иде.

Аннары дубликатлар күп очрый. Исем, фамилияләре дөрес язылмаган очраклар бар. Татарлар гына түгел, русларда да күзәтелә андый хәл. Туган еллары да күп буталчыклар тудырды. Әлбәттә, алга таба тикшерәчәкбез.

Эзләнү хәрәкәтләрен аерым билгеләп үтәсем килә. Советлар чорында да, хәзерге заманда да алар мөһим эшләр башкара. Россиядә, Татарстанда яу кырында ятып калган солдатларны эзләү, күмү, искә алу оештыра торган эзләнү хәрәкәтләре үсеш алды.

Татарстанда «Ватан» берләшмәсе» төбәк яшьләр оешмасы эшли. «Ватан» берләшмәсендә 1160 кешедән торган 65 беренчел оешма керә. Алар – Татарстанның төрле районнарындагы эзләнү отрядлары, хәрби-патриотик һәм хәрби-тарихи клублар.

1993 елдан алып, «Ватан» берләшмәсе» 360 экспедиция үткәрә, 11 500 сугышчының калдыкларын табып, күмү эшләрен башкара, алар ярдәмендә Кызыл армиянең 1500 солдат һәм офицерының исеме ачыклана.

Репрессия корбаннары, тыл ветераннары, Әфган – Китапта

Хәтер Китабының сугышка кадәрле һәм сугыш елларында сәяси репрессияләргә дучар булган якташларыбызга багышланган сериясе дә бар. 1999 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән башланган эш нәтиҗәсендә сәяси репрессия корбаннарының Хәтер Китабы гына түгел, электрон базасы да булдырыла.

2000 елда бу китапның беренче томы дөнья күрә, бүгенге көндә инде 28 том басылып чыккан. Бу Китапта сәяси җинаятьләр өчен җаваплылыкка тартылган 51 меңнән артык якташыбызның, административ рәвештә репрессияләнгән, ягъни «раскулачивать» ителгән, сөргенгә җибәрелгән 15 меңнән артык гаилә әгъзаларының (аларның саны 200 меңнән артык) исеме мәңгеләштерелгән. Рамил Вәлиев сүзләренчә, бу эш әле дә дәвам итә.

Шуңа өстәп, редакция хезмәткәрләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы архивларында сакланган шәхси карточкаларны өйрәнеп, 4 меңнән артык гаилә турында мәгълүмат таба һәм реабилитация бүлегенә мөрәҗәгать итеп, аларны реабилитацияләүгә ирешәләр.

2015 елда редакцияне ачылганнан бирле җитәкләгән Анатолий Иванов вафат була. Тик ул үзе артыннан эз калдырып китә алган шәхес. Аның соңгы хезмәте тыл ветераннарының исемен мәңгеләштерү белән бәйле була. «Татарстанның тыл геройлары» сериясенең 8 томы нәшер ителгән, аңа 58 меңнән артык якташыбызның исеме кертелгән.

2019 елда Хәтер Китабы редакциясе тагын бер зур эш башкара. Әфганстан территориясенә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын кертүнең 40 еллыгына һәм аның чыгарылуының 30 еллыгына багышлап, редакция тарафыннан «Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераннарының Хәтер Китабы (1979-1989)» биографик сүзлеге нәшер ителә. Бу Китапка сугышчан бурычын үтәгән 11,5 мең якташыбызның исеме кертелгән. Аларның 296ы сугыш хәрәкәтләре вакытында һәлак булган яки яралардан үлгән.

Май – Җиңү ае. Бөек Ватан сугышында башларын салган, илгә азатлык бүләк иткән, әсирлеккә эләккән, хәбәрсез югалган – бөтен батырларыбызны да искә ала торган ай. Алар онытылырга лаек та түгел. Кара тышлы матәм китабы булган Хәтер Китабы мәңгелек ут кебек, мәңгелек хәтер дә. Ничә дистә ел сер итеп сакланган миллионлаган кеше язмышы да әлеге Китапта. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100