Протеиннар, дөрес туклану турындагы мифлар: ирләргә мускулларны үстерүе авырмы?
Мускуллар үстерү, теләсә кемне шаккаттырырлык фигура ясау өчен күпме шөгыльләнергә, нинди режим белән яшәргә, ничек тукланырга кирәк? Протеиннарның зыяны бармы? Аларны кулланмыйча, табигый юл белән мускул җыеп буламы? Спортзалда «яшәгән» ирләренә хатыннары ничек түзә? Боларның барысы хакында да профессиональ спортчылардан белештек.
Матур гәүдә гомергә соклану предметы булып кабул ителгән. Тән культының моннан бик күп еллар элек барлыкка килгәнен дә беләбез. Кайсы илдә икәнлеген дә китап актарып эзләргә кирәкми, бу - Греция. Греклар гомер-гомергә атлет гәүдәле кешеләргә сокланып яшәгән. Галимнәр идеаль гәүдә пропорцияләре турында трактатлар язган, осталар бу матурлыкны сыннарга күчергән.
Киң күкрәкле, мускуллы, «накачанный» ир-атлар бүген дә игътибардан читтә калмый. Хатын-кыз заты секунд эчендә карашы белән «сканер аша үткәрә» үзләрен. Корсагы бүселеп төшкән яки киресенчә, беләкләре чыра кебек ир-атлар исә, усал көнчелек белән артларыннан карап кала. «Безнең мускул мускулмыни, мускул түгел ул, мыскыл…» диясе килә башлый Шәүкәт абыйга ияреп.
Спорт белән бер сулышта яшәүчеләр аз булмаса да, безнең илдә тән матурлыгы, тән культы артык популяр түгел кебек. Ялкаулыкмы соң бу, кешеләрнең үз-үзләренә битарафлыгымы?
Мускуллар үстерү, теләсә кемнең күзе төшәрлек фигура ясау өчен күпме шөгыльләнергә, нинди режим белән яшәргә, ничек тукланырга кирәк? Протеиннарның зыяны бармы? Аларны кулланмыйча, табигый юл белән мускул җыеп буламы? Хатыннары спортзалда «яшәгән» ирләренә ничек түзә? Боларның барысы хакында да профессиональ спортчылар «Интертат»ка үзләре сөйләде.
«Чишенгәч, үз-үзең алдында оят булмаска тиеш»
Наил Шәрәфиев - халыкара спорт мастеры, һәвәскәр спортчы, күп балалы әти.
Наил спорт белән 9 сыйныфтан бирле дус. Спортчының ниндидер махсус диеталары, режимы юк. Ләкин спорт аның яшәү рәвеше, ул тормышын башкача күз алдына да китерә алмый.
Атнага 6 көн иртәнге 6 яртыда торып, тренажерлар залына барам. Тренировкалар 1,5 яки 2 сәгать дәвам итә. Кайвакыт җиңел төрләре белән шөгыльләнәсең, ә ниндидер ярышлар алдыннан, әлбәттә, күбрәк вакыт бүләргә туры килә.
Режимга килгәндә, эчмим, тартмыйм, туклану буенча ниндидер чикләүләр юк, чөнки калорияләремне көн саен күпләп югалтам. Соңгы вакытта спорт һәм туклану мәсьәләсендә күпләр дөрес фикер йөртми. Әллә никадәр ашап та тазармаучы, бер күмәч ашап та килограммнар җыя ала торган кешеләр була. Безнең кан тамырлары, эчәклек, капиллярлар шлаклар белән тулган. Шуңа да бөтен ашаганыбыз организмда утырып кала. Мин спортка кереп кенә килүче кешеләргә нәрсә ашаганнарына түгел, ә ашаганның организмнан чыгу-чыкмавына игътибар юнәлтергә киңәш итәр идем. Чиктән тыш тазара башлауның сәбәбе ризыкка гына кайтарып калдыру дөрес түгел, моның башка сәбәпләрен эзләргә кирәк. Мәсәлән, кемдер даими стресс халәтендә яши, кемдер аз хәрәкәтләнә. Әлеге мәсьәләдә билгеле бер шаблон юк. Шуңа күрә төз, матур фигуралы булыр өчен ашаудан туктарга кирәк дигән сүзне әйткәнем юк.
Нигә безнең илдә тән культы юк? Чит илләрдә ир-атлар үзләрен ныграк карап йөри кебек.
Безнең Татарстанда халыкның нибары 6 проценты фитнес белән шөгыльләнә. Бу бик аз, 100 кешенең нибары 6сы гына спортка игътибар бирә дигән сүз. Кызганычка, әлеге юнәлешкә дәүләт тарафыннан да җылы мөнәсәбәт юк. «Югары» сүзләр сөйләгән, марафоннар уздырган булалар. Алар барысы да күз буяу өчен генә.
Элекке вакытларны искә алсак, һәр ишегалдында спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бар иде. Хәзер дә яңа йорт ишегалларына турниклар, тренажерлар куела, ләкин яшьләр моның белән кызыксынмый. Чөнки спортны популярлаштыруга өчен илдә бернәрсә дә эшләнми. Мәсәлән, мәктәптә минем балаларымның физкультура дәресләре коридорда үткәли, чөнки балалар күп, ә спортзалда урын җитми. Спортка мәхәббәт тәрбияләү өчен бернинди уңай шартлар юк.
Чит илләрдә спортка игътибар күбрәк. Шуның өстенә башка илләрдә кулланыла торган ризыкларның да сыйфаты безнекеләрдән күпкә югарырак. Без бөтен азык-төлекне супермаркетлардан сатып алабыз. Продуктның бәясен төшерер өчен җитештерүче анда теләсә нинди сыйфатсыз ингредиентлар куша башлый. Ризыкның сыйфаты үзгәрә, ләкин кулланучы моңа игътибар итми. Итсә дә, россиялеләрнең даими сыйфатлы ризыклар сатып алырга мөмкинлеге юк. Шул рәвешле организм шлаклар белән тула, кеше чирли, күпләп дару ашый, борчыла башлый, тазара.
Спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнү зур хезмәт һәм чыгым диләр. Бу турыда ни әйтерсез.
Көчсез сәбәп, көчле мөмкинлекләр эзли дип җавап бирер идем бу сорауга. Спортка акча кызганган кеше киләчәктә даруларга, табибларга күбрәк акча түгәчәк. Аннан спортка ниндидер чыгым итеп, бер аерым юнәлеш итеп карарга кирәк түгел, ул синең тормыш рәвешең булырга тиеш. Мин, мәсәлән, шушы яшемә җитеп, авырганымны хәтерләмим. Хастаханәләрдә дә ятканым булмады.
Протеиннар, ясалма кушылмалар турында сөйләшик әле. Аларны куллануның организмга зарары бармы?
Протеин - өстәмә аксым чыганагы. Кайбер төрләрен витаминнар, микроэлементлар буларак та кулланабыз. Спортчы үз алдына нинди максат куйган, шуңа таба барырга тиеш. Әгәр син интенсив рәвештә шөгыльләнәсең, организмыңа нәрсә дә булса җитмәгәнен аңлыйсың икән – кулланырга була. Мин протеиннарга тискәре мөнәсәбәттә түгел. Аксым май кебек организмда тоткарланып калмый, аның артыгы чыгып китә. Протеин кулланганнан сәламәтлеккә берничек тә зыян килми. Бары тик финанс мөмкинлекләрең булса, аның составы чистарак булганын сайларга кирәк.
Табигый юл белән мускулларны үстерүнең ниндидер бер чиге бармы?
Ул ноктага җитү өчен, бер тренировканы да калдырмыйча, җиде кат тиреңне чыгарып эшләргә кирәк. Ә болай алганда, кеше организмының потенциалы искиткеч зур. Спортчы ни өчен кушылмалар, протеиннар эчә башлый? Чөнки аны ялкаулык җиңә. Аның тиз генә формага киләсе, «накачанный» буласы килә башлый. Кайвакыт минем яныма киләләр дә: «Бер ай эчендә пресс яса» дип әйтәләр. Әлеге кеше 30 яшькә кадәр прессның нәрсә икәнен дә белмәгән, хәзер бер ай эчендә пресс ясамакчы.
Ә инде чиге дигәндә, ул чиккә җиткәнче еллар узарга тиеш. Аннан шөгыльләнгән саен мускуллар белән беррәттән сөякләр, «связкалар» да ныгый. Әгәр дә мускулың артып, сөякләреңнең хәлсез икәнлекне тоясың икән, сыну-имгәнүләр булмасын өчен вакытны ашыктырма.
Спортзалга вакытны күп бүлеп биргәнгә гаиләгездә тавыш чыкканы юкмы?
Хатыным кайвакыт ачулана. Бүген генә тренировкаңны калдырсаң ярамый идеме дип тә әйткәне бар. Әмма бу мәсьәләгә икенче яктан карарга кирәк. Сиңа эчкече, таза, чирле ир кирәкме, әллә инде матур фигуралы, сау-сәламәт ирме?! Әгәр икенче вариант икән, хатыны иренең мускулларына, спортны яратуына уңай карарга тиеш. Спорт белән шөгыльләнүче әти – балаларына да үрнәк.
Кызлар яратамы «накачанный» ир-атларны, комплиментлар ясыйлармы?
Ясыйлар. Әмма монда мускуллар булу-булмау да мөһим түгел. Әгәр син гел елмаеп торасың, синнән яхшы энергия бөркелә икән, кешеләр үзләреннән-үзләре тартылачак. Ә инде шуның өстенә матур гәүдәле дә булсаң (матур фигуралы ир-атның үз-үзенә ышанычы көчле була), әлбәттә, хатын-кызларны җәлеп итәчәксең.
Һәр кеше үзенең тәнен яратырга тиеш. Чишенгәннән соң үз-үзең алдында оят булмасын. Шул очракта башкаларны да яраттыра алачагыңда шикләнмә дә.
Аннан син күпме тир түгеп ул фигураңны үзең өчен генә ясамыйсың бит, яраткан кешең өчен дә тырышасың. Түшәкне таза, борщ исләре килеп торган ир-ат белән бүлешү рәхәтме, әллә инде чиста, үз-үзен карап йөри торган, матур гәүдәле ир-ат беләнме?
Әгәр сезгә машина бүләк итеп, бу машина сиңа гомерлеккә дип әйтсәләр, сез ул машинаны ничек кадерләр идегез икән? Иң яхшы ягулык салып, әйбәт кенә йөртеп, даими ремонтлап торыр идегез, мөгаен. Тән белән дә шулай ук. Шуңа да иң беренче чиратта син кем өчендер түгел, үз-үзең өчен спорт белән шөгыльләнә башларга, үзеңне яратырга тиешсең. Кабат кына хатын-кызларга ошар, дусларга үрнәк булыр өчен.
«Кеше мине күргәч, үзенең формага киләчәгенә ышанырга тиеш»
Искәндәр Шәмсуаров, профессиональ тренер.
Спортка кереп китүемнең сәбәпчесе – әти. Ул спорт җанлы кеше булгач, спортка тартылдым. Башта көрәш белән шөгыльләндем. Физкультура техникумын тәмамлагач, мәктәптә укытучы булып, кабат фитнес-тренер булып эшли башладым. Тренер булгач инде үзеңне һәрвакыт яхшы формада тотарга кирәк. Теориядә генә түгел, практик яктан да сынатмау, сайлаган һөнәреңә тугры булу сорала. Спорт белән шөгыльләнгән кешенең сәламәт булуы да бәхәссез. Спортчыларның кан әйләнеше дә, организмындагы барлык гаормональ процесслары, матдәләр алмашы яхшырак эшли.
Мускулларны үстерү өчен күпме вакыт кирәк?
Бар чабыш атлары һәм йөк тарта торган атлар. Аларның канында һәм генетикасында йөк аты яки чабышкы булу салынган. Күпме генә ашатма, йөк аты чабышкы атына әйләнмәячәк. Чабышкы аты да йөк аты хәтле йөк тарта алмый. Кешеләр белән дә шулай. Һәр кешенең геннарыннан килгән максималь авырлыгы бар. Шушы чиккә килеп җиткәч ул ничек кенә ашамасын, ничек кенә шөгыльләнмәсен, мускулларын арттыра алмаячак.
Шуннан соң протеиннар эчә башлыйлар. Протеиннарны бик үк файдалы әйбер түгел диләр.
Нәрсә соң ул протеин? Менә бала тугач та аңа смесь ашата башлыйлар бит. Балалар ризыгы составында да шул ук майлар, углеводлар, аксымнар. Әмма протеин балалар смесеннән 10-15 тапкыр чистарак. Әгәр дә сез даими фитнес белән шөгыльләнәсез икән, гадәттә, 1 кг мускулга үз-үзен тукландырыр, формасын югалтмас өчен 2 грамм аксым кирәк. Әгәр дә сез, шөгыльләнеп, калорияләрегезне тутырмаган очракта протеин кулланасыз икән – зыяны юк. Ул аксымны протеиннан да, кирәк кадәр күләмдә аксымлы ризыклардан да алырга була. Әгәр дә мускулларыгызга аксым җитми икән, ул, үзе-үзен ашап, үз-үзен тукландыра башлый, формасын югалта.
Картайгач, спорт белән шөгыльләнми башлагач, протеин эчкәннәрнең мускуллары шәлперәеп төшәчәк дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Әгәр кеше спорт белән даими шөгыльләнгән икән, шөгыльләнми башлагач, протеин эчкәненең дә эчмәгәненең дә мускуллары тонусын югалтачак.
Искәндәр, нигә безнең илдә ирләр пассиврак? Спорт белән ныклап җитди шөгыльләнүчеләр аз.
Миннән күнекмәләр алырга бер егет йөри иде. Ул Америкада укый. Аларда фитнес-клубка йөрү бәясе бер айга 900 сум тирәсе тора. Ә бездә? Кыйммәт булуы, барлык теләгән кешенең йөрү мөмкинлеге булмау төп сәбәпчедер.
Аннан соң күпләр «мин протеин ашап спорт белән шөгыльләнмәячәкмен, протеиннар белән 40 яшьтән соң ирлек сыйфатларымны югалтасым юк әле» дип уйлый. Аң җитми. Халыкта стереотиплар күп. Минем клиентлар да тренировкаларны кыйммәт дип әйткәли. Бер айга тренерга 20 мең түләү аңа кыйммәт тоела. Үзләре исә: «Кичә малайлар белән утырдым, бер кичтә 50 мең калдырдым», - дип сөйләшә.
Сез спорт белән үзегез өчен шөгыльләнәсезме, әллә башкалар игътибарын җәлеп итү өченме?
Кешенең психологиясеннән тора. Үз-үзен яратучы, нарцисс кебегрәк, кешенең игътибарыннан үзенә энергия ала торган кешеләр була. Әле берәрсе мактап та җибәрсә, тагын бер барып күнекмәләр ясап, үзен күрсәтеп килә ул. Ә кайбер кеше оялчан булып кала, мускулларын күрсәтү өчен беркайчан да чишенеп йөрмәячәк.
Күпме имгәнүләр алып, күпме шөгыльләнеп үзен тәртипкә китергән кешеләр пляжларда башкалардан нык аерылып тора. инде ул. Үтеп киткәндә сиңа борылып та карыйлар. Кемдер сокланып кала, кемдер көнләшеп.
Мускуллы, «накачанный» ир-атларны хатын-кызлар үз-үзен яратучылар дип саный икән.
Анысы дөрес. Һәрбер кеше тәнендә үзгәреш күрә башлагач, үз-үзен катырак ярата башлый. Әгәр берәрсе тазаргансың дисә, ул очракта гомерлек травма инде (көлә).
Кеше яшәми торган утрауга эләктегез ди. Спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар, әмма яныгызда мускуллар белән мактанырлык кеше юк. Шөгыльләнүегезне дәвам итәр идегезме?
Мин хатынны берәр кайчан кеше яшәми торган урман эченә барып урнашып, бер-ике кәҗә, тавык асрап, бәрәңге утыртып, көне-төне кызган бәрәңге ашап ятарбыз дип көлдерәм.
Минем формада булуым беренче чиратта эшем белән бәйле. Кеше мине күргәч, үзенең формага киләчәгенә ышанырга тиеш. Тренер корсаклы булырга тиеш түгел инде. Үзең таза булсаң, ябыгырга миңа кил дип кеше чакыра алмыйсың бит ул.
Аннан, утрауда ашарга табу проблема булачак, агачка менәргә туры киләчәк. Анда шөгыльләнергә табигый ысуллар күп булачак (көлә).
Хатыныгыз көнләшәдер. Сез гел матур кызлар арасында.
Безнең хәзер 3 балабыз үсеп килә. Беркайчан да кая йөрдең, кая барасың дип бер-беребезне тикшереп йөргәнебез юк. Кешегә чик куйган саен аның ул чиктән чыгасы килә. Әгәр теләсәң, өйгә вакытында кайтып кереп тә, читкә йөреп була. Шуңа да ике арада ышаныч булырга тиеш.
Күп кенә очракларда тренеры ир-ат булганга хатын-кызларга кыенга туры килә, ирләре көнләшкәли, кыек юлга кереп китәр дип куркалар. Ләкин хатын-кыз белән хатын-кыз шөгыльләнә икән, күнекмәләр ләчтит сатуга кайтып калырга мөмкин. Күп очракта ир-ат белән ир-ат шөгыльләнү дә теләгән нәтиҗәләр бирми. Ир-атның тренеры хатын-кыз, хатын-кызныкы ирләр булса, яхшырак. Чөнки ир-ат хатын-кызга минем хәлем юк дип әйтми, ә хатын-кыз ир-ат белән барыбер үзен башкача тота. Ир-атка хатын-кызның проблемалары кирәкми һәм тренировкалар нәтиҗәлерәк була.
Хатын-кызлар «накачанный» ирләрне яратамы?
Хатын-кызларга «накачанный», формада булган ир-атлар ошыймы? Спортзалдан кайтып кермәгән ирләр белән яшәүгә ничек карыйлар? Шул хакта нәфис затларыбыз фикере.
Римма Никитина, җырчы:
Миңа матур гәүдәле егетләр ошый, әмма үлә-бетә мускуллар үстерүчеләргә беркайчан да кызыкмадым. Андый егетләр миңа үз-үзләрен артык ярата кебек тоела. Чамасын белеп кенә шөгыльләнүче, матур спорт формасында булган ир-атлар җәлеп итә. Андыйларны хуплыйм. Теләсә-нинди протеиннар эчеп мускулларын арттыручылар бар бит, аларны бөтенләй аңламыйм. Ләкин минем гәүдәләре белән махсус шөгыльләнүче спортчылар турында әйтүем түгел, мәсәлән, бодибилдерлар ул протеиннарны эчмичә булдыра алмый.
Ирем спортчы була икән, аның спортзалда атнасына 3 тапкыр, 1,5 сәгать шөгыльләнүенә түзәчәкмен. Әгәр ул тренер булып эшләми яки профессиональ спортчы түгел икән, аның спортзалдан кайта алмый ятуын үз-үзенә гашыйк ир дип бәяләячәкмен.
Сөмбел Билалова, җырчы:
Мин төрле препаратлар эчеп, фанатик рәвештә спорт белән шөгыльләнүче егетләрне яратмыйм. Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы. Тышкы кыяфәтләре белән дә артык «накачанный» егетләр ошамый. Егетләр үзләре табигый хатын-кызларны яратабыз дип әйтәләр бит. Мин шулай ук, азрак рельефы, формасы булса, шул җитә.
Нурзадә, җырчы:
Уртача гына мускуллар әйбәт инде ул, әмма артык күпергәннәре түгел. Минем культуристларны якыннан күргәнем бар. Саранск шәһәрендә аларның фестивальләре узды, ә кич белән безнең концерт иде. Чып-чын ясалма инде алар, бер дә матур түгел. Аеруча хатын-кызларга килешми. Алар әле ул мускулларына әллә нинди ялтырап торган әйберләр сылыйлар. «Сезнең көзге зуррак», - дип үзләрен безнең гримеркага кереп караганнар иде. Үз-үзләрен артык яраталар, мускуллары арткан саен шул көзгедәге чагылышларына сокланып яши башлыйлардыр алар.
Айзилә Батырханова, телетапшырулар алып баручы:
Ир-атларга үз-үзен карап йөрүче хатын-кызлар ошаган кебек, без хатын-кызларга да кино артистларын хәтерләткән мускуллы ирләр ошый, әлбәттә. Ташып-түгелеп, артык кило җыйган егетләр белән чагыштырганда, үз-үзен карап, спорт белән шөгыльләнүче егетләрне кем ошатмас. Әмма медальнең икенче ягы бар, мондый егетләр янәшәсендә баллы, камыр ризыкларын онытырга туры килә, чөнки алар һәр капкан калорийны исәпкә алып, үзәгеңә үтәчәк. Мин егетләрнең даими спорт белән шөгыльләнүләренә, спорт залга йөрүләренә уңай карыйм. Атнага 2 тапкыр 2-3 сәгать шөгыльләнү гаилә мөнәсәбәтләренә зарар итми миңа калса. Без дә бит чәч ясатабыз, косметологларга йөрибез, нигә әле егетләребезгә дә матурланмаска... Тик матурлану дигәндә, чәчне лакка катырып йөртеп түгел, ә нәкъ менә чын ирләрчә матурлану.