Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Сафина: «Татарда хатынның иреннән алда сикерүе матур күренеш түгел»

news_top_970_100
Рузилә Сафина: «Татарда хатынның иреннән алда сикерүе матур күренеш түгел»

Рузилә Сафина – танылган җырчы Габделфәт Сафинның хатыны, ире белән бергә «Акчарлак» газетасын гамәлгә куючы, озак еллар җырчының концерт директоры булган кеше. Озак еллар оештыручы булган ханым соңгы елларда иҗатчы буларак күренә башлады. Хәзер ул хикәяләр, шигырьләр яза, автор-башкаручы һәм нәфис сүз остасы буларак чыгыш ясый.

Рузилә, тормышның иң рәхәт мизгелләре кайчан?

Беләсеңме, тормышның иң рәхәт вакыты - үзе әниле, үзе әни яныннан аерылып чыгып мөстәкыйль яшәгән чор. Мин бит авылда калып, читтән торып укыдым, сессиягә генә барып кайта идем. Иң рәхәте - районда эшли башлагач (Балык Бистәсе - авт.), әни янына кайтып самавыр янында берәр сәгать сөйләшеп чәй эчеп утыру. Шул вакыт күз алдына килә.

Балаларың әниле вакытның кадерен беләме? Аларга кайчагында ярдәмең белән комачауламыйсыңмы?

Сорамаганда да ярдәм итә торган кеше янында яшәве җиңел түгел. Биш яшьтән әтисез калгач, әнигә булышыйм дип кечкенәдән тормыш итәргә өйрәнгәнмен. Тегеңә булышыйм, моңа булышыйм дигән уй гомер буе бара. Комачаулый башласам, сизәм мин аны - бу тормыш тәҗрибәсе. Иремә һәм балаларга комачауламас өчен үз өстемдә эшли башлыйм. Кеше бит рәхәтләнеп сулыш алырга тиеш. Минем белән генә түгел, миннән башка да.

Моны үзең аңладыңмы, әллә аңлаттылармы?

Үзем аңладым. Андый вакытларда әнине күз алдына китерәм. Әни бик каты кайгырта башласа, минем мөстәкыйль буласым килә иде. Шуларны искә төшерәм дә: «Стоп, Рузилә, сиңа болай булырга ярамый», - дим.

Дөрес, балаларны карый алмадым дип үкенү бар. Хәтерлисеңме икән, син бервакыт хатын-кыз йә үзен, йә балаларын, йә ирен карый - барысына да бертигез өлгерә алмый, дидең. Мин бу сүзләрне бер дә онытмыйм. Шул вакыттан бирле балаларга игътибарым җитмәвенә аклану итеп шушы сүзләрне исемә төшерәм.

Алар үз киләчәкләрен үзләре сайладымы?

Балаларның һөнәрләре дә, гаиләләре дә бездән башка сайланган. Кайбер кеше таныштыра. Таныштырып та гаепле булырга мөмкинсең. Безнекеләрнең, Аллага шөкер, үзләре тапкан ярлар.

Соравымның төбен аңлагансыңдыр инде: коточкыч зур энергияңне кая куясың соң алайса?

Сизеләмени аның күплеге?

Сизелә.

Аллаһы Тәгалә биргән энергияне дөрес файдаланмасаң, ул бик авыр. «Акчарлак» проектлары күп энергияне сорый иде – заманында шактый энергиям шуңа китте. Ә соңгы ике елда мин энергиямнең күп өлешен үземә юнәлттем.

Ничек була ул үзеңә юнәлтү?

Иҗат итәм. Иҗадилыгыма моңарчы якыннарым ышанмый иде. Алар мине администратор, продюсер итеп, эшлекле итеп күрергә өйрәнгән. Чөнки гел тегесен-монысын оештырам. Ул эшләр берсе дә миңа авырлык китермәде. Соңгы вакытта андый оештыру эшләреннән азрак читләшеп тордым. Мин бит чынында иҗат кешесе. Үземне шагыйрь димим, бары тик үз җырларыма шигырьне үзем язам – көе белән сүзләре бергә туа.

Ә синең иҗатың кешегә кирәкме? Аңа ихтыяҗ бармы?

2019 елдан бирле социаль челтәрләрдә яшьләр белән бертигез эшләдем дия алам, соңгы бер айда гына билгеле сәбәпләр аркасында ял итәм. Ул бик күп көчне ала. Әмма үземә икенче төрле карарга этәрде. Мин аккаунтыма шигырьләр укыган видеолар куя башлагач, бик күп кайтавазлар килде. «Кайчан чыгышыңны күрсәтәсең?» – дип «личка»га да яза башладылар. Мин хәзер иҗатымны нинди формада халыкка бирергә дип уйлыйм. Җырчы булып чыга алмыйм бит инде, актриса да була алмыйм әлеге яшемдә. Әмма минем кешегә әйтер сүзем бар. Шуларны бер калыпка салсам... Шундый хыялым бар. 

Кем ул синең аудиторияң?

Минем аудиториям нигездә хатын-кызлар дип уйлыйм. Алай дисәң, ир-атлар да яза. Яшьләренә килсәк, бик яшьләр дә бар.

Габделфәтнең аудиториясе белән тәңгәл киләме ул?

Юк дип уйлыйм. Өлешчә генәдер. Мәсәлән, «Эзләдем сине» җырын яздырдым. Мин аның көен, шигырьнең бер куплетын һәм кушымтасын яздым да, язылып бетмәгән җырга аранжировка ясаттым... Ә калган ике куплетын озак яза алмадым. Көтмәгәндә шуның ике куплеты халыкның күңеленә тия торган итеп өстән килеп төште. Шуннан соң бик күп комментарийлар, хатлар алдым. Шушы җыр белән юбилейга чакыручылар да бар. Күп дия алмыйм, дүрт-биш чакыруның өчесендә катнаша алдым.

Кемдер: «Моны Габделфәт җырласа, матуррак җырлар иде», – дип язган иде. Минем язылучыларым мине яклап: «Юк, Рузиләнең тавышы хәтта моңлырак та», – дип язды. Килешмәсәм дә, рәхмәт алай язган кешегә.  

 

«Бүгенге көн, яшәеш, тел, ил турында укырга күңел ихтыяҗы барлыкка килде»

Алайса Рузилә Габделфәт артыннан чыкты инде, әйеме?

Мин Габделфәтнең 50 яшьлегендә балачакта «Ирем хөрмәтле кеше булсын иде, ул хөрмәтле кеше булса, мине дә хөрмәт итәрләр иде», - дип теләгәнемне сөйләдем. Соңыннан бер хатын-кыз шалтыратып: «Нишләп мин үземә шундый теләкләр тели белмәгәнмен икән дип елый-елый кайттым», – диде.

Ир артында торуыңны программалаштыргансың булып чыгамы?

Әйе, беренче булам дигән уй башмда да булмады. Мин бит, беренче чиратта, Габделфәт Сафин хатыны. Бу миңа плюс. Ирем, әлхәмделиллаһи, тормышны алып бара. Бөтен туганнар, танышлар аңа мөрәҗәгать итә, ул булыша алгач миңа да рәхәт. Татарда хатын ирдән алда сикерсә, матур күренеш дип уйламыйм. Ир - беренче урында, хатын-кыз аның артында булырга тиеш дип саныйм.

Рузилә, синең соңга калдым дигән үкенеч юкмы? Хәзер бит җырлый белсә дә, белмәсә дә, ире – хатынына, хатыны иренә ияреп җырлый. Ә син Габделфәткә генә булыштың, үзең җырламадың да, сөйләмәдең дә. Югыйсә, потенциалың булган икән, әйеме?

Хәзер шул әрәм үткән вакытны капларга телисең, дисеңме? Юктыр, мөгаен. Хәер, юктыр дисәм дә, ялганлау була инде ул. Мин бит җырларга дип хыялланган кеше түгел. Театрда уйнарга хыялланган идем. Әле бит театрга килсәң дә, режиссёр сине яратып роль бирәме – анысы да бар. Миңа төп рольләр кирәк булыр иде, чөнки Алабугада укыганда төп рольләрне бирделәр. Театрга килеп тә төп рольләр уйный алмасаң, стресс булган булыр иде.

Габделфәт сәхнәдә булгач, аның потенциалын күргәч, шуның белән үземне дә реализацияләгәнмен. Соңгы 5 елда энергиям керми: аңа минем булышу кирәкми, ул хәзер яшьләрне үзе өйрәтә. Ә ярдәмем кирәкмәгән җирдән мин китәм – кирәксез кеше булып йөри алмыйм. Аңа ярдәмем кирәкми икән, димәк, миңа яңа проект кирәк. Үземнеке кирәк!

Без Габделфәт белән икебез дә сәхнәгә чыгып эшли алмаган булыр идек. Без бит икебез дә шәхес. Үзең турында үзең алай дию дөрес түгелдер, ләкин шулай. Ул да мине янәшәсендә сәхнәдә күз алдына китерә алмыйдыр. Мин дә ничек инде аның кояшында кызынып йөрим?! Миңа үземнеке кирәк. Аз булса да, үземнеке. Балачакта җиләк җыйганда абый җиләкле урынга чакырса да, мин килми идем - үзем эзләп тапканны җыя идем.

Элегрәк сәхнәгә чыксам, бәлки, шигырьне аңлап та бетермәс идем. Хәзер үземә ошаганын, күңел халәтемә туры килгәнен сайлый алам. Күңелем хәзер баерак, тамашачыга күбрәк бирә алам дип уйлыйм. Мин бит студиягә шигырьне өйрәнеп тә кермим, күңел халәте ничек була – шулай укыла. Яңарак кына Әнгәм Атнабаевның «Миләүшәгә хат» шигырен укыдым. Илсөяр Иксанованың 20 ел элек язылган шигырен укыдым. Күзләргә яшь китерде.

«Әллә ничек кенә үтә гомер

Сөйгәннәрдән булмый сөелеп.

Сыгылыплар төшсәң авырлыктан

Дошман булса җан әрнемәс иде

Дуслар тора эчтән сөенеп».

Милләт турында, халык турында, иҗтимагый әһәмиятле шигырьләр укымыйсыңмы?

Шигырьләр укып социаль челтәрләргә куя башлаганыма биш ел була. Баштарак лирик мәхәббәт иде. Хәзер җан солидныйрак шигырьләр сорый. Бүгенге көн, яшәеш, тел, ил турында укырга күңел ихтыяҗы барлыкка килде.

Ә халыкка нинди шигырь кызык?

Соңгы вакытта «Акчарлак» журналисты Альбина Гайнуллинаның «Февралемә кереп барам тагын» дигән шигырен укыдым - 14 мең кеше карады. Хисле ул – шуның өчендер. Илем-җирем-көнем дигән шигырьләр азрак карала. Шигырьдә кешенең үткәне яки бүгенгесе булырга тиеш. «Илем» белән «көнем» күп кешегә бармаса да, үзең әзер булсаң, андыйны да бирергә кирәк.

Халык та халык дип сөйлибез, кем ул, синеңчә, халык?

Социаль челтәрдә утырган кешеләр – шул халык була инде. Һәр кешенең үз язылучысы – үз халкы бар. Кемнәрдер сиңа язылган икән – ул синең публикаң. Шуңа, үзеңә ияргән кешегә халык дибез. Җырчылар да бит концертларда сәхнәгә чыгып: «Халкым минем!» – диләр. Аның концертына махсус килүчеләр аның халкы була дип уйлыйм.

Социаль челтәрләр белән актив эшләүче буларак, сезгә аларның кысылуы зур зыян саламы?

Товар сатучыга зур зыян китерә, концерт оештыручыларга начар. Шушы әйбер башланганнан бирле мин ял итәм. Социаль челтәрдә актив булганда үзем өчен яшәмәдем, миңа язылган халык өчен яшәдем. Хәзер үзем өчен яшим.

Кабат барысы да ачылып китсә, кире кайтырсыңмы икән? Әллә инде үзгәрәсең кебекме?

Яңадан үзгәреп китә икән, кире кайтам. Социаль челтәрләр бит шунда ук кайтаваз булдыра. Мин анда болай да шактый соң кердем. Куллана башлагач, «Моңарчы нишләдем икән? Нишләп алдарак карамадың соң Рузилә-җаным?» - дип үземне сүгеп тә алдым.

Үзең социаль челтәрләрдә кемнәрне күзәтеп барасың?

Мин кызыксынган кешеләр анда утырмый. Кем чыга – шуны карыйм: сәясәтчеләрне, министрларны. Берара Ратникованы, Айтуганованы карадым. Бәлки, бу нинди дә булса халәт җитмәгәндә үземә кирәкне караудыр. Күңелгә лирика җитмәгәндә лирикларга кереп чыгасың. Әмма комментарийлар язмыйм, карыйм гына.

Ә Президентның иртәнге «Исәнмесез»енә лайк куясыңмы (Татарстан Президенты һәр иртәне аккаунтында исәнләшә – авт.)?

Куйганым бар. Әмма гел түгел.

Ярар, күңелең иҗат сорасын, аларны социаль челтәргә куеп, халкыңнан кайтаваз аласың. Ә ни гомер алып барган «Акчарлак» газетасын контрольдә тоту синең өстәдер бит инде?

Соңгы бер елда бөтенләе белән Габделфәт өстендә булды.

Ял ит, диделәрме, әллә үз акылың беләнме?

Үз акылым белән.

О, бигрәк рәхәткә чыккансың син.

Алай димәс идем. Үз өстеңдә эшли башлагансың икән – ул да зур хезмәт. Менә кайту, кайтырга кирәк дигән халәт туды, Аллага шөкер!

Оныклар да бар бит әле. Әби вазифасын үтисеңме? Хәзер бит хатын-кыз әби булырга да, онык белән утырырга да теләми башлады.

Мин әби түгел, дәү әни. Күңелем белән мин гел оныклар янында. Кызык вакытларын искә алып көлеп тә куясың. Кил, дисәләр, киләм, калдырсалар, алып калам. Китаплар алам, укыйбыз. Сорыйлар икән – булышабыз. Әбиләр җылысын бирергә тырышам, ул миндә бар, сөбханалла!


«Матурлап чуклап язганны да укыйсы килми – вакытым жәл»

Тормышта бу эшне эшләми калам инде дигән үкенечләр бармы? Эшләмәгән һәм эшләргә дә җыенмаган эшләр, мәсәлән.

Андый үкенечем юк минем.

Булдыра алганның барысын да эшләдеңмени?

Туган телләр елы алдыннан эшлисе килгән эшләр шулкадәр күп иде – телләрне һәм татар телен, татарның имиджын үстерүгә кагылышлы бик кызыклы идеяләр иде. Аның берсе кабул ителеп эшләнде, калганнары эшләнмәде. Хәзер инде теләк тә сүндеме шунда – ул идеяләр җыелган папканы ачып та караганым юк. Мин хәзер идеяләрне, акцентны Рузиләгә ясыйм.

Ягъни син элек милләткә файда китерәм дип йөрдең-йөрдең дә, хәзер барысын да ташлап үзеңне генә карый башладыңмы?

Һәр кешенең иҗаты милләткә файда. Элек шигырьләрне видеога салучылар юк иде, беренче мин салдым – видеоклиплар ясый башладым. Бу клиплар дәүләт акчасына эшләнсә, язучыларыбыз да популяр булыр, укучы-тыңлаучылар да күбәер иде.

Үз иҗатларын пропагандалаган өчен шагыйрьләр рәхмәтле була беләме?

Профессиональ шагыйрьләрнең реакциясен белмим – әйткән кеше булмады. Хәер, Равил Фәйзуллин «Улыма» шигырен укыган өчен Габделфәткә бик рәхмәтләр әйтте. Шәп шигырь! Һәвәскәрләр рәхмәтле инде.

Үзеңнең хикәяләр язганыңны да беләм.

Язучылар янында язам дип авыз тутырып әйтә торган түгел. Пандемия чорында байтак язылды, аларны Айгөл Әхмәтгалиева редакцияләде. Китап чыгару өчен тагын берничә хикәя кирәк дип киңәш бирде. Әле алары язылмаган.

Синеңчә, татар әдәбияты безнең халык ихтыяҗын ни дәрәҗәдә канәгатьләндерә?

Минем аны бәяләрлек хокукым юк.

Ә укучы буларак? Кулланучы буларак?

Кулланучы буларак бәя бирү өчен дә барысын да укып барырга кирәк.

Беркем дә бөтен әдәбиятны укып чыга алмый. Аңлыйм – җаваптан качасың килә. Ләкин үзе дә әдәби әсәр язып караган кешенең фикере булырга тиеш кебек.

Качмыйм. Бүгенге көндә кеше Зифа Кадыйрованы егылып укыды. Мин дә укый башлаган идем... Бер танышым «Шуны укысаң, башка бернәрсә кирәкми», – диде дә, китапны такси белән җибәрттерде. Төнге 12дән 2гә кадәр укыдым да алып куйдым. Ул миңа начар тәэсир итте – күңелем кабул итә алмады. Анда мин кабул итә алган әхлак түгел. Бәлки, тормышта булган хәлләрдер, ләкин алар минем эмоциональ фонны каплады. Матурлап чуклап язганны да укыйсы килми – аңа вакытым жәл.

Ә кемне укыйсың?

Соңгы вакытта Туфан Миңнуллин пьесаларын укый башладым. Алар да бик гади, искергән кебегрәк икән бүгенге күзлектән. Поэмалар, шигырьләр искерми. Мин шигърияттән канәгать. Равил Фәйзуллинның «Улыма хат»ы бүген дә искермәгән. «Идел ага» шигырен укыдым. Җитмешенче елларда язылган, бүген дә шул ук халәт, шул ук хис. Әнгам Атнабаевны укыйм – искермәгән. Фәнис Яруллинда бар искерми торган күп шигырьләр.

Ә яшь буын?

Эльмира Җәлилованы укыганым бар. Начар димим, әйбәт. Рүзәлне укыдым, үземә кирәген таба алмадым. Йолдыз Миңнуллинаны үзе башкаруында гына кабул итә алам. Бик үзенчәлекле укый. Үзе укыганы бик әйбәт.

Прозаның проблемасы нәрсәдә?

Картларның картларча булып калуында, алар бүгенгечә уйлый белми. Өлкән кешеләр яшьләр өчен яшьләрне аңламыйча яза. Яшь буын прозасы бөтенләй юк.

Яшьләр үзләре өчен үзләре язмагач, кем язсын?

Рөстәм Галиуллин хикәяләрен укыдым. Райнур Әгъләметдинов китабын мактадылар. Хәзер бит язучы фанат булса гына яза ала – иҗаты матди хәленә бәйле. Ашарына күп кирәкмәсә, өстенә күп кием кимәсә, торыр урыны булып, артыгы кирәкмәсә, килеп чыгар иде. Чөнки язганнан акча күрмисең, күңел халәте генә күрәсең. Мин ни өчен хәзер яза башладым? Әлхәмделиллаһ, хәзер күңел халәте өчен яшим.

Ягъни, хәзер синең акча эшләү ихтыяҗың юк?

Юк дисәм, дөрес булмас. Акча дип яшь вакыттагы кебек чапмыйм, әмма акчалы булу өчен эшлисең.

Бүгенге көндә син бөтен эшеңнән арыну мөмкинлегең булганда гына китап яза аласың. Өстеңдә эреле-ваклы проблемалар торганда язылмый. Алмаз Гыймадиев, мәсәлән, каядыр ял итәргә барып китап язып кайтты. Язучының канына иҗат салынган икән, ул үзенең матди хәлен яхшырткач, иҗаты уяныр дип уйлыйм.

Шуңа күрә, проза проблемасы турындагы җавапны дәвам итеп, минемчә прозаның проблемасы - өлкән буын бирә алмый, яшь буын килә алмый. Ә мин яшьләрне аңлыйм дип уйлыйм.

Нигә син аңлыйсың да, башкалар аңламый?

Минем күңелем яшь. Үз балаларымны да аңларга тырышам, туганнарымның балаларын да күреп-белеп торам. «Акчарлак»та да гел яшьләр белән эшләдем. Концерт төркемендә дә гел яшьләр булды - 30 ел эшләү дәверендә күпме яшьләр үтте! Мин бөтенесенең тормыш хәлен беләм: кайда яшиләр, ничек акча җиткерәләр, җиткерү өчен тагын ничә эштә эшлиләр. Кемдер әнисенә булыша, кемдер лайнерга утырып акча эшләргә китә. Мәскәүгә китүчеләр белән дә, Америкага китүчеләр белән дә язышып торабыз. Концерт администраторларның да тормышларын белеп торам.

Мин үзем аралашкан кешеләрдән, акыллы кешеләрдән диик, аң-фикер алам. Үз балаларым да акыл бирә. Бервакыт, 6-7 классларда укыганда, улым отвертка эзли. «Дустың Салаватның бөтен инструментлары бар, нишләп синең юк?» - дим. «Нишләп син мине башка кеше белән чагыштырасың, мин бит сине чагыштырмыйм», – ди. «Ә син мине кем белән чагыштыра алыр идең?» – дим. «Салаватның әнисе белән», – ди. Рәшидә апаның тәрәзә төбе тулы гөлләр чәчәк атып утыра, өйләреннән көн саен тәмле камыр ризыклары исе чыга», – ди. Әле дә шуны онытмыйм. Аң уку белән генә түгел, тәҗрибә белән туплана.

Габделфәт Сафинның иҗат төркеме

Фото: © Сафиннарның шәхси архивыннан

Аңа карап камыр ризыгы пешерә башлагансыңдыр дип уйламыйм.

Пешерүдәмени хикмәт?! Баланы чагыштырмый башладым.

Әдәби иҗатка тотыну язучылар тормышына да якынайттымы?

Кызганыч, язучылар белән якыннан аралашканым юк. Алар безне күрмиләр, күрергә дә тырышмыйлар, дөресрәге, күрмәмешкә сабышалар. Без инде аңа ияләшкән.

«Энергия белән тулганда гына көзгегә карыйм»

Картаюдан куркасыңмы?

Безнең биючеләр: «У меня морщинки», – дип сөйләшә. «Көзгегә карарга куркам», – диләр. Алар миннән күпкә яшь бит инде. «Син көзгегә кәефең булганда гына кара», – дип киңәш бирәм. Мин энергия белән тулганда гына көзгегә карыйм. Энергиям булмаганда көзгегә карамыйм.

Аның да шундый сере бармыни әле?

Картаюга килгәндә, миңа үз халәтем ошый. Мин күп вакыт яшемне әйтмим. Паспорт күрсәтелми торган җирдә яшемне киметеп әйтәм. Һәр кеше үзенчә яши. Мин шулай яшим.

Гомер узган саен үткәннәр дә уйландыра. Бәлки, кайчан да булса син рәнҗеткән кешеләр булгандыр? Ниндидер гөнаһлар искә төшәргә мөмкин.

Кешене сүз әйтеп кимсеткәнмендер дип уйламыйм. Чөнки үзем белән эшләгән кешене беркайчан да башкалар алдында ачуланмадым, әйтәсе сүземне чакырып алып үзенә генә әйттем, кеше алдында түбәнсеткәнем булмады.

Габделфәтнең концерт төркемендә һәм «Акчарлак» редакциясендә кешеләргә хезмәт хакы түләгәндә дә гадел булырга тырышабыз. Башкаларның ничек түләгәнен дә күзәтеп барасың бит инде. Кешегә бирәсе хакын, күңелеңә килгән икән, алтмыш көн эчендә бирергә кирәк, диләр.

Бер кеше безне газетада чыккан материал буенча судка биргән һәм җиңелгән иде. Күпмедер вакыттан соң ул кешегә: «Без сезне рәнҗеттек бугай. Акчаны кая күчерергә мөмкин – сезгә ярдәм итәсем килә», – дип шалтыраттым. Оныгын үзе генә үстерә – ярдәм кирәк булган. Шалтыратып рәхмәтләр әйтте. Мондый гамәлләрдән соң җиңеләеп каласың.

«Акчарлак» редакциясе

Фото: © гаилә архивыннан

Рузилә, сез үз хисабыгызга газета чыгаручы буларак, үзегезне дәүләт газетасына караганда иреклерәк итеп тоясызмы?

Ирек кешенең әхлагына бәйләнгән. Тегесенә дә каты әйтә алам, монысын да сүзем белән рәнҗетә алам дип уйлыйсың икән – син ирекле. Син кайсы илдә яшисең – шул халык өчен эшлисең. Бала бит инде атасына каршы барырга тиеш түгел, бик сирәк очракта гына бала өлкәннәргә каршы күтәрелә. Бездә дә шул: үз илең, үз дәүләтең – шуңа карап язасың. Дәүләт басмалары белән чагыштырганда, хөкүмәттән кушылган әйберләрне бастырмыйбыз. Хосусый басмамы яки башка матбугатмы, үзен ирекле дип әйтсә дә, аның артында кемдер тора. Ул әхлаклы кешеме, әхлаксызмы, ул бунтарьмы, бунтарь түгелме – анысы бар. Күңеле нәрсә белән тулган – чистамы ул, пычракмы. Шулардан чыгып, газета чыга инде.

Иреккә һәм әхлакка карашыгыз Габделфәт белән икегезнең дә нәкъ бер төслеме?

Мин йомшаграк. Ягъни, сыйпау яклы. Мин язманың герое белән моны укыгач ни булачагын уйлыйм. Һәр кешенең күңеле пыяла... хәзерге вазгыятьтә бигрәк тә. Кеше хәзер куркып, басылып беткән. Һәрчак үлчәп торырга кирәк.

Рузилә, халыкка сәясәт кирәкме? Халык күңеле сәясәт сорыймы?

Сорый. Газета-журналда да күбрәк бирелсә, әйбәт. Кешегә ул кирәк.

Хәзер кирәк була башладымы? Әллә гел шулаймы?

Хәзер кирәк була башлады. Баштарак, илең дә, җаның да тыныч булганда, кеше теләгәндә карый, теләмәгәндә карамый иде. Җитә иде. Соңгы вакытта үзем дә шундыйрак радиолар тыңлыйм. Үзеңә җитмәгәнне тоясың икән, димәк, башкаларга да җитми.

Күңелеңдә цензура бармы? «Мин исән булганда бездә бу әйбер булмас», дигән шәхси тыюларың бармы? Сәхнәдә һәм газетада нәрсә булмаска тиеш?

Төрле суд процесслары турында язганда балаларга кагылганны бирмәскә тырышабыз. Бу бит бер яктан инструкция кебек булса, икенче яктан кимсетелгән баланың яшисе бар бит әле.

Ә эстрадада? Гомумән сәхнәдә?

Мин артистларның концертларына бик йөрмәгәч, әйтә дә алмыйм.

Башка артистларның концертларына йөрмәү нәрсә белән бәйле?

Минем соңгы вакытта концерттан бигрәк спектакльләргә барасым килә – дөресен әйтергә кирәк. Тинчурин театрында «Өч аршын җир»не, «Шах! Мат!» спектакльләрен карадым. Елый-елый карадым, бик ошатып кайттым. Камал театрында «Бию пәрие»н карадым. Минем белән барган кеше көлеп утырганда, елап утырдым. Димәк, аларны караганда нәрсәдер күңелемдәге хатирәләрне кузгаткан.

«Авыр халәттән дин белән генә чыга алдым»

Соңгы иң тетрәндергән инфоповод дисәм, җавабыңны чамалыйм инде.

Махсус операция миңа бик каты тәэсир итте. Эмоциональ яктан бик авыр булды.

Ул халәттән ничек чыктың?

Берничә көн телевизорны да, социаль челтәрләрне дә карамадым. «Акчарлак»та да кеше күңеленә тия торган куркыныч материалларны, үлеп кайткан егетләрне бирмәдек. Күңел халәте шундый иде. Үз күңелең шундый булгач, аны башкаларга ничек бирәсең?!

Ә ничек чыгуга килгәндә, «Моны бит без үзгәртә алмыйбыз. Бу синең кулыңнан килми. Синең эшең намазда Аллаһ белән сөйләшү, Аллаһыдан сорау», – дидем. Шуннан әкренләп бу халәттән чыктым, Аллага шөкер!

Дин генә коткарамы?

Әйе. Бөтен эшләп булырдайны эшләп бетергәч, Аллаһыга тапшырасың. Элек бит әниләр ил башларына яхшы уй, яхшы гамәл бир дип сорыйлар иде. Ул вакытта нигә алай сорый икән әни дип уйлый идем. Бүгенге көннәрдә үзебез әниләр-әбиләр халәтенә кайттык.

Киләчәгеңне бу илдә күрәсеңме?

Безнең «егылып китеп» чит илләрдә йөргәнебез дә булмады, дөресен әйткәндә. Балалар белән гел Адлерда, Сочида булдык. Чит илләрдә озаклап тора да алмыйбыз. Безгә ял итәргә барганда да җиде көн бик җитә. Киткән кешенең күңел халәте шуны телидер. Монда итәк-чабуларны кыстырып яшәргә өйрәнергә тиешсең. Без авыл баласы аңа өйрәнгән. Өйрәнмәгәннәр тайды.

ххх

«Акчарлак» газетасының киләчәге бармы? Эшегезне балаларыгыз дәвам итә алырмы икән? Газета укучы булырмы дигән пессимистик уйлар юкмы? 

Газетаның киләчәге, әлбәттә, бар. Беренчедән, безнең коллектив бик яшь һәм тотрыклы, икенчедән, безгә халкыбызның яратуы, ышанычы бик зур. Халкыбыз эшле һәм тыныч тормышта яшәгәндә, хат ташучылар хезмәте тиешенчә бәяләнеп матур тормыш иткәндә «Акчарлак» газетасы яшәячәк, Аллаһ боерса! Иң яшь яздырып укучыбызга 30 яшь икән, ул әле безне тагын 40-50 ел укыячак. Кәгазь матбугат 30 елдан соң да, 50 елдан соң да кирәк булачак. Аны чыгаручы да булачак. Улыбыз Зөлфәтнең үз юнәлеше – ул кунакханә бизнесы буенча китте. Ә кызыбыз Әдилә бик иҗади. Үзен медиа өлкәсендә күрә. Безнең аңа ышанычыбыз бик зур.

Сафиннар гаиләсе: Габделфәт һәм Рузилә уллары Зөлфәт һәм кызлары Әдилә белән

Фото: © гаилә архивыннан

Газетаны саклагыз дип васыятьләр әйтергә җыенмыйсыңдыр?

Васыятькә әле иртәрәк. Аннан, ничек андый васыять әйтәсең инде?! Аны бит әйтсәң үтәргә кирәк. Кемнең теләге бар – шул дәвам итәчәк.

Балаларыңа нинди дә булса васыять әйтер идеңме?

Мин туганнар арасында дуслык булырга тиеш дим. Тату булыгыз – беренче васыять. Безне зурлагыз дигән сүзләр әйтергә кирәктер димим, бала аны үзе дә күрә. Ир туган кыз туганын хөрмәтләп, олылап яшәргә тиеш дигәнне әнидән, әтинең апасыннан ишеткәнемне әйтәм. Ир баланың кыз туганына карата хөрмәте бик зур булырга тиеш, кыз бала хакы дигән әйбер бар. Монда инде ир баланың кыз туганы өчен җаваплылыгы да керә.

 

​​​​​

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100