Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: Ришат Фазлыйәхмәтовның бурычлары, Хәния Фәрхи һәйкәле, Мәскәүгә сәяхәт

Бу атнада чыккан иң кызыклы язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: Ришат Фазлыйәхмәтовның бурычлары, Хәния Фәрхи һәйкәле, Мәскәүгә сәяхәт

Ришат Фазлыйәхмәтовны приставлар алып киткән...

Татар эстрадасында шәхси тормышларын виртуаль дуслары белән бүлешкән тагын бер гаилә барлыкка килде. Ул Ришат Фазлыйәхмәтов һәм аның элекке хатыны Гөлназның әнисе Исламия ханым Назирова.

Җырчы «Татар радиосы» концертында катнашмавының сәбәбен әйтте һәм үзен суд приставлары алып китүен оештыруда хатынын гаепләп язды.

– 26 май – күптән көтеп алган дата. «Татар радиосы»ның туган көне уңаеннан уздырылган концертта чыгыш ясарга тиеш идем. Ләкин бар да мин уйлаганча гади генә барып чыкмады, залга кергәндә суд приставы вәкилләре туктатып, алып киттеләр.

Мин үземнең гамәлләрем өчен һәрчак җавап бирә торган кеше! Күңелем тыныч, чөнки мин гаделлекнең нәрсә икәнен яхшы беләм! Элекке хатыным бик планлаштырып һәм уйлап, мине халык алдында хур итмәкче булгандыр, мөгаен! Ләкин шуны бел, мине бу гына сындырмас! Чөнки минем яраткан тугры тамашачым һәм саф күңелем бар! Гаделлек бик тиздән минем юлымны яктыртыр!

Соңгы елларда бик күп югалтулар кичердем, әти-әнине, абыйны җирләдем, эшсез калып очын-очка ялгаган чаклар да булды. Ләкин баладан мин беркайчан да баш тартмадым, аның белән күрешеп, урам буйлап нидер сөйләшеп йөрисем, үскәнен күрәсем килде... Миннән генә тормый шул. Уемда аягыма ныклап баскач, машина алып бирәм дигән максат яшәп килде һәм яши! Һәрбер мәсьәләне сөйләшеп тә чишеп була бит, мин үзем аңлаучан кеше. Биш минут булса да сөйләшик дип мөрәҗәгать тә иттем... Булган вакыйга башыма сыймый. Бүгенгә шул», – дип язды Ришат телеграм-каналында.

Ришатның әлеге посты астына элекке хатыны Гөлназның әнисе Исламия ханым Назирова җавап язган.

– Ришат, син ник һаман кемнедер гаеплисең? Кирәкмәгән интервьюлар биреп, үзеңне аклыйсың? Мин аптырыйм синең безгә үпкәм бар дигәнгә. Мин үзем сиңа барысын да аңлаттым: «Ришат, аена 10 мең сум күп түгел, мин сиңа ай саен үзем биреп барам. Ләкин яңадан судка бирмә, Гөлназ белмәс тә. Аңа хәзер болай да авыр, балагыз бәләкәй, дидем. Юк, син бирдең. Ике адвокат ялладың. Шуңа судья сиңа алиментыңны арттырды, ике «минималка» ясады. Син ник алар турында язмыйсың?

Безнең гаиләнең нинди гаебе булды? Чакыргач, бала янына килмим, Гөлназны күрәсем килми, дидең. Гөлназ бер гаебе булмаса да аңлады, өйдән китеп торырга риза булды.

Кил дигән саен син сәбәп таптың. Әле «мин авылда» дидең, әле киләсем килми дип яздың. Исерек килеш килеп, урамда төне буе акырып та утырдың.

Җәй көне кил дип чакырдым. Син акчам юк дигәч, балага бер стакан җиләк ал да кил, дидем. Ә син миңа нәрсә дип җавап бирдең? Син хәтерләмәсәң, мин хәтерлим. «Мин үзем дә ятим бала, үземә дә җиләк алып бирүче юк», - дидең. Сиңа бит ул вакытта 30 яшь иде, акчам күп дип интервью бирдең, бер пачка акча тотып, фотолар куйдың.

Бала синнән 200 сумлык машина сорады, алып киләм дип алдадың. Ә мин биш машина сатып алып, «Улым, әтиеңнең вакыты юк, сиңа доставка белән җибәргән», - дип алдадым.

Нигә соң һаман без гаепле, синең безгә нинди үпкә хисең булырга тиеш? Аллаһы исеме белән сөйлисең, үзеңнең бер сүзең дә хак түгел. Бу постын алдында гына машинаңны полировать иткәнне күрсәттең. Аны приставлар күрә бит. Синең Гөлназны, аның гаиләсен гаепләргә хакың юк. Мескенләмә якыннарым үлде дип, үлү-туу бездән тормый. Якыннарның исән чакта кадерләрен белеп калырга кирәк.

Гөлназ синең хакта балага да, кешеләргә бер начар сүз дә әйтмәде. Синең кич 6да чәчтарашханәгә дип чыгып китеп, иртән 6да кайтканнарыңны да, безне анда бикләп калдырдылар дигән әкиятләреңне дә ул хәтерли. 17 декабрьдә репетициягә дип чыгып китеп, 12 гыйнварда гына кайтканыңны да онытмаган дип уйлыйм.

Тимати да аерылды, әмма балаларын, аларның аналарын хурламый, булыша, тырыша.

Син Искәндәрне бәләкәй дип уйлама, ул синең бөтен интервьюларыңны укып бара. Мыскыл итеп, аена 6 сум алимент җибәргәнеңне дә белер әле. Бездә бөтен смслар бар. Беркемне гаепләми, аңлап эш ит. Гаепсезләрне гаепләмә, ул зур гөнаһ.

Мин Гөлназга баланы үстерешәм, минем дә, хатыныңның да бернинди гаебе дә юк. Язасым килмәсә дә яздым. Ул, имеш, яратмаган, хатын-кызы назы җитмәгән дә өйләнгән. Аерылганыңа алты ел, оныт аны, ник һаман Гөлназ турында язасың? Бала бит укый! Алиментыңны түлә дә, яшә теләсә кем белән», - дигән тещасы Ришатка.

Исламия ханым соңыннан болай дип тә өстәгән: «Ришат бала янына тугач та бармады, сигәненнән җирәнде, памперс алыштырмады, баланы бар дип тә белмәде, белми дә. Ул үз рәхәтенә генә яши. Улы Искәндәр аңа күпме язды, шалтыратты, ул блокировкалап куйды. Ришат бала тугач та кайтып кермәде. Әле 10 көнгә югала, аннары бер ай югалып торды да, чыгып та китте. Безгә аның акчасы кирәкми. Әмма суд карары бар, пристав үз эшен эшли. Мин оныгымны яратам. Ришат безне гаепләп язгач кына дөресен сөйләргә булдым», - дип өстәгән Исламия ханым.

Шулай ук ул җырчы киявенең 1 миллион сум бурычы булуы турында да язды.

Суд приставларының сайтыннан алынган мәгълүмат буенча, 2018 елда Ришатның 929 меңгә якын бурычы бар! Димәк, җырчының тещасына ышанырга нигез бар дигән сүз...

«Кырлай» паркы урынына - Җәмигъ мәчете: архитекторлар ник каршы?

Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы куелгач, бер төркем архитекторлар «Кырлай» паркы урынына мәчет төзергә ярамый дип чыкты. Интернетта республика халкына һәм җитәкчелегенә юлланган ачык хат пәйда булды. Аны унсигез архитектор имзалаган. Шунысы гаҗәп, аларның өчесе – татар фамилияле кешеләр.

Ачык хатта «Кырлай» паркы Җәмигъ мәчете өчен отышлы урын түгел дип языла. Хатны имзалаучылар мәчет татар рухы булган, транспорт белән якын килеп булган җирдә төзелергә тиеш дигәннәр. Алар үз вариантларын да тәкъдим иткән: Бишбалта бистәсендә (Идел елгасы ярында), Троицк урманында («Ак Барс Арена» стадионының каршы як ярында), Яшь парлар паркында (Яңа татар бистәсе).

РФ Архитекторлар берлегенең идарә әгъзасы, Татарстанның атказанган архитекторы Сергей Саначин үзен ачык хат язуны башлап җибәрүчеләрнең берсе дип белдерде.

– Мин хатның проектын күрдем, ә соңгы редакция нәрсә белән тәмамланганын белмим. Мөрәҗәгать белән чыгу кирәк дип әйтүчеләрнең берсе үзем булсам да, хатка кул куймадым, чөнки ул хәзер соңга калды. Президент карар кылгач, хат язуның нинди мәгънәсе бар соң? Аңарчы без җыелып сөйләшкән идек.

«Кырлай» паркы – Җәмигъ мәчете өчен начар урын. Мин яңа Бишбалтаны тәкъдим иттем. Җирле галимнәр Бишбалта дип йөрткән урын – ул тарихи Бишбалта түгел. Чын Бишбалта Иделнең соңгы борылышында булган. Мәчет өчен менә дигән тарихи урын ул. Анда Россиянең иң зур мәчетен салырга булыр иде. Без барыбыз да зур корылмалар яратабыз бит. Безне ишетмәделәр. Хәзер без юллар төзи беләбез, шуңа күрә Бишбалтага юл салу проблема тудырмас иде. Мәчет булса да, булмаса да, ул якка транспорт юлы сузарга кирәк. Чөнки Горький шоссесын бушатмыйча булмый. Горький шоссесы белән Идел арасында магистраль төзү мөһим.

Казанның бөтен әйдәп баручы архитекторлары диярлек «Кырлай» паркы урынына каршы иде, шул исәптән рәсми архитекторлар да. Аларның күбесе хатка кул куймаган, чөнки үз урыннары өчен борчылалар.

Кайчакта архитекторларны тыңламыйлар. Кремль каршындагы урын – ул начар. Беренчедән, бер-берсе белән көндәшлек итүче ике объект булачак. Икенчедән, бу урын Казан Кремленең саклау зонасы иде, анда берни дә төзергә ярамады. Аны Кремльнең сак зонасыннан чыгарырга Мәскәү түрәләрен күндерү кыен булмагандыр, күрәсең, - диде Сергей Саначин.

Руслан Айсин, сәясәт белгече:

– Миңа калса, бу профессиональ җәмәгатьчелек үзенең һөнәри кыйммәтләрен читкә юнәлткән, сәяси күзлектән сөйләшә башлаган. Аларның мөрәҗәгате сәяси риторикага охшаш. Җәмигъ мәчетен Казан читендә төзү тәкъдиме профессиональ яктан дөрес түгел. Казанның тарихи урынында күңел ачу паркы булуы каршылык уятмый, шәһәр архитектурасын бозмый, ә матур мәчет, имеш, килешми. Үзләре «Кырлай» паркы янында зур йортлар салуга каршы чыкмадылар, ә мәчет аларга никтер комачаулый.

Казанда Җәмигъ мәчете салу Мәскәүдә Иса пәйгамбәр чиркәве төзелүенә тиң. Анда да төрле җирләрдә яшәүче россияннар, иганәчеләр, дәүләт катнашты. Ул рухи яңарышның бер символы булып тора. Җәмигъ мәчете безнең рухи яңарыш символы гына түгел, ул безнең ихтыяҗ да, чөнки Казанда мәчетләр җитми.

Бездә чиркәүләр дә төзелә. Бер ел элек кенә шәһәрнең тарихи үзәгендә зур чиркәү - Казан соборы торгызылды. Ул чакта беркем каршы чыкмады.

Язманың тулы варантын уку өчен сылтама буенча керегез.

Казаннан Мәскәүгә сәяхәт: кая барасың соң син, ташкала-башкала?

Рәмис Латыйпов бер көнгә Мәскәүгә барып кайтканнан соң сәяхәттә күргәннәрен, уйлануларын яза:

«Илнең төп визит карточкасы мавзолей икән, безгә дә «ник алай соң ул, ник болай түгел» дип гаҗәпләнергә дә кирәкмидер. Менә шушы төп идеология үзгәрми торып, берни дә үзгәрмәячәк илдә. Зират икән төп юнәлеш, нигә әле башкасына гаҗәпләнәсе? Рухи юлбашчылар үлгәннәр икән, халыкны да шуңа әзерлиләр түгелме? «Менә Ленин бабай безнең өчен җанын биргән, без аны шуның өчен хөрмәтлибез. Будь добр, син дә җаныңны корбан итәргә әзер бул!» Менә шулай яшәп ятыш түгелме соң инде ничә еллар буе. Менә шул нияттә, димәк, илнең курсы.

Ленин-Сталин идеяләре бездә хәзер юк, без аларны пропагандалаудан туктадык, демократия килде дип уйлаулар да халыкның бер хыялы, үзен үзе алдавы гына булган. Совет идеологиясеннән баш тарту ул Ленинны җирләүдән башланырга тиеш. Шул юк икән, димәк, һаман да Советлар Союзы яшәвен дәвам итәчәк.

Без шул идеология белән яшәвебезне дәвам итәбез икән, башка якка китә дә алмаячакбыз. Һәм соңгы еллардагы яшәешебез күрсәтеп тора – без китәргә җыенмыйбыз да. Кая гына юл тотсак та, әйләнәбез дә шул бер урынга килеп басабыз. Яшьләр үсәр һәм илдә буын алышыныр дигән өмет тә якты, алдавыч хыял гына. Советлар Союзы җенси юл белән тарала торган чир сыман, кем әйтмешли – өлкәннәрдән балаларыбызга күчә генә бара ул.

Кызыл Мәйданга күз салгач, моңа тагын бер тапкыр инандым...

Кызыл Мәйданны тагын бер урап чыктым. И Аллам, ярый әле безнең Казаныбыз андый түгел дип бер генә түгел, ун сөендем. Бер төзек әйбер юк бит монда! Акча да бар Мәскәүгә бөтен мирдән җыелган, дистә миллионлаган халык та бар шушында – гөлбакча гына түгел, алтын бакча ясап куярлык! Безнең Казанда булсамы бу ресурслар!

Кызыл Мәйдандагы Гостиный дворны күрсәгез! Тәрәзәләре, бусагалары, стеналары салынганнан бирле мәңге юу күрмәгән! Су белән юу дигән нәрсәне белмидер инде бу халык, валлаһи. Ыштанын юып кию дигәнне белмәгән шапшак зат кебек үк, бер төзеп куялар да, икенче төзелгәнче юылу күрми тора шулай, күрәсең. Плитәләре купкан, электр чыбыклары тырпаеп тора Гостиный двор бинасының. Кызыл Мәйданның каршысы бит инде бу! Бер татар апасына кушсаң, юып чыгар иде дә... Кушмасаң да юар иде, җаны түзмәс иде шушында эшләсә. Юк шул, Кремль тирәсендә җыештыручылар, юучылар арасында да «гастарбайтерлар» күренми. Монда андыйларны алмыйлар бугай. Үзәктә кара кашлы, кара башлы кешеләр йөрергә тиеш түгелдер, күрәсең. Александровский садта тәмәке төпчеге тартып, җиде катлы ямьсез каты әшәке итеп сүгенеп утырган сары апа белән җирән ирләрне күргәч, шулайдыр дип уйладым. Монда «строгий отбор», күрәсең. Тәмәке тартып, әшәке сүгенә белмәсәң, алмыйлардыр. Тарта белгән кызларны да алмыйлардыр әле, төпчеккә лач итеп төкереп, бармагын итәгенә сылап корытып куя белмәсә.

Ул Кызыл Мәйдан тирәсендәге калган йортлар да шул хәл. Менә бер үзегез дә игътибар итеп карагыз әле - нигә шулкадәр пычрак икән анда? Президент администрациясенең тәрәзәсе, стенасы, ишекләреннән пычраклар агып-агып төшкән, аларның да мәңге су күрмәгәне шөбһәсез. Түбәдән су агып төшә торган торбаларын тимерчыбык белән борып, күренмәсен өчен буяп куйганнар. Оят, билләһи.

Безнең президент администрациясендә дә, үзәктәге башка биналарда да андый хәл, андый пычраклык юк инде анысы. Мәскәү үзәгендәге йортларны шул мәңгелек пычрактан чистарта алмыйлар икән, илнең башка төбәкләрен әрчерләр дип өметләнеп көтеп утырган кеше үзе беркатлы дивана. Үз ыштанын юып кия алмаган хатын башка кешенекен юып бирә аламы? Юк, билгеле».

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә: «Апаның һәйкәле безгә ошый, начар сүз әйтмәгез!»

Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында күренекле татар җырчысы Хәния Фәрхигә һәйкәл куелды. Ул 30 майда – Хәния Фәрхинең туган көнендә, аңа 62 яшь тулган көндә тантаналы рәвештә ачылды. Янәшәдә генә, Балалар иҗат йортында муниципаль туган як музее урнашкан. Аның бер залы – Хәния Фәрхи экспозициясе.

Һәйкәлнең фоторәсемнәре интернетта таралгач, бик күп ризасызлыклар барлыкка килде. Бу ризасызлык нәкъ менә әлеге һәйкәлгә генә түгел, аның авторы Халит Галиуллинның Уфадагы күп кенә арт-объектларына мөнәсәбәт иде булса кирәк.

Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: «Мин һәйкәлне бик яратып кабул иттем. Ә нигә без канәгать булмаска тиеш?! Хәния апа кайтып баскан кебек бит. Авыр инде, һәйкәлне бастыргач та ике көн чирләдем. Ул бит миңа чит кеше түгел, җанымның бер кыйпылчыгы. Матур языгыз яме, әшәке сүзләрдән бик туйдым. Начар комментарийлар мине бик борчый, үзәгем өзелә. Татарстаннан да язалар, кешенең килмәгән, күрмәгән килеш нидер язып ятуына бик ачуым килә.

Кичә эштән кайтканда һәйкәл янында күпме кеше басып тора иде, бүген иртә таңнан килгәннәр, «Хәниякәем» дип матур итеп карап торалар. Килгән берсе чәчәк куеп китә. Халыкның өзелгәне юк. Килгән берсе музейга да керә. Хәния апа музеена бер кергән кеше музейның башка залларына да үтә. Безнең музей нык бай бит, бер кергән кеше район тарихын да белеп чыгып китә.

Скульпторларны администрация тапты. Сын ясалганда алар белән аралашып тордык. Тәнкыйтьләүчеләр барысын да аңлап бетерми. Иягендәге чокырлары, тешләре… Барысы да дөрес ясалган. Скульптор Халит абый татар егете бит ул! Ничек Хәния апаны белмәсен! Халит абый – Уфаның дәрәҗәле урыннарына һәйкәлләр куйган кеше, урамнан кереп пластилин белән ясый торган кеше түгел. Яңавылда Радик Гәрәевкә дә һәйкәл ясаган кеше.

Матур итеп языгыз! Сүккән кешеләргә җаным әрни. Ташка ничек җан өрәсең инде! Хәния апаны кабереннән торгызып бастыра алмаган кебек, ташка да җан өреп булмый.

Халык музейга да күп килә. «Музее да Хәния кебек нурлы булган. Монда Хәния апаның матурлыгы, ихласлыгы күчкән», - диләр. Балаларга кадәр елап чыгып китә. «Шулкадәр матур күлмәкләрне үзе уйлап чыгардымы икән», - дип сокланалар. Шәҗәрәсен төзедек, аның белән дә кызыксыналар», - дип сөйләде бу уңайдан.

«Без алардан коррупционер ясадык, кол иттек» - нигә укытучының дәрәҗәсе юк?

Дәрес укытудан тыш, укытучыларга нинди генә эшләр кушмыйлар! Сайлауларда да алар, берничә елга бер үтә торган җанисәп тә укытучылардан башка үтми, парк-скверларны да җыештыралар...

Укытучыларның бүгенге җәмгыятьтә тоткан урыны турында филология фәннәре кандидаты, доцент Миләүшә Хабетдинова белән сөйләштек.

– Укытучыларның дәрәҗәсе түбән булуы безнең дәүләттән килә, чөнки ул аның авторитетын күтәрми. Мин иҗтимагый эшләргә каршы түгелмен, тик ул өмә кебек оештырылырга һәм анда укытучылар гына түгел, җәмгыятебезнең башка катлам вәкилләре дә катнашырга тиеш.

Укытучының төп эше – укыту, белем бирү. Ә бүген аның моңа вакыты җитми, чөнки алар көне буена төрле министрлыкларга әллә ничә төрле отчет язарга мәҗбүр. Алар кайчак бер-берсен кабатлыйлар да, чөнки оптимизация нәтиҗәсендә элеккеге вертикаль юкка чыкты һәм эш системалы рәвештә алып барылмый.

Үземнең мисалдан гына чыгып та шуны әйтә алам. «Туган тел бәйрәменә карата нинди чара уздырасыз?» – дип сорап хат килеп төште. Мин уйламыйча, шундый-шундый чара үткәрәм дип җавап яздым. Соңыннан шул чара турында өч тапкыр отчет язарга туры килде. Икенче елны сорасалар, мин уздырмыйм, дип җавап бирәчәкмен, ә чараны оештырам. Мин бит аны отчет өчен дә, шул түрә өчен дә эшләмим. Ул балаларны тәрбияләү, җәмгыятьне кузгату максатыннан чыгып эшләнә. Бу отчетның тәртибе дә юк. Алар аны финансланган чараның максатчан күрсәткечләре белән бутап, миннән шуңа туры китереп отчет сорыйлар. Әлбәттә, бу мине рәнҗетә, чөнки ул минем күп вакытымны ала. Чараны уздырдыммы, юкмы икән дип дәлилләр дә сорыйлар әле. Укытучыларның шуңа да күңелләре төшенке.

Күпме вакыт әрәм итеп, татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең дәресләрен рус теленә тәрҗемә итеп утырырга тиеш. Менә мондый кулланмаган, өстән төшкән кирәксез боерыклар укытучының җәмгыятьтәге урынын шәхес итеп түгел, ә кол итеп күрсәтә.

Укытучыларны хөрмәт итү дигән фикер аларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан гына булып ала. Ә кечкенә генә берәр әйбер килеп чыкса да, аны зур гауга итеп матбугат чаралары тарата башлый. 175нче мәктәптәге фаҗигадән соң да герой итеп теге чирле баланы ясадылар. Ә балаларны коткарган укытучылар кайда соң? Җәмгыять тә, дәүләт тә укытучыларны яклап чыкмады.

Дәүләт укытучыны «козел отпущения» итеп калдырырга тиеш түгел. Алар кулга-кул тотынышып бергә эшләргә тиеш.

Укытучыны мондый хокуксызлык торышыннан чыгарырга кирәк. Бүгенге көндә укытучы кол кебек. Өстән нинди генә иҗтимагый эшләр төшмәсен, барысын да эшләргә мәҗбүр, чөнки канун аның яклы түгел. Җәмгыятьнең составы үзгәрү дә моңа тискәре йогынты ясады. Соңгы биш елда гына да күпме дәүләт предприятиеләре юкка чыкты! Башка оешмалар өстендәге бурыч та дәүләт әгъзасы булган укытучы җилкәсенә төшә, чөнки калганнары инде шәхси оешмалар. Аларга боерык биреп булмый.

Укытучының дәрәҗәсен күтәрү тулысынча дәүләт кулында. Ата-аналарны тәрбияләүдә дә дәүләт зур эш алып барырга тиеш. Хәзер программалар катлаулы һәм системалы белем бирү юк. Укытучы ата-ана алдында максат куя, ә алар үз чиратында укытучыдан ярдәм көтә, нәтиҗәдә ике як та канәгать түгел. Укытучыга бүген эшләве бик авыр.

Мәктәп тәрбия белән шөгыльләнми, ул хезмәт күрсәтә, дидек. Хәзер шушы стратегик хаталар өчен укытучы түли. Элек укытучы шулхәтле авторитетлы кеше иде! Әти-әниләр укытучы янына баш иеп, баламны укытырга кая урнаштырыйм дип, киңәш сорап баралар иде. Ә бүген без аның авторитетын юк иттек. Без аннан коррупционер ясадык, кол иттек. Укытучылар арасында шәхес булганнары бик аз, чөнки аларны бүген куркытып, өркетеп торалар. Укытучы шәхес, хөр фикерле булырга һәм дәүләт аның тавышын ишетергә тиеш, – диде Миләүшә Хабетдинова.

Рабит Батулла: «Көнчелек – дөньяның иң әшәке чире»

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе иясе Рабит Батулла - киңкырлы һәм популяр шәхес. Аның һәрнәрсәгә үз фикере бар. «Интертат» хәбәрчесе Рифат Каюмов 84 яшьлек язучы белән аның гаиләсе, балачак хатирәләре, тормышка карашы, халык язмышы турында сөйләште.

Рабит абый, Сезнең балачак хатирәләрегез турында мәгълүмат аз. Нинди гаиләдә туып үстегез, бала вакытыгыз ничек үтте?

– 1938 елда туган бар кешеләрнең дә язмышы миндә яки минем язмыш аларда. Яшьтәшләрнең балачагы ничек үткән булса, кайбер аермаларны исәпкә алмаганда, минеке дә шулай узды. Башкалар кебек үк кечкенәдән эшләп үстем. Колхозда да эшләгән вакытлар булды.

Минем әтине колхоз председателе дә, авыл советы председателе дә һәрвакыт кыерсытты, чөнки ул НКВДда учетта торды. Шулай да, без фәкыйрь яшәмәдек: башкалар чабата кигәндә безнең аякта күн итек иде, сыерыбыз, умарталарыбыз бар иде, әти ел саен елкы суя иде. Елкы – ул чалыр өчен ике яшькә кадәр симертелгән бия. Кайберәүләр ат ите дип әйтә һәм яза, ләкин бу дөрес түгел. Татар ат ашамый - елкы ашый. Җигелгән һәм чабышта катнашкан ат итен ашый торган да түгел, чөнки ул сасы һәм сеңерле, ә шулпасы болганчык була.

Әти Бөек Ватан сугышында өч ел ярым әсирлектә яткан. Уналты ел укытучы булып эшләгән кешене сугыштан кайткач, мәктәптән куып, кулына көрәк тоттырдылар. Янәсе, пленный Совет балаларын укытырга тиеш түгел. Аны атна саен ниндидер оешмаларга допроска чакырып тордылар. Кыйналып кайткан чаклары да булды. Бер елга якын төрмәдә утырды. Әни дә укытучы иде. Аны да мәктәптән кудылар. Бакчабызны тартып алып, күл буендагы ләмле урыннан җир бирделәр. Анда трактор белән дә керә торган түгел иде.

Әти җирле хакимият тарафыннан мыскыллауга түзә алмыйча Пермь якларына эшкә чыгып китте. Ул бик яхшы балта остасы, ташчы, тире иләүче, умартачы, балыкчы, гомумән, бик булдыклы кеше иде. Әти татарлар төзегән йортларны Пермьдә бик яраталар, дип сөйли иде. Шунда ул үзенә дә ике катлы йорт салып чыкты, «Москвич» машинасы алды. Җәй саен «Москвич»ына утырып авылга кайта иде дә, аның өстеннән донос язган кешеләрне сыйлый иде. Әти таш атучыларга аш белән җавап кайтарды. Үзен яратмаган кешеләрдән үчен шулай алды. Әгәр ул үпкәсен белдергән булса, тегеләр сөенер иде. Көндәшеңнән сыйлану, аның тормышы җитеш икәнен тану күпкә кыенрак.

Шулай итеп, без көнчелек темасына килеп кердек. Көнчелек – ул дөньяның иң әшәке чире. Бүген күрше күршесеннән көнләшеп, чага, сугыш башлый. Библиядә язылганча, көнләшүдән Адәм белән Һаваның улы Кабил бертуган энесе Хабилне үтерә. Көнчелектән башкорт белән татар талашып яши. Бакыйлыкка күчкән шәхесләрне бүлешеп яталар. Мостай Кәрим башкортча язса да, аның атасы-анасы татар. Татар әдипләренең башкортка хезмәт иткәненә сөенергә кирәк. Тукайны үзбәкләр дә, әзербайҗаннар да, Кырым татарлары да үз шагыйрьләре дип уйлаганнар, чөнки шрифт бер, сүзләр аңлашыла. Уйласыннар. Аннан кемгә зыян? Милләте буенча татар булган Акмулланы хәзер башкорт та, казах та, татар да тарткалый. Аның үги атасы башкорт булган, ә иҗатының күп өлеше казахларга багышланган. Бу бәхәстә казахлар акыллырак булып чыкты, чөнки алар аны ике милләтнеке дип таный. Акмулланы башкорт шагыйре генә дип әйтү дөрес түгел. Аны бөтен төрки халыклар шагыйре дип танырга кирәк.

Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина «Голос» проектында җиңү яулагач, аларга мактаулы исемнәр, бүләкләр бирелде. Горурланасы урынга, кайберәүләр көнләшүдән теләсә нәрсә язып ятты.

Ни өчен көнләшү безнең халыкта бигрәк тә нык сизелә? Татарның бер-берсен батыруы анекдотларга ук керде.

– Бөтен халыкта да бар инде ул, ләкин татарда хәзер деградация бара. Бездән динне алдылар да, җитмеш ел динсез яшәдек. Коръәндә, йолада тәрбияләнгән кеше андый булмый. Хәзер мәчет корабыз, ләкин аның белән генә динне кайтарып булмый. Өч айлык курс үтәләр дә абыстай булалар, ә үзләре Коръәнне белмиләр.

Язучылар да бер-берсенә донослар язганнар. Димәк, каләм ияләре арасында да көнчелек көчле.

– Күпмедер бардыр инде, ләкин язучыларда көнчелек кимрәктер. Бездә бер-беребезнең иҗатыннан соклану да бар. Мәсәлән, мин бик күп татар язучылары турында мәкаләләр яздым. Күптән түгел минем ун томлыгым чыкты. Шуның ике томында гына әдәби әсәрләр. Калганнары сәнгать әһелләре турында язылган мәкаләләрдән, документлардан тора.

Интервьюның тулы вариантын сылтама буенча кереп укый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100